Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Җәннәт – әниләрнең аяк астында

Бәрәскә авылының тыл ветераны Фәния апа Биктаһирова Казаннан кайткан кызы Фәридә тәрбиясендә яши

Фәния апа Биктаһирова – эшләп үскән, хезмәтне өлге итеп алып, тормыш тәмен әнә шуннан тапкан буын вәкиле.
Аның кадерлеләре
Түбән Бәрәскәдә туып-үсә һәм авылның икенче башына кияүгә чыгып төпләнә ул. Төп нигезе хәзерге күмәк хуҗалык идарәсе янәшәсендә була. Биредә әти-әни кочагында 3 бала булып үсәләр. Энесе Шәрәфетдин 1934 елны, сеңлесе Фәрдия 1941 елны туа, ә 1931 елгы Фәния апа гаиләдә олы бала була.
Әнисе – Гөлсем, әтисе Шәйхи исемле булалар. Хәтере чуалуга зарланса да, беренче чиратта аларны яратып искә ала ул. 
Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә сеңлесе нибары 20 көнлек була. Әтисен сугышка озатуны әле дә ачык хәтерли Фәния апа. Чөнки аңа ияреп Әтнәгә кадәр бара. Бу вакытта әле 2 сыйныфта гына укый.
Шунысы да бар, Шәйхи абыйны сугышка печән чапкан җирдән алып китәләр. Башта Суслонгерда хәрби өйрәнүләр уза, ә аның нинди җир булуы берәүгә дә сер түгел. Ачлык, көне буе эшләү бик күпләрне кешелектән чыгара бу лагерьда. Фәния апаның әнисе иренә ашарга-эчәргә төяп, әнә шунда китә. Бу вакытта берничә айлык Фәрдияне 10 яшьлек Фәния апа тәрбияли – күрше-тирәдәге апаларга имезергә алып йөри, йок­лата, биләүгә төрә. Гөлсем апа бик күп газаплар белән Суслонгерга барып җиткәндә, Шәйхи абый инде сугышка киткән була. Алып килгәннәрне кире алып кайтып китми, шундагы ачлы-туклы солдатларга өләшә дә кире кайта.
Сугыш хатирәләре
... Элек уку-язу артыннан бик йөрмәгәннәр инде ул, мөмкинлеге дә булмаган. Шәйхи абый өчен дә алар ят булганнар, шуңа күрә өенә хатны иптәшләренә яздырып җибәрә. Хатларның берсендә: “Бик каты сугышлар бара. Ат белән пушка йөртәбез”, дип хәбәр итә. Кызыл Армия дошманны җиңеп алга бара, инде тыныч тормыш белән бәйле өметләр уяна. Әмма 1944 елның башында һәлак була. Аның һәлак булган урыны да, җирләнгән урыны да билгеле.
Әнисенең энесе Фаяз абыйны да еш искә ала Фәния апа. Аның да һәлак булу тарихы бик гыйбрәтле икән. Фаяз абыйсын сугышка 1942 елны алалар. Анда ул Балтачтан Мөбарәк исемле егет белән дуслаша. Ул гына да түгел, әгәр берәребез исән-сау калса, икенчебезнең гаиләсенә хәбәр бирер, хәлләрен белешер, дип тә вәгъдәләшәләр. Әнә шул каты сугышларның берсендә дусты бик нык яралана. Фаяз абый аны санчастька илтеп тапшыра, үзе кабат шул бәрелешкә китә... Кызганычка шунда һәлак тә була. Соңрак, сугыштан соң Мөбарәк абый бүләк-күчтәнәчләр төяп Гөлсем апаларга кунакка килә, авыл мәктәбендә укучылар белән очраша һәм Фаяз абый турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Шулай ук Бәрәскә турында язган шигырен дә бүләк итеп калдыра. Гомере буе Шәйхи абыйга рәхмәтле була ул.
Сугыш чоры газаплары
Бөек Ватан сугышы чорында тормыш итүләр монда да бик авыр була.
– Иртә яздан басуга чыгып китә идек инде. Төп азык – кузгалак, акбаш, какы булды. Ә инде өшегән бәрәңге табып алып кайту, гаять зур шатлык була иде. Бик тәмле иде шул ул, – ди Фәния апа.
Бөек Ватан сугышы чорында да, аннан соң да үз сүзләре белән әйтсәк: “Нинди эш кушсалар, шуны башкара” ул. Укуын да ташламый, 7 сыйныф белемгә ия ул. Шулай да тормыш нужасы кушканга, эшкә дә җигелергә туры килә.
Яшьтәшләре һәм бераз өлкәнрәкләр белән бергә урман кисәргә дә еш йөри. Анда фатирда торуын да искә алып узды әле.
– Шулай да эшнең авырын-җиңелен сайлап булмады. Азап­ланырга туры килде инде, – ди.


Сугыштан соңгы елларны тагын бер һөнәре барлыкка килә. Танышы посылка итеп җибәргән патрон капчыкларыннан кирәк-яраклар тегә башлый. Фәния апа шуларны ялгап күлмәкләр тегә торган була. Шулай ук үрнәкләр кисеп тәрәзәгә эленә торган өлеңгеләрне дә шуннан ук тегә. Аларын яхшы хәтерли.
– Бер тәрәзәгә 4 капчык китә иде, – ди.
Басу кырыендагы тормыш
Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, 25 яше тулган Фәния апа авылның Тимерша исемле егете белән якыннан танышып, шуңа кияүгә чыга. Озак еллар бәхетле гаилә булып тормыш итәләр. Кызганычка каршы 18 ел элек, 78 яшен тутырып, ул   вафат була.
Шушы ук авылга кияүгә чыкса да, баштарак, авыл уртасыннан басу янындагы урам башына барып урнашуны авыррак кичерә Фәния апа, ияләшү кыенрак була аңа. Хәер, баштарак кына да түгел икән, әнә бит кызы:
– Әлегә кадәр “Басу кырыена килеп төпләндек шул” дип көрсенә, – ди.
Шулай да җәен бик матур табигать почмагы икән монда. Аны күреп сөйләшергә килгәч тә, берара тирә-яктагы хозурлыкны күзәтеп, сокланып тордык. Әнә шул елның гүзәл фасылында гына урамга чыккалый да икән ул. Кызы Фәридә исә:
– Аны ялгызын гына урамга чыгару бик ярамый да. Әле беркөнне дә бусага сөртенеп егылган, – ди.
Ә торган җир­ләренә әй­ләнеп кайтып, әйтергә ки­рәк, кышын да зарланырлык тү­гел монда. Күмәк хуҗа­лык һәм авыл җирлеге ярдәме белән урам гел кардан арчылып тора.
Бирегә тормышка чыккач, җаны-тәне белән ябышып, эшли дә эшли Фәния апа. Күмәк хуҗалык фермасында сыер сава, берара сарык та тәрбияли. Юклык чабудан тарта торган елларны хуҗалыкларында үстергән бәрәңгене Казанга кадәр илтеп сата торган була ул.
Язган идем инде, әнисен әлегә кызы Фәридә бага, яныннан бер дә китми ул аның. Фәния апаның олы улы Фәрит 1959 елгы, баштарак бу нигездә әнисе белән бергә яши. Кызганычка каршы вафат була.
Аллаһ хозурындагы авыр гамәл
Фәридә исә, 1962 елгы. Казандагы фатирларында Резеда исемле кызы белән бергә яшиләр. Ахыр чиктә андагы эшеннән пенсиягә чыккач та, инде мөстәкыйль булган кызын ялгыз калдырып, әнисен тәрбияләргә авылга кайта. Афәрин, Фәридә ханым , “Җәннәт – әниләрнең аяк астында”, дигән хәдисне ишетмәгән кеше юктыр. Моннан тыш, Аллаһ хозурында иң авыр килүче гамәл күркәм холык, диелә янә бер сахих-хәдистә. Әнә шуларның ачык мисалы инде бу.
– Социаль яр­дәм үзәгеннән бил­геләнгән хез­мәткәр дә бар. Боль­ницага яки кая­дыр барасы-кай­тасы булса, ул яр­дәм кулы суза, – ди ул.
Күмәк хуҗалык та бик булыша икән. Әйтүләренчә, ни кирәк булса да, күмәк хуҗалыкка мөрәҗәгать итәләр. 
– Хәтта, эшчеләре кайдадыр башка участокта эшләргә тиеш булсалар да, башта килеп безнекен эшләп китәләр. Җитәкчеләргә зур рәхмәт, ташламыйлар, – ди Фәридә ханым.
Шунысы да бар, Бөек Җиңү яки Өлкәннәр көне уңаеннан да күмәк хуҗалык җитәкчесе пакет белән күчтәнәчләр биреп китә икән.
Кызы әйтүенчә, шөкер, көннәрен начар уздырмый, төннәрен дә начар йокламый ул. Кызы әзерләп биргәннәрне дә яратып ашый. Әнә бит:
– Бүгенге көнемнән бик канәгать мин. Кызым янымда, мин ялгыз түгел, – ди.
Шунысы бәхәссез, яшьлегендә дә, олыгайгач та күп эшләргә туры килә аңа. Хезмәтенә күрә хөрмәт итеп бирелгән дәүләт бүләкләре белән дә танышып, аларны да фотога төшереп алдым. Менә шундый узганнан канәгать, алдагы көнгә ышаныч тулган “корыч йөрәкле” тыл ветераны яши Бәрәскәдә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев