“Истә әле сыер җигеп, җир тырмалаганнарым”
Бөек Ватан сугышы чорында үз сыерлары белән күмәк хуҗалыкта эшләргә туры килә.
Кышлау авылыннан тыл хезмәткәре Бәхрәм абый Абдуллин безне, редакция хезмәткәрләрен капка төбенә үк чыгып каршы алды.
Хәмит Бадиков
Шушы көннәрне 95 яшьлек олы юбилеен каршылый ул.
– Элекке сыман мактанырлык ук булмаса да, әлегә ярый, – диде ул хәл-әхвәлләрен сорашкач.
Йортта үзе генә яшәсә дә, аның ишегалдындагы ял итү һәм мангал зоналарын, балалар мәйданчыгын күреп берара аптырап тордык. Ялгыз яшәүче бабай өчен генә түгел, гомумән, авыл халкы өчен ят күренеш бу... Ә ул аптырап карап торуыбызны күргәч, елмаеп җибәрде:
– Казаннан, Арчадан кызларымның кызлары кунакка кайтып китәләр. Шушы ук авылда яшәүче оныкларым да бар. Алар да еш киләләр. Алар өчен боларның барысы да, – диде.
Аның белән өйгә узгач, тагын бер кат гаҗәпләндек....
Истә әле, элегрәк район газетасын гел укып барды, яңалыклар белән яхшы хәбәрдар булды ул. “Әтнә таңы”н да гел яздырып ала иде. Өенә кергәч тә өстәлдә ятучы газетабыз күренде. Аны социаль хезмәткәр Зөлфия үз өеннән алып кереп, кычкырып укый икән.
– Хәзер газеталарны үземнең укыган юк инде, – дип көрсенеп куйды ул.
Сүбеханаллаһ, һич зарланырлык түгел – йорт-җирендә чисталык, тәртип. Монысы, беренче чиратта, югарыда телгә алган социаль хезмәткәрнең тырышлык нәтиҗәсе, әлбәттә. Шөкер, кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин итеп тора икән ул аны. Әйтүенчә, кибеттән ашамлыкларны да, даруханәдән даруларны да Зөлфия алып кайтып бирә.
... Узган елларга күз салсак, әти-әни кочагында 6 бала булып үсәләр. Бишесенә тормышны Бөек Ватан сугышына кадәр үк бүләк итә әти-әниләре. Алтынчысы сугыштан соң туа.
Аерым искә алсак, әтисе Габдулла исемле – 1897 елгы, ә әнисе Шәрәфәт исемле – 1903 елны туып-үскән. 1927 елны апасы Рәисә, аннан соң, 1931 елны ул үзе туа. 1934 елны энесе Габделкарәм һәм 1937 елны энесе Әдһәм дөньяга килә. Бу ике энеләре Ташкент шәһәренә китеп, шунда төпләнәләр. 1940 елгы сеңлесе Нәфисә авылда, фермада сыер сава. Төпчеге, Рәсимә исемлесе 1946 елны туа. Шулай итеп ишле гаиләдә икенче бала булып яши ул.
Әтисе Бөек Ватан сугышында катнаша. Башта Арчада “трудармия”дә була. Анда аның белән бергә авылдашы һәм кордашы да хезмәт итә. Икесе бергә киңәшәләр дә, сугышка китәргә булалар. Шөкер, Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, икесе дә исән-сау әйләнеп кайталар.
Бәхрәм абыйның үзенә килсәк, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әмма шул елдан башлап “эш тәртәсенә җигелә” ул. Ә 13 яшеннән күмәк хуҗалыкта өзлексез эшли башлый.
– Ул елларның авырлыклары әле дә күз алдымда. Гомумән, үткәннәр еш искә төшә, – дип көрсенә. – Җәйгә чыккач печән җыюларым гел күз алдында. Балачактан ук бер дә тик торырга туры килмәде шул...
Барысын да – тубал асып иген чәчкән чорларны, соңрак ат җигеп эшли башлаганнарын да искә алып узды ул.
Сугыш чорында басудан черек бәрәңге, кузгалак, какы, акбаш, ат кузгалакларын еш җыярга туры килә аңа. “Дөресен генә әйткәндә, бик үсми дә иде алар. Җир өстенә чыккан берсен йолкып бара идек. Минем яшьтәгеләр күп – барыбыз да, барысын да җыя идек”, – ди. Ул арада:
– Ни тапсак, шуны ашый идек инде, – дип көлемсери.
Шунысы үзе бер тарих – күмәк хуҗалыкта эшләгән чорны халыкның хезмәт көненә карап, икмәк пешереп тә бирә башлыйлар. “Без өчәү эшләгәч, анысы да ярап куйды”, – дип искә алды Бәхрәм абый. Ни хикмәт, Кышлауда кечкенә бер пекарня да була.
Бөек Ватан сугышының гаять авыр елларында да карап торган бер сыерларын бетермиләр алар. Җәй буе каян тапсалар шуннан печән, салам туплыйлар. Шул сыерлары белән күмәк хуҗалык җирләрен тырмалап, әвенгә салам көлтәләре ташып йөрергә дә туры килә. Аңлавымча, әнә шул сыер ач үлемнән дә алып кала.
Ә менә мичкә ягарга әрем дә җыялар, хәтта. Бәхрәм абый сүзләренә караганда, ул да җылыны яхшы бирә икән.
– Үзем 4 сыйныф белем генә алып калдым. Мөмкинлек булмады. Әле әти сугыштан кайткач та тормышлар бик җиңеләймәде. Шактый азапланырга туры килде, – ди Бәхрәм абый.
Шулай да авылда ике башлангыч мәктәп була. Элекке мәдрәсәләр, күрәсең. Белем алырга дип, хәтта, шашылар да Кышлауга төшәләр.
Урта белемне алырга, язганымча, Бәхрәм абыйның теләге дә, мөмкинлеге дә булмый.
– Әнә шул 13 яшьтән күмәк хуҗалыкта эшли башладым. Барлык хезмәт стажым 47 ел минем, – ди.
Чынлыкта, эштә алдынгы санала ул. “Эшкә батыр йөрәкле”, дип әнә аның кебекләр турында әйтәләрдер инде. Шунысы кызык, туган авылы һәм күмәк хуҗалык тарихын аның кадәр белүчеләр юктыр да, мөгаен.
– Баштарак безнең Кышлауда Ворошилов исемендәге күмәк хуҗалык төзелде. Аннан соң аны Мичурин исемендәге күмәк хуҗалыкка әйләндерделәр. Район үзәге дә ул елларны Әтнәдән Яңа Кенәргә күчеп алды, – ди хатирәләргә бирелеп.
Соңрак, яше тулгач совет армиясендә хезмәт итә: 1951-1954 елларны Украина ССРда “Лаеш шулпасы” чөмерергә туры килә аңа. Солдат хезмәтен “Гвардияче” исемен йөртүче артиллерия гаскәрләрендә уза.
Сталин үлгән вакытны да аерымачык хәтерли ул.
– Безне поездга төяп Одессага алып бара иделәр. Юлда вакытта аның үлеме турында хәбәр иттеләр. Поезд туктады, безне вагоннардан төшерделәр, паровоз берөзлексез сигнал бирде... Борчылыштык, әлбәттә, – ди.
Шунда ук, елмаеп өстәп куя:
– Ә ул авырган вакытта безне казармадагы радио яныннан җибәрмәделәр дә. Сталинның хәле турында гел хәбәрдар булдык, – ди.
Моннан соңгы солдат юлын Молдавия ССРда уза. Армия хезмәтеннән кайткач, Казанга китә ул. 2 ел чамасы андагы 22нче заводта эшли. Ул вакытта әтисенең дустында фатирда тора. Тик, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, диләр шул. Туган авылына кайтып китә.
Сугыштан соңгы бик күп еллар авыл халкы өчен төзелеш, аякка басу чорлары булуын онытмыйк. Шуңа күрә кулы эш белгән кеше эштән өзелеп тормый. Ә Кышлау халкының төзү һәм балта эшләрен башкару сәләте турында риваятьләр әле дә йөри. Бәхрәм абый да әнә шундый осталарның берсе була – күмәк хуҗалыктагы төзелеш объектларыннан тыш, тирә-як авылларда йорт, лапас, капка төзү эшләрен башкара. Вакыт узу белән иң оста балта осталарының берсенә әйләнә.
1957 елны өйләнә ул. Авылда яратып йөргән Әүләдия исемле кызы да була. Аның белән бик матур уртак тормыш корып җибәрәләр. Кызганычка каршы, ул да вафат булган инде. Шулай да озын гомерле пар булып гомер итәләр.
Бәхетле пар барысы 5 бала тәрбияли.
– 1960 елгы Әсгать исемле улыбыз хәзер Арчада яши. Райгаз оешмасында эшләп пенсиягә чыкты. Ике кызыбыз – 1959 елгы Мәрвәридә шәфкать туташы булып һәм 1966 елгы Фоадия банкта кассада эшләде. Икесе дә Түбән Камада яшәделәр. Надия исемле кызым 1962 елгы, авылда яши. Күмәк хуҗалыкта. 1970 елгы Айрат исемле улыбыз Казанда яши. Эчке эшләр органнарында эшләп, пенсия ялына чыкты. Барысының да өчәр баласы булды. Инде оныкчыкларым да бар – хәер, аларның очына-башына чыгарлык түгел инде. Араларында әле яңа туганнары да бар, – дип көлә.
Кыскасы, Бәхрәм абый өеннән сукмак өзелеп тормый.
Инде өен калдырып каядыр чыгып бик йөрми ул. Кайвакыт капка төбенә чыгып утыра, күршеләренә керә. “Ә хәзер каядыр барырлык та түгел, урамда кеше бик күренми дә”, – ди.
Кыскасы, гомере буе эшли, әле пенсиягә чыккач та күмәк хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Нинди әйбер кирәк, тагаракмы, ишекме, бозауларга читлекме, яисә, башка төрле вак-төякме – барысын да башкара. Аларны үзе генә эшләгән вакытлары да була.
Менә шундый хезмәт сөючән, олы йөрәкле, хөрмәткә лаеклы тыл хезмәткәре яши Кышлау авылында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев