Мәктәпне тәмамлаган елым иде.
Ул елларда шулай иде, син мәктәпне тәмамладыңмы — эшкә ярыйсың!
Җиңел эшме, авыр эшме — син хезмәт кешесе.
Колхозның наряды тәмамлангач, бригадир һәр йорт саен кереп эшкә әйтә иде. Безгә дә бригадир Гарифулла абый Нигъмәтуллин миңа эшкә әйтергә керде. Әнигә: «Миңзифа апай, Хәлимәне эшсез яткырып булмый, хәзер борчак чабарга барырга кирәк», — ди бу. Әни: «Гарифулла, беренчедән — чалгыбыз юк, икенчедән — чаба белми, чалгы тотканы юк», — диде.
«Булмаса — өйрәнер», — диде бригадир.
— Гаптрахманым сабын бер җиргә, чалгысын икенче җиргә төреп, майлап куйган иде. Боларны миннән башка тотучы кеше булмас инде, дип әйтә-әйтә төреп куйды, бик хасият кеше иде ул.
— Миңзифа апай, ул сиңа истәлек итеп әйтеп калдырса да, без тотып җыеп та, көйләп тә карарбыз. Хәлимә сеңлем, сабын да, чалгысын да тотып чат башына төшәрсең. Соңгырга машина белән барырга, «Настя өстендә» ул, — үзе тегеләй-болай карана, елмаерга да уйлыймы шунда.
Мин аны-моны уйламадым, ул әйткәнчә, чат башына төшеп бастым. Машина килеп туктады, бер унлап хатын-кыз җыелды. Шунда кияүгә бармаган бер олы кыз белән бер хатын тотындылар миңа кычкырырга: «Безнең хакны ашарга барасыңмы, ач», диләр. «Мин берни алмыйм бит, нигә болар миңа мондый сүз әйтәләр», — дип, үкереп елый башладым. «Өйгә кайтам», — дим. Гарифулла абый кайтармады. «Һәркемнең үз өлеше — ач калмассыз», — дип, мине машинаның кабинасына кертеп утыртты. Чалгы сабын арбага куйды. Барып җиттек борчак җиренә. Борчак ямь-яшел, бастырып куйсаң — миннән озын, өлгермәгән. Хатыннар машинадан төшеп таралдылар. Адымлап җирне үлчәп алалар. Миннән өстәрәк борчагы да аксыл күренә. Гарифулла абый: «Җирдән йолкый тор. Мин хәзер авылга төшеп, тимерчегә чалгыны эшләтеп алып менәм», — дип китеп барды.
Мин елый-елый борчак йолкам. Ул озак тормады, Тимерче абый чалгыны саплап, тулысы белән эшләп кайтарды. Бригадир ирләрчә киң алымнар белән өч покос җир чапты, мине чалгыны янучларга өйрәтте, януч биреп калдырды. «Бу чалгы зур, сиңа бармый, булдыра алганча тырыш шунда, яхшысын йолкы», — дип киңәш бирде. Үзе каядыр китеп юкка чыкты, мин елый-елый борчак йолкыйм, «Әллә качып кайтыйммы?» — дим. Тирә-юньне карыйм, Соңгыр кибете алдында ике кыз утыра. Алар нинди бәхетле: берсе — кибетче, икенчесе китапханәдә эшли. Алар миңа таныш, без бергә ике тапкыр Казаннан кайткан идек.
Аларга: «Миңа булышыгыз!» — дип кычкырасым килә. " Юк, тукта әле«, дим. «Әнә Соңгыр тегермәненнән он төяп ике ат чыкты. Алар каршына чыгыйммы икән?» дим. «Юк, юк, сер бирмим, тырышыйм әле, аларны сөендермим, кичкә кадәр тырышырга кирәк», дип, үз-үземә сүз бирәм. Өйлә вакыты җиткән ахрысы, берсе дә бер сүз әйтми минем яннан үтеп киттеләр. Бераз вакыт узгач, кире урыннарына кайтып киттеләр. Алар үтеп киткәч, бераз ял итеп алыйм, чәчләремне җыям дип торганда ни күрим, каршыма фәрештәдәй бер хатын килеп басты. Ул төс-кыяфәт, үзенә килешле итеп тегелгән күлмәк, озын, кап-кара чәч үзенә ниндидер ямь өсти.
Аягында шул юк заманда да матур носки белән чүәк. Моны күргәч, тагын елый башладым. «Не плачь, тебя тяжело?» — ди бу һәм әйбәтләп чәчемне җыеп бәйләде. Альяпкыч кесәсеннән су алып, битемне сыпырды, бер чүпрәк белән сөртте. «Ты голодна, әйдә, кушай», — ди. «Нет, пить хочу», — дим. Чәй бирде. «Суп ешь, ты устала», — ди. Ул ашның тәмлелеген белсәгез, ул итле дә түгел, сөтле дә түгел. Аның тәмле исе бөтен басуга таралды. Ул миңа шуның өстенә калын итеп кискән бер сынык ипи дә бирде.
Миңа ял итеп утырырга кушты. Чалгы алып ике покос борчак чапты. Аны, «Очень вкусный суп», — дип, рәхмәтләр әйтеп озаттым. Кич җитте, эшчеләрне алырга машина килде. Минем янга да туктады. Утырмадым, тагын әллә ниләр әйтерләр дип уйладым да, җәяүләп йөгерә-атлый Соңгыр болынындагы дуңгыз фермасы яныннан кайттым. Төрекләр авылы башына җитәрәк бригадир Гарифулла абый килеп җитте. Машинага утырмаганны белгән, «Бер үк теге хатыннар әйткән сүзләрне, урамда ишеткәннәрне әниеңә әйтмә инде», — ди. Әни көлемсерәп: «Борчак чабучы кайтты», — дип каршы алды. Мин дә аңа бер сынык ипиемне бирдем, бик куанды.
«Эшләгәч, була ул», — ди. Ул сау булмаса да, җитез кеше иде. Әтинең «бишле» кечкенә чалгысын табып алып һәм дә ике теше беткән ике уракны тимерчелеккә алып барып, төзәтеп кайткан. Мин эштән ипи дә алып кайткач, бик куанды ул. Мин эшкә киткәндә: «Балам, чалгы янучлаганда кулыңны кисә күрмә», — дип озатып кала иде ул.
Борчак җире өч көн ярымда бетте. Настя апай ишек алдына мин дә төштем, кемнең күпме борчак чапканын әйттеләр. Мин дә өч көн ярымга 46 сутый борчак йолкыганмын. Менә булган ич! Ә инде хатыннар пышылдашып сөйләшә башлагач, «Аның җире билгеле, үлчәп карагыз, сезнең өлешкә кермәгән, үзегезнеке — үзегезгә, ул минем туганым түгел», — дигәч, тындылар.
Настя апайның пешергән тәмле ашын да ашадык, һәр кешегә чапкан сутыена карап бал һәм мичтән генә чыккан ипи дә бирделәр. Миңа да ярты литрга якын бер савыт бал, ипинең тәмле җиреннән кибән башын түгәрәкләп кисеп бирделәр. Ул көнне безнең өйдә бәйрәм булды. Үз тырышлыгым нәтиҗәсендә, Настя апайның өч көн мине ашатуы, булышып яхшы сүзләр әйтүе, «Елама, бирешмә, син беркайчан да еларга тиеш түгел», — дигән сүзләре беркайчан да күңелемнән чыкмады. Гарифулла абый да: «Кеше белән кеше арасы — җир белән күк арасы икән шул, тик бу урында тырыштын, бирешмәден, ташлап кайтып китмәдең», — дип мактады.
Бер заман «Лаеш шулпасы» дип сөйләшә башладылар. Шулпаны Лаешка барып эчмиләр икән шул. Мин бик яшь булсам да, борчак җирендә "Борчак шулпасы«ның ниндиен генә эчмәдем, нинди сүзләр генә ишетмәдем. Акрынлап кечкенә авыллар тарала башлады. Шуңадыр, бер-ике тапкыр Настя апайны кибеттә дә, конторда да күрдем. Җилкәмнән сыпырып: «Син еларга тиеш түгел», — дип, һаман бер сүзне кабатлады. Шактый еллар үтте. Без яшьләр кышын фермада эшлибез, җәен бригадада төрле эшкә чыгабыз. Ул елны комбайнга ашлык тутырырга куштылар. Искитмәле булды, Настя апайны ни өчендер, күрәсем килеп йөри идем. Безнең комбайнны «Настя апай өсте» басуына бодай сугарга җибәрделәр, машинага ашлык тутырып җибәрдек. Шул арада комбайн ватылды.
Иптәш кызыма әйтәм: «Әйдә, Настя апайга төшеп меник», — дим, ул вакытта аякны сузып ял итү юк, «Настя апай миңа авыр вакытымда бик булышты, мин аңа бик рәхмәтле», — дип бер чиләк бодай алдым да аңа киттем. Мәрхүмә Зөлфирә дә миңа иярде. Без төшкәндә Настя апай ишек алдында ниндидер эш башкара иде, йөгереп килде дә кочаклап алып елый башлады, ул елый, мин елыйм. Кочакланышып, бертуганнар, бер-беребезне озак күрми яшәгән кешеләр сыман бик озак елаштык без.
«Хәзер кышын шәһәрдәге улымда торам, авылда кешем калмады. Дәү урамда ике карчык җәй кайтабыз да, көз китәбез, ә аскы урамдагы өч ир кышын да торалар икән. Мин авылны бик сагынам, кешеләргә ашарга пешереп, ашатып яткан яшь вакытым кире кайтса икән», — ди. Сагынуы йөзенә үк чыккан. Эссе көн иде ул, Настя апай үзе ясаган компот белән сыйлады, өскә яки бакча башына кадәр озата менде. «Иртәгә килегез, тәмлүшкәләр пешереп куярмын», — ди.
Безне иртәгесен "Поп тавы"ндагы солы җиренә күчерделәр. Кызганыч, моннан соң Настя Филиппова белән башка күрешмәдек. Үпкәләмим беркемгә дә; юклыгын да күрдек, дөньясы шулай булгач ач та булдык, әмма барысына да түзем булдык.
Нет комментариев