Кызым мине кичерер микән?
Якын кешеләргә сөйләп булмый торган серләр кемдә дә бардыр инде ул. Әйе, якыннарга бөтен чакта да ачылып булмый, әмма кемгәдер сөйләп, күңелне бик тә бушатасы килә.
Вакытыгыз булса, язганнарымны укып чыгыгыз әле. Бәлки арагызда башыннан мин кичергәннәрне кичергән кешеләр дә булыр, ниндидер киңәшләр дә бирә алырсыз. Олы кызым ярты ел элек миңа: «Син – минем өчен беркайчан да әйбәт әни була белмәдең. Бөтен балачагымны урладың», – диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, башта югалып, аптырап калдым – башыма күсәк белән суккан кебек булды. Ни дияргә дә белмәдем. Бераз тынычлангач, каршыма утыртып сөйләшергә тырышып карадым. «Ни өчен миңа шундый зур гаеп ташлыйсың? Бәлки сәбәпләрен әйтерсең?» – дидем.
Кызым кисәк торып китте.
– Сәбәбен белергә теләсәң, минем балачагымны искә төшер, – диде.
Шул көннән бирле гел үткәннәрне уйлап йөрим.
Бер кешенең дә тормышы бертөрле генә бармый бит инде: аның ак полосасы да, карасы да була.
Башта безнең дә барысы да әйбәт иде. Ирем белән яратышып өйләнештек, бер елдан соң кызыбыз туды. Әтисе аның өчен барысын да эшләргә әзер иде. Ике яктан да әти-әниләребез исән-сау әле ул чакта. Кызыбыз аларның беренче оныклары иде. Кай якка кайтсак та, бездән бигрәк аны көтеп торалар, кая утыртырга, нәрсә ашатырга белми аптырыйлар. Һәр кайтышыбызга бүләккә әллә никадәр уенчык алып куйган булалар. Туган көннәрендә зур күчтәнәчләр белән үзебезгә киләләр.
Бала-чага яратуны бик тиз сизеп ала бит ул. Рәхәтлекне дә. Әби-бабалары кызыбызга: «Сиңа бер энекәш яки сеңелкәш кирәк инде, әти-әниеңнән сора – алып кайтсыннар. Акчалары булмаса, үзебез биреп торабыз», – дип әйткәли башладылар. Тик ул һәрвакыт: «Юк, миңа беркем кирәкми. Әти белән әнигә дә – аларның мин бар бит инде», – дия иде.
Аннан безнең тормышта кара полоса башланды бугай.
Көтмәгәндә кайнанам үлеп китте. Бер көн авырып ятмыйча, аяк өстендә йөргән килеш. Йөрәк, диделәр... Бу – барыбыз өчен дә зур хәсрәт булды, әлбәттә. Әмма иң нык кайгырган кеше кайнатам иде, билгеле. Кайнанамны җирләгәч, аның өчен дә дөнья бетте – яшәүнең яме калмады. Безнең янга килеп тор, дип карадык. Бер кич куна иде дә: «Анда әниегез көтәдер кебек», – дип, кире кайтып китә иде. Бер-ике ай шулай йөрде дә, безгә юлны бөтенләй онытты – эчәргә сабышты. Ачуланып та карадык, үгетләп тә, бер сүз әйтмичә тыңлап тора да, без китүгә тагын шешәгә ябыша. Ут-күз чыгармасын дип бик борчыла идек – ирем атна саен әтисе янына авылга кайтып йөри башлады.
Сеңлесе күрше авылда гына кияүдә иде. Баштагы мәлләрдә әтиләре янына чиратлашып йөрделәр: бер атна сеңлесе килә, икенче атнада ирем кайта. Ике атнага бер булганда күпкә җиңелрәк иде әле. Кирәк бит, нәкъ шул вакыт сеңлесенең ире бер хатын белән йөри башлады. Яшермичә дә! Авылга читтән кайткан бер хатын иде ул, инде әллә ничә гаиләне җимерергә өлгергән иде. Каенсеңлем: «Мин башка өйдән китеп йөри алмыйм», – диде.
Менә шул вакытта мин икенче балага уздым. Төшерү турында сүз дә була алмый иде – күптән көттек бит. Ирем бик малай турында хыяллана иде.
Беренчесе белән алай булмаган иде, монысы белән берничә тапкыр больницага кереп ятарга туры килде. Өстәвенә, икенче кызым вакытыннан алдарак туды, җитлекмичә туган балаларның барысындагы кебек әллә никадәр проблема белән. Баланы күтәреп, бер врачтан икенчесенә чабам. Ул чакта олысы турында уйлау булмады шул инде – ничек тә монысын аякка бастырырга кирәк иде.
Бәла ялгыз йөрми бит ул. Кечкенә бала мәшәкатьләре белән мин иремнең чынлап торып эчә башлаганын сизми дә калдым. Ял саен кайнатам янына кайтып йөреп, әтиле-уллы бергә сала башлаганнар болар. Нәтиҗәсе билгеле инде: иремне эштән чыгардылар.
Күз алдына гына китерегез: кулымда яшь бала, ирем эшсез, акча җитми... Олы кызга кычкырулар күп эләкте инде. Өйдәге эшләрне дә куша идем. Еш кына сеңлесе белән утырырга да туры килде аңа: акча җитмәгәч, кешегә өйләр җыештырырга барып йөрдем берара. Идәнне начар юган өчен ачуланган чакларымны хәтерлим. Берсендә кибеткә бәрәңгегә җибәрдем, алып кайткан бәрәңгесенең яртысы черек иде – шуның өчен бик нык ачуланганым истә. Чиреккә математикасыннан «өч»ле чыккач, каты гына эләктергән идем. Хәзер уйлыйм да, боларның берсе өчен дә алай ачуланырга кирәк булмаганны бик аңлыйм да бит...
Ярдәм көтәр бер кешем юк иде шул ул вакытта. Мин бәбиләүгә, әни авырып китте: әтидә дә, энемдә дә минем кайгы калмады. Акча сорап та бара алмыйм – даруларга бик күп тоттылар.
Үземә артык бернәрсә алмасам да, олы кызыма акча жәлләгәнемне хәтерләмим: нәрсә сораса да, алдым шикелле. Яшьтәшләре арасында кимсенмәсен, дидем. Үзе теләгән түгәрәкләргә дә йөрде – алар барысы да акча иде бит.
Бераздан тормыш җайланды үзе. Кайнатам, ниһаять, акылына килде – эчүен ташлады. Бик әйбәт бер хатын белән таныштырдылар аны – шуңа өйләнде. Безгә дә бик әйбәт ул апа, кайтсак, ачык йөз белән каршы ала. Әтине дә бик әйбәт тәрбияли – аның өчен борчылуыбыз калмады хәзер.
Шөкер, әни дә терелде – аны югалтабыз, ахрысы, дип уйлаган ул караңгы көннәр инде күптән артта калды. Кызганыч, олыгайдылар гына. Ирем дә эчүен ташлады, эшкә дә урнашты.
Мәктәпне тәмамлагач, олы кызыбыз үз тырышлыгы белән укырга керде. Бик иртә эшли башлады. Акча ала башлауга, фатир арендалап, өйдән китте – үзе генә яши хәзер. Безгә шундый сирәк килә! Кеше баласы читтән дә ешрак кайтадыр. Бернәрсәсен сөйләми. Хәлең ничек дип сорасам, әйбәт, ди дә бетерә. Үзе башлап шалтыратканы да юк, гел мин шалтыратам. Туган көненә кыйммәтле бүләкләр алырга тырышам. Машина алырга җыенганын белгәч, шактый гына акча бирдек. Әмма ул аннары аны, кирәкми, дип торсак та, барыбер кире кайтарды. Сездән миңа берни дә кирәкми, ди.
Кече кызым белән араларыбыз бик якын, ул миңа ахирәтем кебек. Ә монысы миннән шундый ерак.
Иң кызыгы: ул әтисен бернидә дә гаепләми. Ул миңа бернинди начарлык эшләмәде ди. Яхшылык та эшләмәде бит, дип әйтеп карыйм, анысын бөтенләй ишетми. Кызык, ул чакта без кичергән авырлыкларның күбесе әтисе аркасында килеп чыкты, әмма кызым нигәдер аны бер дә гаепләми. Тагын бер нәрсә бар: сеңлесен дә яратмый ул.
Менә шундый хәлләр бездә.
Ике арадагы бу салкынлык кайчан да булса бер бетәрме икән? Мин моны шундый телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев