Әти безне беркайчан яратмады!
Без сеңлем белән гаиләдә ике кыз үстек. Тик әти һәрвакыт малай теләгән. Мин туганга куанмаса да, кыз булуымны кичергән әле ул. Икенчесе малай булыр дип өметләнгәндер инде.
Әмма әни сөйләве буенча, ул мине кечкенә чакта бер тапкыр да кулына күтәрмәгән. «Инде йөри башлагач, ул эштән кайткач йөгереп барып аягына сарыла идең, анда да күтәреп кочканы булмады», – дип сөйли иде әни.
Ә сеңлем тугач, әнине ул бала табу йортыннан хәтта барып та алмаган. Әни атна буе елаган, сөте төшмәгән. Әти аның янына нибары бер тапкыр килеп киткән, шуннан башка күренмәгән.
Әнинең ул чактагы хәлен күз алдыма китерсәм, хәзер дә елыйсыйм килә. «Бөтен роддом белде бу хакта. Врач кереп әллә ничә тапкыр ачуланып чыкты. Бертуктамый елаганымны әйткәннәрдер инде... Иреңне түгел, иң беренче балаңны уйла, син аңа кирәк, диде ул миңа кергән саен. Ә мин беркемне ишетмим, стенага карап ятам да, елыйм да, елыйм. Аннан кызымны жәлли башладым, ул барысын да сизәдер кебек тоелды», – дип искә төшерә иде әни кайчакта. Хәтта болар хакында сөйләгәндә дә, инде ничә еллар узгач та, гел елый иде ул.
Кыз бала туганга ул гаепле түгел бит инде. Әйтерсең, әни кеше баланы үзе сайлап ала.
Шуннан соң, әти тагын бала сораса да, әни башка тапмаган. Өченчесе дә кыз булса, анысын калдырып чыгарга кушар, дип курыктым, дия иде.
Без кечкенә чакта әтинең икебезнең беребезгә «кызым», дип дәшкәнен хәтерләмим мин. Ул безгә күрше балаларына караган кебек карый кебек тоела иде: бу кирәкле кишер яфраклары нишләп йөри монда аяк астында буталып, дигән кебек. Безнең белән сөйләшеп утырганы, укуыбыз белән кызыксынганы, безне каядыр алып барганы булмады.
Кайчак кемгәдер: «Әти безне яратмады», – дип әйткәч: «Балалар яратмаган, кечкенәләрне өнәп бетермәгән кешеләр була инде ул. Ир-атлар арасында гына түгел, хатын-кызлар арасында да», – дип әйтүчеләр бар.
Әти балаларны бөтенләй яратмый иде дия алмыйм мин.
Авылда сеңлесе яши иде әтинең. Ә аның безнең яшьләрдәге ике малае бар иде. Сирәк кенә булса да, безгә кунакка киләләр иде. Гадәттә, август ахырында, укырга барыр вакыт җиткәндә мәктәпкә әйберләр алырга киләләр иде.
Алар килгәч, әтинең ничек үзгәргәнен күрсәгез иде сез!
Ул хәтта алар белән булырга дип отгулларын ала иде.
Малайлар килгәч, ел саен әти аларны зоопаркка алып бара иде. Бу – бер традиция кебек иде. Ә безне ияртүче юк! Сезнең барасыгыз килмиме, дип сораучы да юк. Югыйсә без дә нәкъ алар кебек балалар идек бит. Әнинең әйтеп караганы да булды, кызларны да алып бар дип.
Ә әти:
– Берьюлы дүрт бала ияртеп йөри алмыйм. Үзегез бер барырсыз әле, – дия иде.
Малайларны әти кинога да алып бара иде. Безнең белән исә гомергә дә барганы булмады. Сеңлем белән: «Безнең дә барасыбыз!» – дисәк, әти шундук туктата иде:
– Малайлар өчен кино ул! Сезгә анда кызык булмаячак!
Мин шактый зур үскәнчегә кадәр кинолар икегә – кызлар һәм малайлар гына карый торганга бүленә дип белдем.
И-и, сеңлем белән яратмый идек инде шул малайларны! Алар безгә килгәнне дә яратмый идек, үзебез дә аларга кайтырга теләми идек. Анда кайтсаң да шул хәл: әти аларны ияртә дә балыкка китеп бара. Анысына бик кызыкмый идек әле. Кайткан саен шул икесенә бүләк алып кайтуына бик ачу килә иде. Туган көннәре булса бер хәл, болай гына, бер сәбәпсез дә ала иде. Аларга кием сайларга ярата иде инде ул! Размерларына кадәр белеп тора иде. Безнекен белмәсә дә...
Әни, мескен, ничек түзеп беткәндер бу хәлләргә.
Әти гомер буе аның күзен ачтырмады инде: «Синең кызларың...» – дип кенә әйтә иде. Аз гына соңга калырга да ярамады безгә: «Кызларыңны тый! Зинадан бала алып кайтсалар, өчегезне дә ишектән дә кертмим!» – дип җикеренә иде. Әйтерсең без юлдан язган кызлар...
Шөкер, менә дигән итеп үсеп җиттек. Безнең аркада әнигә сүз килмәсен дип тырыштык. Икебез дә мәктәптә яхшы укыдык, аннан икебез дә югары уку йортларына кердек. Сеңлемнең үз бизнесы бар, минем дә эшем начар түгел. Икебез дә менә дигән егетләргә кияүгә чыктык, шөкер, безнең дә, сеңлемнәрнең дә икешәр балабыз бар.
Ә әти яраткан теге ике малай әнә авылда эчеп яталар. Көчкә мәктәпне тәмамладылар, уку турында уйламадылар – икесенең берсендә кулында һөнәре юк. Өйләнмәделәр дә. Эчкән кешегә кем килсен инде?! Апага кайчан шалтыратсаң да, шул малайлардан зарлана: «Икесенең берсеннән рәхәт күрәсе юк боларның... Абый, ичмасам, бәхетле, аның ике кызы – сез бар», – ди.
Әни йөрәк белән үлеп китте дә, әти хәзер үзе генә калды. Шалтыратмаган көне юк, әле бер нәрсә кирәк аңа, әле икенче нәрсә... «Әнә үзеңнең яраткан малайларыңнан сора», – дип бик әйтәсе килә дә кайчак, тешне кысып түзеп калам. Сеңлем дә шулай ди.
Безнең кирәк көннәр дә җитте әтигә.
Тик ул инде хәзер безгә кирәкми. Яратуы да кирәкми, кызым, дип дәшүе дә кирәкми. Ата булгач, ташлап булмый бит, кирәк кадәр ярдәм итәбез, әмма якынлык юк инде ике арада. Ул моны үзе дә сизә бугай.
– Әти, моңа син үзең гаепле, безгә үпкәләмә! – диясем килә кайчак.
Каберендә әни рәнҗер дип кенә дәшмим. Аның хакына гына түзәм. Сеңлем дә шулай дип әйтә.
Сеңлем белән бу хакта икәү сөйләшкәнебез бар: ул да, мин дә үзебезне гаепле санамыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев