Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Бер мәхәббәт тарихы

Сәламәтлеге чикле кеше белән яшәп тә бәхетле була аласың.

Кайберәүләр өч балалы әтине куып чыгаралар, имеш, син кирәк түгел миңа. Икенче берәүләр өч баланы әтисеннән аерып алып чыгып китәләр, имеш, “Синнән рәхәт күрмәдем”, – диләр.

Өч бала булу рәхәт түгелме икәнни?! Алдыңа утыртып бала сөю үзе зур бәхет бит ул.

Кайбер ирләр бал кортлары кебек “чәчәктән чәчәккә куналар”. Нишләсеннәр инде – күпме зарлансак та җитми безгә! Кесә тулы акча, кулда яхшы машина – җырдагыча, рәхәткә түзеп булмый шул... Хәзерге яшьләргә берәр сүз әйтеп кара – “Элек тә булган ул”, – диләр. Юк, ялгышасыз балалар: ашарга юк, сәгать ике-өчтән торып кулюк чыпта сугарга кирәк. Ә менә Бөек Ватан сугышыннан таза-сау кайткан кайберәүләрне урынлы эшләргә куйдылар. Алар бригадир, ферма мөдире, авыл советы рәисе булып эшләделәр. Араларыннан сугыштан кайтуларын көтеп алган хатыннарын, балаларын ташлап, гаиләдән чыгып китүчеләр дә булды. “Мондый хәлләр элек тә булган”, – диючеләргә җавап буларак, бераз читкәрәк китеп яздым монысын.
Шулай бервакыт больницада ятам, кичке ашны ашагач та йокларга яту иртә булыр, дидем. Тукта әле, бер әйләнеп кайтыйм, белгән-күргәннәр очрамасмы дип коридорга чыгып киттем. Палата ишекләренең кайсы ачык, кайсы ябык; әйләнеп кайтканда бер тавышка игътибар иттем – бер ир өзгәләнә: “Кайт кире, балабыз ятим була бит”, – ди. Хатыны: “26 яшемнән берни күрмәдем, яшьлегемне коллыкта үткәрәсем килми, иректә яшисем килә. Сездә нәрсә күрдем мин?! Сәгать өчтә резина итек киеп фермага төшәргә кирәк, кайткач, өйдә килен хезмәте... Кирәкми байлыгыгыз да... Малай янына килеп котыртып йөрмә. Үзем үстерәм мин аны. Хәзер ачлык вакыты түгел. Акчаңны салсаң – сал, салмасаң – юк”, – ди.
Улың үскәч: “Минем әти кайда?” – дип сораячак әле. “Ул кеше исерек булды яки ташлап китте”, – диярсеңме? “Яшьлегемне матур итеп үткәрәсем килә, чит илләргә барып, матур җирләр күреп үткәрәсем килә”, – ди аның хатыны. 
“Кайт кына, фермада эшләмәссең, тора-бара чит илләрне дә күрербез... балабыз ятим булмасын иде”. Хатыны: “Башымны катырма әле”, – дип телефонын куйды бугай.
“Яшьлегемдә яшьнәп ирекле булып яшәү нинди була икән ул? Бу сүзләр артында ниләр яшеренгәнен яшьләр аңламыйлар шул. Киләчәк күрсәтә ул...
Хәзерге яшьләрнең ояла бел­гәннәре бик сирәк. Элек егет белән кыз кача-поса чишмә буйларында очрашып сөйләшкәннәр, бер-берсенә хатлар бирешкәннәр. Ә инде “Элек тә шулай булган” дигән фикергә каршы бер гаилә турында язып үтәргә телим.

Булган хәл бу, бәлки укып танучылар  булыр, шулай да мәкаләдәге кешеләрнең исемнәрен күрсәтмим. Сугыш арты еллары була. Авылны ике бригадага бүләләр, икесендә дә бригадирлары кызлар була. Шул чорда бер егет белән бригадир кыз очрашып йөри башлыйлар. Икесе дә бик чибәр булалар. Кеше арасында инде өйләнешәләр дигән сүз дә йөри башлый. “Күз тимәсен үзләренә, бигрәк матур парлар”, диючеләр дә була. Егет тә ниндидер түрә була, аңа атка атланып йөрисе була. Ул ат өстенә менүгә, тегесе чабып китә, егет егылып төшеп кала. Шул егылудан аякка баса алмый ул, хәтта торып утыра да алмый. Ул вакытта Олы Әтнәдә больница булмый, егетне Алатка алып баралар. Табиб караганнан соң, катгый диагноз куя: “Умырткасы җәрәхәтләнгән, муен сөяге дә чатнаган. Күп булса 4-5 ай чамасы гына торыр”, – ди. Кайгыга төшкән егетнең йөргән кызын күрәсе, сөйләшәсе килә. Ана кеше нишләсен, улына ярдәм кулы суза. Кызның иртәнге эшкә әйтеп кайтып килүен көтеп торып, улы янына алып керә. Егет белән кыз кочаклашып елашалар. Ана кеше аларны шулай берничә көн очраштыра.  Егет кыз белән очрашкач хәле җиңеләюен сизә. “Әни, сиңа болай да авыр инде. Шулай да өйләренә барып, кызларының минем белән булуын сорап кара әле. Ул янымда булса, савыгыр идем”, – ди. Әни кеше улы өчен утка керергә дә әзер инде ул. Керә, сорый ул кызны. Әмма кызның әнисе: “Күрә торып үлем түшәгендә яткан кешегә ничек кызымны бирим. Булмаган сүзне сөйләмә”, – дип кырт кисә. Ул елап кайтып барганда, урамда кызның әтисе очрый. Эшне сорашып аңлагач: “Бу бик авыр хәл, безгә мин өйдә вакытта кер әле”, – ди. Икенче көнне егет анасы аларга кабат бара. Әти кеше кызына: “Җый әйберләреңне, әнекиеңнән калма. Аллаһ кемгә нәрсә язганын беребез дә белмибез, атаңның хәер-догасын ал”, – ди.
Никах укыталар. Ана һәм килен аны 4 ай тәрбиялиләр. Ә беркөнне егет авыраеп китә. “Икегез дә яныма килегез, кулларыгызны бирегез... әни, олы башыңны кече итеп мин сораганны үтәдең. Минем гозеремне аяк астына салмадыгыз. Мин бик риза-бәхил. Кызганыч, синең белән пар булып бергә яши алмадык. Тик бу көннәр минем өчен бик күңелле булдылар. Киләчәктә кияүгә бар, бәхетле балалар үстер, зират яныннан узганда дәшеп кит, мине догадан калдырма”, – дип икесенең кулларын тоткан хәлдә мәңгелеккә күзләрен йома. Өчен, җидесен ике гаилә бергә уздыралар. Бу очракта каенана-килен дип әйтеп тә булмый, аналы-кызлы булып 5 ай чамасы яшиләр, көн дә диярлек зиратка баралар. 
Көннәрнең берендә күрше авылда бер хатын-кыз үлә, ире тол кала. Яшь киленгә шул ирдән яучылар килә. Килен, әлбәттә: “Юк, бармыйм”, – ди. Әмма улының хәер-фатихасын дөрес кабул иткән каенана: “Кызым, син бик яшь. Ирсез тормыш – канатсыз кош ул”, – дип кияүгә чыгарга үгетли.
Шулай итеп яңа гаилә барлыкка килә. Бик матур яшиләр, барганда-үткәндә каенана янына да кереп чыгалар. Егетнең хәер-догасын алганга, күрәсең, сау-сәламәт, чибәр балалар үстерәләр. Инде хәзер барысы да үз тормышлары белән яшиләр. Ә ир белән хатын бик матур гомер иттеләр. Ир кеше 80 яшькә кадәр яшәде, ә җәмәгате балалары, кызы тәрбиясендә 90 яшьтән күбрәк яшәде. Бу язмам искә алган мәрхүм-мәрхүмәләргә дога булып ирешсен иде. Мәкаләмнең асылы шул – элекке заманда әнә шундый сабыр, тәртипле яшьләр дә булган.

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев