Ирем миңа «кеше калдыгы», ди
Миңа беренче иремнән аерылырга туры килде. Ике ел гына яшәп калдык. Мин моны авыр кичердем генә дисәм бик аз булыр... Шундый яратып чыккан идем мин аңа!
Үз гомеремдә беренче тапкыр гашыйк булып, ниһаять, үз кешемне таптым дип. Бөтен барлыгымны, киләчәгемне аның белән генә күрә идем.
Бик ашыгып, кем икәнен дә белмичә чыктым дип әйтә алмыйм. Ел ярым очрашып йөрдек без. Иң матур, иң бәхетле чакларым дип әле дә искә алам. Бер мизгеле дә онытылганы юк...
Ул да мине ярата дип уйлый идем. Дөрес, кайчандыр аның бик яратып йөргән кызы булуын белә идем. Әле танышкан гына вакытларда үзе барысын да сөйләгән иде миңа. Бер-беребезне яратып, йөрешеп китәрбез дип уйламаган чак булгандыр әле ул, югыйсә үткәннәре турында шулай ачылып сөйләмәс иде бит.
Ул кыз аны ташлап башка кешегә кияүгә чыккан. Аның туе буласын ишеткәч, дөнья бетте, дип уйлаган идем дип сөйләгән иде ул.
Яратуым көчле, ул кызны барыбер оныттырырмын, дип уйладым. Моңа ышанычым бик зур иде. Ялгыш бер тапкыр аны искә төшереп, иремне битәрләгәнем булмады. Аның хатирәләрен яңартырлык бернәрсә булмасын дип, аларның кайчандыр бергә утырган кафеларына да кермәскә тырыштым. Бик тырыштым!
Әгәр бергә яшәп калсак, бәлки, оныттырган да булыр идем дә бит. Тик вакыт азрак булды шул.
Лилия иреннән аерылган, дип ул үзе кайтып әйтте миңа. Ничектер бик югалып калган иде. Нәрсә эшләргә белмәгән кеше кебек... Соңыннан гына ишеттем – Лилия ул көнне иремне эзләп аның янына эшкә үзе килгән булган. Әле бөтен ялгышларны төзәтә алабыз, дигән.
Әйе, төзәттеләр.
Нәкъ бер айдан ирем өйдән чыгып китте. Бала алып кайтырга нигә дип ашыкмавын шунда аңладым... Аның күңелендә өмет беркайчан сүнмәгән булган икән. Әгәр ул өмет яшәмәсә, Лилия бер чакыруга аның янына чыгып китмәс иде бит.
Миңа моның белән килешергә генә калды. «Син әйбәт кеше, үз парыңны тапмый калмассың, мине кичер – кичерә алсаң», – диде ул киткәндә.
Күңелдә үпкәм булса да, рәнҗү булмагандыр. Сине ярата алмаган өчен кешегә ничек рәнҗисең инде?!
Тагын ике ел узгач, икенче иремне очраттым. Үткәннәрнең барысын да оныткан идем инде ул чакта дип әйтә алмыйм. Артык нык яраттым шул мин аны, алай тиз генә онытылырлык түгел иде. Кайчан да булса бөтенләй онытырмын дип хәзер дә әйтә алмыйм әле.
Икенче ирем моңарчы өйләнмәгән егет. Минем белән булыр өчен ул барысын да эшләде. Югыйсә үземнең аерылган булуымны аңа шунда ук әйттем. Син егет кеше, кызлар да бетмәгән бит, дидем. Ә ул миңа син генә кирәк, диде.
Кабат туйлар ясап, хәтта ак күлмәкләр киеп кияүгә чыктым. Ак күлмәк киясем килмәде, билгеле, кияргә тиеш тә булмаганмындыр. Әмма иремнең теләгенә каршы килә алмадым шул.
Башта бар да әйбәт иде. Мин инде аны яратам кебек тоела иде. Тик ул кинәт үзгәрде. Минем хәзер өйдә исемем дә юк – «кеше калдыгы» дип кенә йөртә. Нәрсә дия алыйм инде мин бу сүзгә, чыны шул булгач. Кеше калдыгы инде мин...
И-и, нәрсә дип кенә кимсетми ул мине! Кеше калдыгы, яхшы булсаң, ташламаслар иде сине, ди. Беркемгә дә кирәгең булмаган, ярый бәхетеңә мин җүләр туры килгән, ди. Сихерче дип, күземне дә ачтырмый, имеш, мин аны сихерләп үземә каратканмын, шулай яраттырганмын. Монысы – әниләре сүзе инде. Алар мин алып кайткан күчтәнәчкә дә кагылмыйлар, мине, гомумән, аш-су тирәсенә якын китермәскә тырышалар. Артымнан гел күзәтәләр – моны гел сизеп торам.
Кайнанамның минем янда яратып сөйли торган сүзе гел бер: кемдер кемгәдер бозым ясаткан, һәм шул бозым ясаучының үзенә кире әйләнеп кайткан. Сине дә шул хәл көтә, дип, ачыктан-ачык әйтеп кенә бирми. Бераздан анысын да әйтә башлар, мөгаен.
Ә мин үз чиратымда алардан бик куркам: гел бозым турында сөйләнгән кешедән ничек курыкмыйсың ди?! Юкка гына сөйләми бит инде ул аны, димәк, үзе дә моны эшли ала дигән сүз.
Болай да, улын миңа каршы куяр өчен берәр нәрсә эшләмәдеме икән дип шикләнәм. Моңарчы син дип өзелеп торган кеше кинәт шулай үзгәрмәс иде бит.
Әлегә бу хәлдән чыгу юлын да күрмим. Аерылу да куркыта. Икенче тапкыр аерылган хатын буласың бит инде аннары. Ул көн саен беренче иремне искә төшереп торгач, уйламас җиреңнән аны уйлыйсың. Лилия белән тормышыбыз барып чыкмады, миңа син генә кирәк, дип яныма килсен иде дип хыялланам. Бер селтәнүдә барысын өзеп, ияреп китәр идем.
Тик бу хыял гына шул. Ишетеп торам – алар бик матур яшиләр. Урамда ирем белән урамда ялгыш кына очрашып, 2-3 сүз алышкан идек күптән түгел. Бала көткәннәрен әйтте. Шундый бәхетле иде ул! Чын көнләшү белән көнләштем. Юк, начар итеп түгел, ак көнләшү белән. Бәхетле булсын ирем, ул бәхетле булырга бик лаек.
Ә мин... Мин бәхетле булырга лаек түгел бугай. Нигә икәнлегенең сәбәбен генә белмим. Усаллыгым да юк кебек, кешеләргә начарлык эшләгәнемне дә белмим. Үземне начар хуҗабикә дип тә әйтә алмыйм. Аш-суга да кулым ятып тора үземнең. Беренче ирем гел тәмле пешерәсең, дип мактый иде. Икенчесе алай әйткәне юк, әмма алдына куйганны ашап бетереп бара үзе.
Әгәр бу иремнән дә аерылсам, ул вакыт инде чынлап та кеше калдыгы булам. Үз-үземне дә шулай саный башлаячакмын. Кыскасы, нишләргә дә белмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев