Илфар (исеме үзгәртелде)
(Булган язмыш). Рифат Габидуллин, Яңа Кенәр авылы
Гадәти булмаган, нәтиҗәле тәрбия чарасы турында чын хикәя.
Илфар 1937нче елда Казанның Дәрвишләр бистәсендә, гаиләдә беренче, озак көтеп алынган кадерле бала булып туа.
Әтисе дары заводында, әнисе хастаханәдә санитарка булып эшлиләр.
Сугыш башлангач малайны авылга, әбисе янына кайтаралар. Әтисен сугышка алмыйлар, хәрби заводта эшләвен дәвам итә.
Малайның тамагы тук була. Киемгә дә мохтаҗлык кичерми. Ни теләсә шуны эшләп, иркенлектә үсә.
Сугыш тәмамлангач малайны калага алып кайталар. Дүрт елга якын сагынышып аерым яшәгән улларының барлык теләкләрен дә үтәргә тырышалар. Сигез яше тулгач мәктәпкә укырга бирәләр. Ике ел мәктәпкә йөрсә дә, икенче сыйныфка күчә алмый. (Ул елларда билгеле күләмдә белем үзләштермәгән баланы алдагы сыйныфка күчермиләр иде).
Әти-әнисе кадерлеләрен авыл мәктәбендә укытып карарга булалар. Биредә ул икенче сыйныфка күчә. Яңадан Казанда ике ел икенче сыйныфтан күчә алмыйча йөргәннән соң, тагын авыл мәктәбенә тапшырыла. Чөнки улшәһәрдәге мәктәпкә йөрүдән катгый баш тарта.
Икенче сыйныфка күчкән, абыйсыннан 5 яшькә кечерәк сеңлесе дә тәртипсез абыйсы белән бер мәктәпкә йөрергә уңайсызлана. Илфар инде шактый зур булып үсеп җитә. Авыл балаларының төшенә дә керә алмаган яңа киемнәрдән булып, туйганчы ипи ашый торган малайның икенче сыйныф укучысы булуы күпләрне гаҗәпләндерә. Ләкин аның укуда гаме юк. Мәктәпкә вакытны кызык итеп үткәрергә һәм йөрергә тиеш булганга гына йөри.
1950-1951 уку елында авыл мәктәбендә икенче һәм дүртенче сыйныфларны бер бүлмәдә бер укытучы, Рәйсә апа укыта. Башлангыч сыйныфлар өчен эшләнгән партада Илфар кысылып кына утыра. Укытучы басарга кушса, партаны күтәреп баса. Тәнәфестә кызык өчен этлекләр эшли. Дәрес вакытында да тик кенә утырмый. Аннан икенчеләр генә түгел, дүртенчеләр дә куркып торалар.
Ул елларда авылларда беткә каршы киң көрәш алып барыла иде. Кызларның башындагы бетләрне башка юл белән бетерә алмагач, чәчләрен кайчы белән бөтенләй алып бетерәләр иде. Шулай икенче сыйныфта укучы дүрт кызның да чәчләрен алалар. Алар чәчсез башларын яшерү өчен баш киемнәрен салмыйлар. Укытучы апа, аларның хәленә кереп, аларга шулай йөрергә рөхсәт итә. Тәнәфес вакытында Илфар кызларны үрти, баш киемнәрен тартып ала, елата. Манзараны күреп торган малайларга кызык. Алар көләләр, ә кызлар кызганалар.
Миңа бу күренеш ошамады: Илфарга кызларны тынычлыкта калдырырга куштым. Ул: "әле син мине өйрәтмәкче буласыңмы, малай кисәге"дип, килеп маңаема чиертте. Яхшы ук авырттырды. Мин тешләремне кысып:"моның өчен күрсәтәм әле мин сиңа!«дидем. Тик ничек итеп, нәрсә күрсәтә алам инде мин аңа?!.. Дәрес башлануны белдереп кыңгырау чыңлады...
Дәресләр бетеп кайтырга чыккач Илфар минем букчамны тартып алды да: «Әйдә, малай кисәге, күрсәт инде ышандырганыңны» — диде дә, балаларга мөрәҗәгать итеп: Карагыз, күрми калмагыз. Рифат хәзер күрсәтәчәк!" — дип минем букчаны селки-селки сикергәләп кычкыра башлады. Исәбе кисәтү ясаганым өчен сыйныфташларым алдында мине мәсхәрә итү. Мин моны тиз аңладым. Аның белән сугышырга мөмкин түгел: ул миннән өч яшькә олырак. Ә буйга килгәндә — мин аның култык астыннан гына. Мин, тәвәкәлләп, аның сикергәләвеннән файдаланып, ике аягын да эләктереп, аяклары җиргә тигәнче кискен итеп үземә тарттым. Һәм Илфар гөрселдәп аркасы белән күлләвеккә авып төште. Көтелмәгән хәлдән малай шок хәленә килде. Хәрәкәтемнең отышлы булуыннан файдаланып калырга ашыктым: үземнең ялан аягым белән күкрәгенә басып, уң кулын тоттым да: «Илфар, күрдеңме» дидем. Ул уйлап тормыйча гына:"к-күрдем«- диде. Мин тагын сорау бирдем: «Дәвам итәбезме, әллә җитеп торырмы?» Ул коры гына: «җитәр» —дип җаваплады. Аннан җәбер күргән балалар аны кыйнарга ук өйрәтә башладылар. Минем бер китапта укыганым искә төште һәм шуны кычкырып әйттем:"егылганны кыйнамыйлар!" Илфар елап җибәрде. Миңа ул кызганыч тоелды, аңа торырга булыштым. Аның күлләвектә чыланган киемнәреннән су ага иде. Ноябрьнең уртасында кардан эрегән су!.. Зур малай үкереп елап әбисе янына кайтып китте. Юлда очраганнарның ник елавын, кем кыйнавын сораганнарга «Рифат кыйнады» дип җаваплый...
Салкын тиеп башланган авыруына тиф дигәне ялганып озак авырды Илфар. Мәктәпкә кышкы каникулдан соң гына йөри башлады.
Ул бик нык үзгәргән иде. Элекке кебек этлекләр эшләми. Миңа да үпкәсен белдерми. Бөтен ихтибарын укуга юнәлтә.
Икенче сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамлады. Ә инде өченче һәм дүртенче сыйныфларны бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Тамырдан үзгәргән малайны әти- әнисе үз яннарында яшәтеп укытырга телиләр. Казанга кайтып бишенче сыйныфтан унынчыга кадәр бик яхшы укый. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Ул моны миңа әбисе белән саубуллашырга кайткач сөйләде. Аңа армиядә хезмәт итәргә чакыру биргәннәр икән. Әбисе янына саубуллашырга кайткач мине эзләп тимерчелеккә килде. Шунда миңа үзенең үткәннәрен искә алып: «Син миңа беркем бирә алмаган тәрбияне бирдең. Мин инде тәмам бандитлыкка чыгып бара идем. Кешеләр турында уйламыйча, үземә рәхәтлек кенә эзли идем. Кечкенә буйлы, ялан аяклы малай кисәге киләчәгемә дөрес юл күрсәтүенә мин рәхмәтлемен. Элек мине гел тәнкыйтьлиләр, орышалар иде. Мин үч итеп тагын да этлекләр эшли идем, шуннан тәм таба идем. Син дөрес юлны күрсәткәч, мине мактый башладылар. Мактаган саен күңел күтәрелә, изгелекләр эшлисе килә башлый...»- диде. Бер-беребезгә исәнлек һәм уңышлар теләп саубуллаштык. Бу безнең соңгы очрашу булган. Бер атнадан мин дә армия хезмәтенә киттем. Бала чактагы шуклыклары аркасында Илфар армия хезмәтенә өч елга соңгарып бара икән бит дип уйладым.
Армиядән кайткач Гәрифәбикә әбидән Илфарның тормышы турында сорарга булдым. Ул елап җибәрде. Бераз тынычлана төшкәч:"шундый булган әйбәт егет әрәм булды шул, улым!«-диде. Минем өнсез калуымны күреп, аңлатыбрак сөйләде. Илфар армиядә вакытта Хәрби берәмлек командирыннан «Нурмухаметов Илфар Кашаф улы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды» дигән хәбәр килә. Соңрак хәрби өйрәнүләр вактында командирының һәм хезмәттәшләренең гомерен саклап калган өчен, үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләргә дигән указ дөнья күрә.
Орденны әтисенә тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев