Бай кияве булу рәхәтме? (тормыштан)
«Сабырлыгым төкәнде, ә гаиләне саклыйсы килә, шуңа сезгә язарга булдым. Мин хатынымның туганнары алдында күпме хезмәт күрсәтергә тиеш икәнен беләсем килә? Бу безнең беренче никах түгел, әмма бер-беребезне яратабыз».
«Җиденче ел инде мине аның туганнары альфонс, дип исәпли. Әйе, мин гади гаиләдән, фатирым, машинам юк иде. Хатынымның әтисе үзенең төзелеш фирмасына эшкә урнаштырды, мин төзелешне аңлыйм. Аның бик күп проблемаларын да хәл иттем, әмма ул моны күрми дә.
Без барыбыз да хатынымның шәһәр читендәге йортында әнисе, әтисе, картәнисе, картәтисе белән яшибез. Аның абыйсы да вакыт-вакыт килеп китә. Мин даими «төрткәләүләрдән» арыдым, мин аларга рәхмәтле, әмма иң мөһиме — мин чын күңелдән хатынымны яратам. Алар үзләре аны хөрмәт итми булып чыга бит, чөнки аны болай гына яратып булуына ышанмыйлар.
Ул чыннан да чибәр, акыллы, бик тә үзенчәлекле кыз. Алар мине үзләренеке кебек кабул итсен өчен күпме вакыт үтәргә тиеш?
Хатыныма алардан китәргә тәкъдим иттем, ул теләми. Әниләре аңа балалар белән булыша, ул үз йортын ярата, биредә бөтен нәрсәгә күнеккән. Әгәр без күчеп китсәк, аңы авыр булачагын белдерә. Туганнары белән мөнәсәбәтләрне җайга салуны сорый. Минем дә башкача болай яшисем килми».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев