“Ярты халыкны черек бәрәңге алып калды”
Түбән Көек авылында гаҗәеп гаилә яши.
Гаилә башлыгы Харис Әхмәдуллин – 94, җәмәгате Тәскирә апа 95 яшьләрен тутырганнар. Алар белән очрашып, озын, тигез гомерле булу серләре белән уртаклашуларын сорадык. Әлбәттә, бу гаилә белән якыннан танышып, аларның Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәре булуын искә алып, шул хакта да сораштык. Ул гына да түгел, видеога да төшердек аларны, анысы белән газетабыз сайтында һәм социаль челтәрләрдә таныша аласыз.
– Бик күпне күрдек, күпне кичердек без, – дип башлады алар сүзләрен.
Әңгәмә барышында моның шулай булуына кат-кат инанып, йөрәкләр сыкранган мизгелләр шактый күп булды.
Ә бүгенге көнгә килсәк, Харис абый аяклары авыртудан зарлана. Дөреслектә, авырлык белән йөри, анда да таяктан тыш култыклап та бару кирәк аны. Тәскирә апай исә, яшенә күрә үзен яхшы хис итсә дә, колаклары ишетеп бетерми.
ӘЛЕ ДӘ ИСТӘ
Мәкалә башында ук Харис абыйның бер истәлеген язмыйча кала алмыйм.
“Бөек Ватан сугышы чоры, ачлык котыра. Минем бала вакыт әле. Кайдан булганын хәтерләмим, әмма бездә шактый тоз бар иде. Аны ашарга алыштырып кайтырга дип, әни белән Урыс Үртәменә киттек. Ул авыл туп-туры урамлы иде, озынлыгы 3 чакрымлап булгандыр. Әмма тозны алучы булмады. Ачлыктанмы, күп йөрүдәнме – хәлем бетте. Кайтышлый, шул тирәдәге мари авылына сугылырга булдык.
Күрәбез, бер хуҗалыкта тавык-чебешләргә бәрәңге бирәләр. Әни шуннан миңа да бер бәрәңге бирүләрен сорады. Тик хуҗабикә яртыны гына бирде... Өйгә ничек кайтып түнгәнемне хәтерләмим дә”.
Аерым телгә алсак, Харис абый бүгенге көндә дә шушы туган нигезендә тормыш итә: әти-әнисе Лотфулла һәм Мәйсәрә кочагында 4 баланың берсе булып яши.
– 1923 елгы абыем Госман исемле иде, Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Икенче абыем Вәзыйх исемле, 1928 елны туган. Энем Шамил 1938 елгы, инде күптән вафат, – дип кыскача таныштырып узды.
Дөрес, ике атналык вакытта вафат булган тагын бер сеңлесе була аның. Абыйсы Госман әле Бөек Ватан сугышына кадәр үк, җиң сызганып эшләргә теләп, Комсомольск-на-Амуре шәһәренә китә. Тик каһәр суккан сугыш башлана. Сугышка шуннан китә ул һәм Украинада авыр яралана.
– Башта яралана ул, госпитальдә ята. Әмма вафат була, – дип авыр сулый Харис абый.
Вәзыйх абыйсы Казанда, авиация заводында эшли. Пенсиягә чыккач та бераз яши әле. Ни кызганыч, инде ул да вафат булган.
Энесе Шамил Украинада, Донбасста яши. 22 ел шахтада эшли. Түбән Көеккә кайтып, монда йорт сала. Тик инде ул да исән түгел икән, йорт-җирен дә сатканнар.
Шулай итеп бертуганнардан төп нигездә яшәүче Харис абый гына исән-сау яшәп ята. Күз тимәсен дә, авыртулар читләп узсыннар үзен.
Хезмәт юллары күпләр сокланырлык аның. Монда тырышлык та, осталык та ярылып ята, сабырлык та яшеренгән. Үзе дә бит әнә:
– Минем эшләмәгән эшем калмады, – ди.
Әлеге йорт-җирне дә ул җиткерә. Бу уңайдан җәмәгате Тәскирәне балалары белән авылда калдырып, акча эшләп кайту теләге белән Якутия ягына юл тота: анда 6 ай дәвамында ГЭС төзелешендә катнашып кайта. Монда кайткач ат та җигә, машина руле дә бора ул.
Армия хезмәтен ул да Украина ССРда уза. “1952-1955 елларны ярты Украинаны йөреп чыктым”, – дип елмая.
Хәзер аның Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт юлын искә алып узыйк.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
Махсус Законның 4нче пунктында 12-15 яшьлек яшүсмерләрнең Бөек Ватан сугышы чорында колхозда эшләгән чоры, 2 зат шаһит булган очракта тыл хезмәтчәне булып санала, диелгән.
– 11 яшемдә үк чәчкән җирне чикләп, салам кадап йөрдем, – дип искә ала ул.
Башкача әйтсәк, өлкәнрәкләр тубал тагып орлык чәчеп йөргәндә, кабат орлык кермәсен өчен билгеләп бара торган була.
– Аннан тырмага җәлеп иттеләр. Яхшы эшләгәнмендер, җир сукалауга күчерделәр. 4-5 сыйныфларда укыганда иде бу. Моннан соң бик укырга туры килмәде дә инде, – дип көрсенә.
Аның белән ачлык темасын аерым искә алдык. Чөнки бу чор белән бәйле истәлеге дә бар аның.
– Чынлыкта, ярты халыкны (авыл халкын күз алдында тота булса кирәк) ач үлемнән Черек бәрәңге алып калды. Ярый, басуда ул була иде, – ди.
Бу очракта исеме Черек бәрәңге аталса да, ул бәрәңгенең басуда кыш чыгып өшегән генә булуын ассызыкларга кирәк. Югыйсә, яшьрәк укучылар “Ник һәм ни хәл ашадылар икән черегән бәрәңгене?” дип уйларга мөмкин.
Шунда бер кызганыч очракны искә алып узды.
– Бәрәңгене авылдан берничә чакрым ераклыктагы басуда утырттылар. Аны бер дә калдырмаска тырышып алсалар да, халык бәхетеннәндер, барыбер җиргә күмелеп кала иде. Ә яз көне ташкын суы белән агып чыга иде, – ди Харис абый.
ЧЕРЕК БӘРӘҢГЕ ХИКМӘТЕ
Бервакыт шул басуга барып, ике чиләк бәрәңге тутыра ул. Барганда коры елга аша аккан ташкын суы әллә ни булмый әле. Әмма кайтырга чыккач, ул инде хәйран ук ургыла. Каяндыр әйләнеп йөрми, бераз тар саналган турыдан чыгарга уйлый. Тик ике чиләк бәрәңге белән ташкынга егыла. Ул да түгел, язгы су аны агызып ук китә. Ярый әле бераз агып баргач ярга чыга ала. Кыскасы, баштанаяк юешләнеп, туңып кайтырга туры килә аңа.
...Тәскирә апа күршедәге Иске Шимбер авылында туып-үсә. Әтисе Ярулла һәм әнисе Маһисәрвәрнең ишле гаиләсендә 6 баладан икенчесе булып үсә. Беренчесе Шәрифулла исемле, 1928 елгы. Ә икенчесе Тәскирә апа, 1930 елны туып-үсә. Моннан соң 1934 һәм 1937 елларны Зиннур һәм Макир исемле энеләре, ә Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1940 елны Нурсөя исемле сеңлесе туа. Әтисе сугыштан кайтканнан соң тагын бер энесе туа – Мансур да Түбән Көек авылында гомер итә.
Әтисе Бөек Ватан сугышында бик озак була, туган авылына бары 7 елдан соң гына әйләнеп кайта. Шәрифулла белән Зиннур ФЗӨгә китәләр. Башкача әйтсәк, “Фабрика-завод өйрәнчеклеге мәктәбе” ул. Алар анда киткәч, әниләре шөкер, тамаклары тук, өсләре бөтен булыр дип сөенеп калгандыр әле. Бу чорда Тәскирә апага гына бик күп эшләргә туры килә.
– Баштарак яшьрәкләр җиңелчә эш башкардылар, кибән куюда катнаштым. Аннан соң көлтә ташыдым. Урак та урдым... – аларны санап чыгасы да юк инде дигәндәй кулын селтәде дә, авыр сулап куйды.
Аның белән ашау-эчүне дә искә алдык. Ә ул кабат көрсенеп:
– Ашарга бик булмады инде. Черек бәрәңге бик тәмле иде... эләксә, – дип куйды.
Эш шунда, әтисе сугышка кадәр сельпо системасында эшли. Шуңа күрә 3 кг чамасы он бирәләр аларга. Черек бәрәңгегә бераз шул онны кушкач, ис китәрлек күмәч оеша.
Чалгы белән эш итәргә оста була ул. Шул сәбәпле, сыерлары ач булмый. Нәтиҗәдә, гаилә дә очны очка ялгарлык халәттә була. Тәскирә апай да ул чор белән бәйле хатирәне сөйләп узды.
ХАТИРӘ
“Әни сөттән катык ясап, гел эшләгәнне күргәчтер инде, миңа бирә торган иде. Кечкенә Нурсөя шундый очракны күреп, хәтерендә калдырган, күрәсең. Әле олыгайгач та аның: “Әни, сине аерым ашата иде ул”, диюен ишеткәч, элеккеләрне искә алып көлештек”.
Атамыштан түбәнрәк, Ашыт буенда үскән тал агачыннан булган киртәлекләрне дә ташый. Әнисенә ничек ярдәм итә ала, шулай тырыша. Укудан кайткач әле бу.
Колхозда конюшняда да эшли, яшь бозаулар да тәрбияли. Бер төркемгә 25 сыер туплап, кул белән аларны сава. “Өчәр бидон сөт сава идем”, – ди. Тырыш хезмәте аша бик күп Мактау грамоталарына лаек була. Ул гынамы соң, аның бик белемле булуын истә тоталармы, заманында отпуска ялына киткән кибетчеләрне дә алыштыра ул. Аның туган авылым Каенсар авылы кибетендә эшләвен әле дә сөйлиләр. Җәяүләп Казак Үртәме кибетенә дә барып-кайтып йөри ул. Аяклары авырта башлагач. 55 яшендә пенсиягә китә.
Бәхетең эшкә керсә... диләр бит. Пенсиягә чыккач та мал-туар белән бәйле эше дәвам итә Тәскирә апаның. Өйдә 2 сыер, ат, бозау, көтүе белән сарыклар асрыйлар, каз, тавык-чебеш тоталар.
Ни кызганыч, тормыш гел ал да гөл генә бармый бит ул. Бу очракта аларның вафат булган балаларын күз алдында тотам. 4 бала үстерәләр алар. Күптән түгел олы кызлары, 1958 елгы Гөлсинәләре вафат булган, әле яңа 40ын уздырганнар. Гөлсинәнең җәмәгате вафатына да 5 елдан арткан, ә улының берсе – ике ел элек үлгән, бер ел элек махсус хәрби операция зонасында икенчесе дә һәлак булган.
1960 елгы Наил – Әхмәдуллиннарның икенче уллары, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яши. Улы Петербургта, инде ике онык бүләк иткән аңа.
1962 елгы Равилләре – Казанда эшли, атнага бер тапкыр авылга, төп нигезнең күршесендә яшәүче җәмәгате Миләүшә янына кайтып йөри. Хәер, өлкән Әхмәдуллиннарның йорты да алардан бер йорт аркылы гына урнашкан. Алар да ике бала үстерәләр.
Кечкенә улы Рафаэль Әхмәдуллин да 1 ел элек махсус хәрби операция зонасында һәлак була. Аңарчы ике кызы туа аның. Кызларының берсе инде онык бүләк итәргә өлгергән. Шуңа игътибар иттек: Әхмәдуллиннар капкасына мемориаль такта да эленгән. Кызганыч, бары истәлеге калды.
Китәр алдыннан Тәскирә апа белән Харис абыйдан бәхетле тигез, озын гомерле булу серләре белән уртаклашуларын сорадым.
–Бәхетле яшәү өчен, беренче чиратта, күп эшләргә, гадел булырга кирәк. Бер-береңне хөрмәтләү һәм һәр өлкәдә гадел булу мөһим, – дип саныйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев