Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Җен-пәриләр бар диләр...

Табигатьтә ниләр генә юк. Без аңламаган күренешләрне ишетергә һәм очрашырга туры килә. Люция Сәләхетдин.

Моннан берничә ел элек “Әтнә таңы” газетасында, ике студент егет Шәкәнәч авылына кызлар янына баргач, берсе кыз янында кала.

Шушы егет техникумга кайтырга чыга һәм хәзерге плотинаны узгач бик еракка китеп адаша.
Йөри торгач төнлә иде бу, ут яктысын күреп шул якка барса төнге сменада эшләүче трактор янына килеп чыга.
Арча юл өстендәге авыл басуы. Тракторчы аны күреп тракторы белән Әтнә техникумына кайтарып куя. Бу язманы укуын тәмамлап киткәч язган иде.

Ә менә мин дә аңа охшаш булган хәлне язарга булдым. Бик күп еллар инде аңа. Казанга барабыз, автобуска кереп утырдык. Ул чорда
автобуслар йөреп тора. Бәрәскәгә җиткәч Олы Өшкәтә тукталышында ике хатын-кыз утырды.

Урыннар иркен иде, берсе алдагы урындыкта урын алды, ә икенчесе минем яндагы буш урынга утырырга килде.

Мин тәрәзә янында идем, алмашып утырырга сорап, урыннарны алмаштык.

Ул гел тәрәзәгә карап сөйләнеп бара башлады. Алатка җитәрәк миңа борылып Алат янындагы басу уртасындагыялгыз карама
агачын күрсәтеп әлеге вакыйганы сөйләде.

Инде шактый вакыт узса да ул вакыйга гел истә.

...Язның бик матур көне, бик кояшлы җылы көн. Карлар җем-җем итеп эри. Баскыч төпләрендә су җыелган, акрын гына сулар ага. Мин фермага, төш вакыты, эшкә киттем. Ферма бездән ерак түгел, өйдә әбиебез (кайнана) бар балалар янында.
Эшне бетереп өйгә кайтсам, бар да аптырашта – 3-4 яшь тулган кечкенә улыбыз юкка чыкты.
Әбием елап шашкан. Кечкенә көрәген алып шушы суны агызам дип чыгып кына китте, өстенә кияргә киемен алып чыгам дип өйгә генә кердем, чыксам бала юк. Эзләмәгән урын калмады. Су буена, әлеге вакытка ул төшеп җитә алмый. Эзләмәгән торак йорт калмады. Мин аңымны җуйганмын. Ике тәүлек эзләдек, бала юк.
Өченче тәүлектә менә шушы карама төбеннән тракторчы егет күреп ала. Төшке ашка кадәр агач төбендә кечкенә кара әйбергә игътибар иттем, әмма төш вакыты җиткәч кызыксынып агачка якынлаштым. Килсәм, бөгәрләнеп яткан, пычракка төренгән бала.
Баланы курка-курка алдым һәм өйгә алып кайтып юындырдым. Бала юк дигән хәбәрне ишеткән идем диеп безгә хәбәр салды. Бала ул басуга барып чыга торган түгел. Бәрәзә басулары аша, елгалар аркылы, әле бит җәй ае түгел, язгы карлы-сулы көннәр. Балам син анда ничек килеп
чыктың дигәч, мине бер кара зур эт алып китте.
Ул самолет кебек оча диде. Нәрсәләр ашадың анда дигәч, ул зур эт мине ашатты, нәрсә икәнен белмим диде. Исем-акылым китеп тыңладым. Үзе сөйли, үзе елый. Бала үсеп җитеп егет булган иде ул вакытта. Хәзерге көндә дә исән әле, Казанда яши диделәр.

Табигать күренешләрендә дә төрле хәлләр белән очрашасың. Бу ел эссе, урамга чыгып урындыкка утырдым. Каршыбызда бик озын 5-6 төп
тупыл агачларының күләгәсе кояшны каплап тора. Күктә бер төркем болыт эчендә нәкъ кеше башы сурәте карап торган кебек – сакалы, ике күзе. Ә менә ике күзе шундый итеп карый, карап торырга куркып өйгә кердем. Әле дә исемә килсә, куркып куям.

Быел бер тракторчының төнге сменада эшләгән вакыты. “Азрак ял итәргә булып тракторымны авылга якынрак куйдым”, – ди ул.

“Чөнки узган елны шушы басуда көзен эшләгәндә трактор сүнде. Уты да юк, аптырагач таң атканны көтәргә булдым. Бер сәгать тирәсе утыргач, трактор янына кемдер килде, ишекләрне Җен-пәриләр бар диләр… Табигатьтә ниләр генә юк. Без аңламаган күренешләрне ишетергә һәм очрашырга туры килә капшады, 3-4 мәртәбә әйләнде. Үрелеп карыйм, беркем юк. Янә килеп ышкына башлагач, тракторны кабыздым, кабынып китте. Ахырдан искә төшке, шушы басуда гел кеше елаган тавышлар килә диеп. Чөнки бу басуда күп еллар элек Мәрҗән авылыннан килгән егетне күсәк белән кыйнап үтергәннәр. Шуның өрәге йөри дип сөйли иде өлкәннәр.

Шуңа күрә Яңа Җөлби авылының кушаматы “Күсәкле” дип исемләнгән”. Әйе, җен-пәриләр бар, өрәкләр дә йөри, үзебез үк сизәбез, әмма алар күзгә күренми. “Йорт иясе” дә бар, ул күренә. Минем бер улым аны күрде. 80-90 сантиметр тирәсе буе, башы олырак, бик кечкенә кара күз, кәҗә йоны кебек озын ак йон, кулы кыска. Йоклаган вакытта кулы белән маңгайга баса берәү, әнидер дип күземне ачсам, янымда басып тора. Ул вакытта «бисмилла» әйтеп булмый дип, газетаның бер санында укыган идем. Әүвәлге әби-бабайлар әйтә иде: “Кич караңгы төшкәнче яки ахшам кергәнче урамнан балаларны алып керегез, ишекләрне бикләгез, “бисмилла”лы ишектән шәйтан керә алмый диеп. Хәзерге балалар “бисмилла”ны белмиләр. Кулларында шәйтанның үзе. Әби-апалар, белгән догаларыгызны өйрәтегез. “Бисмилла”да булыгыз, дисбе тартыгыз, җен-пәриләр читтә торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев