Ашыга-ашыга эштән кайтам. Юл уңаендагы азык-төлек кибетенә кереп икмәк аласы бар. Хәзер тиз генә керәм дә чыгам... Тиз генә булмастыр... Минем кебекләр шактый икән... Ярый, нишлисең, чиратка басыйм.
Чират дигәнең гаҗәеп күренеш ул. Беренчедән, бер-бер артлы баскан кешеләр үзләрен сабырлыкка сынасалар, икенчедән, һәрберсе — аерым-аерым шәхес, һәрберсенең үз язмышы, хисләре, кичерешләре. Кызык һәм кызыклы, син, Чират дигән галиҗанәп!
Менә сатучы каршына ирле-хатынлы пар килеп басты. Дөресрәге, кем белә, бәлки, дуслардыр, бәлки, танышлардыр? Төгәлрәк — шешәдәшләрдер. Икесеннән дә тирә-якка аңкыган аракы исе әлеге фикерне дәлилләп җибәрде. Нишлисең, Ходайның кеме юк! Өс-киемнәре таушалган, аяк киемнәрендәге көзге пычрак кибет идәнендә пичәтләнеп кала бирә. Куллары да күптән су күрмәгәндер: бөгәрләнеп беткән акча кәгазьләре тоткан ир-ат кулы шул турыда сөйли. Йөзләре күренми: ир безгә арты белән тора, ә хатын башын игән, бәйләгән яулыгы битен каплый. Сатучы кыз киштәдән бер шешә аракы, сыра китереп куйды.
Ир-ат акча түләде:
— Матурым, боларны пакетка сал инде, яме. Хәзер үзем күтәрермен. Сиңа туңдырма да алыйммы? — Акчаң җитсә, ал. Ир тиз генә учындагы вак акчаларга күз төшерде. Кызганыч, сөеклесенә туңдырма алырга җитми иде, ахрысы…
— Матурым, башка вакытта алырбыз, яме.
— Ярар, ярар. Ир «Матурым» сүзен шулкадәр мәгънәле, йомшак итеп әйтә — аның янында басып торучы матурлык иясен күрү теләге минут саен арта тора. Нинди ул? Чыннан да «Матурым» күз явын алырдай гүзәлме? Бәлки, әкият алиһәсе булмаса да, сөйкемлелек нуры балкыйдыр йөзеннән? Хатын ашык-пошык әйберләрен пакетына ыргытты да, шул ук тизлек белән чайкала-чайкала чыгуга таба юнәлде. Кибет ишеге хәтсез тыгыз булып чыкты, ярдәм сорап иргә мөрәҗәгать итәргә туры килде...
Шул мизгелдә чираттагыларның күңелендә нинди хис тугандыр, белмим, мин исә бер мәлгә сүзсез калдым. Дөресрәге — тынсыз-аңсыз. Күңелдә "Матурым"ның "матурлыгы«ннан туган чиркану да, кызгану да, нәфрәт — барысы да аҗагандагы тузан бөртекләре сыман бер мәлдә бөтерелеп күтәрелделәр, икенчесендә тынычлана алмый, әллә кайда югалып калдылар....
Хатынның йөзендә бер ярасыз урын юк: күзләре ниндидер начар чирдән эренләп, керфекләре бер-берсенә ябышкан, ирене ярылып кутырлаган, чигәсендә дә ниндидер сызырылудан калган яра эзләре әле төзәлеп бетмәгән.. Шулар өстенә борыны, йөзенең ярадан буш урыннарындагы пычрак таплар әлеге күренешне тагын да чирканчыграк итә иде. Киемнәреннән аңкыган сасы истән чираттагылар йөзләрен сытып, башларын читкә бордылар, Ләкин ул — МАТУРЫМ.
Беләм, тышкы матурлык түгел, эчке матурлык мөһимрәк. Адәм баласы эш-гамәлләре белән матур. Хатын-кыз матурлыгы нәкъ менә хатын-кыз булуда түгелмени соң? Ни бу? Аңга сыймый... Димәк, бу ир заты матурлык төшенчәсен үзенчә аңлый. Димәк, аның өчен шушы хатыннан да матуррак хатын юк дөньяда! Күрәсең, матурлыкның мин белми торган чагылышлары да бар....
Алдагы сатып алучылар да кибеткә парлашып килгәннәр. Чиратта ап-ак шәл бәйләгән, өстенә кыска кара жакет кигән әби тора. Кигән киемнәре үзенә бик тә килешә, чисталыгы, пөхтәлеге белән дә аерылып тора.
Читтәрәк — кыскарак кына буйлы, ләкин төз гәүдәле бабай. Икесенең дә йөзләрендә сабырлык, тыйнаклык чаткылары. — Карчык, нәрсәләр кирәк? Барысын да ал. Онытылып калмасын. Бабай чиратка тыгылмый, карчыгы алганнарга риза булып читтән күзәтә. — Белмим шул... Барысын да алдык кебек... Икмәк, май, ярмалар…
— Тәмле әйбер ашыйсың килмимени? Кайсы конфетны алырбыз икән? Сеңлем, кайсы конфетларыгыз йомшак, тәмле? Әбиегезгә иң тәмлесен күрсәтегез әле. Сатучы кыз тартмалардан берничә төрле конфет алып килде. Күрсәтә торды, мактый торды, бәяләрен дә әйтергә онытмады. Икеләнеп кенә бер әбигә, бер бабайга күз төшерде.
— Юк, юк, кызым, бәхәләре бик кыйбат, кирәкмәс. Өйдә бал да, вареньебыз да житәрлек. Сатучы кыз төймәләргә баскан арада карчык алган әйберләрен күлегенә тутырды да, тыйнак кына читкәрәк китте. Аның урынына җитез хәрәкәтләр белән атлап карт килеп басты: — Сеңлем, сез күрсәткән конфетларның барысын да яртышар кило үлчәп бирегез. Әбиең белән тәмләп карыйк. Ошаса, тагын килербез. Менә ичмасам МАТУРЛЫК! Мөнәсәбәтләр матурлыгы! Бернинди артык хәрәкәт, артык сүз юк. «Матурым» дип төчеләнеп тә тормыйлар. Чираттагыларның һәркайсының йөзендә елмаю чаткылары пәйда булды.
Урамда салкын, пычрак көз булуга карамастан, әйтерсең, язгы кояш нурлары кибет эченә кереп башыбыздан сыйпап иркәләде, җылылык бүләк итте: күңелдә әйтеп бетергесез рәхәтлек урнашты. Сокланып һәм көнләшеп карап тордым. Мин генә түгел, чираттагылар барыбыз да картлар артыннан елмаеп озатып калдык. Әле генә асты өскә килгән аҗаганнан соң күңел тынычланды, хисләр үз урынын алды. Һәм бу халәтне югалтасы килми иде, аны булдыралган кадәр озаккарак сузасы иде..
— Матурым, матурым дигән булалар, — дип авыр сулап куйды янымда басып торучы ханым. (Күрәсең, әлеге манзара аны да тетрәндергән)
— Ул сүзнең кадерен белергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк шул. Ирләргә аларга барысы да «Матурым»: муенына асылынган яшь сөяркәсе дә, битен юа белмәгән шешәдәше дә... Ә өендә ашын пешереп, тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп ирен — балалары атасын көткән газиз хатыннарына әйтә беләләрме соң алар ул сүзне?! Ачу, нәфрәт белән әйтелде бу сүзләр. Юатырдай җавап таба алмадым. Әлеге нәфрәтнең сәбәбен дә сорарга батырчылык итмәдем. — Минеке ун ел бергә яшәп, балалар үстергәч, «Синең матурлыктан ни файда?» дигән гаеп ташлады. Нинди файда көткәндер инде ул минем матурлыктан... Ханым сөйләнә торды, мин тын гына тыңлый бирдем. Ләкин тыңлаучының булу-булмавы аның өчен әһәмиятле дә түгел иде кебек. Йөрәгендәгесен сөйли иде шул ул.
Чират туктап тормады: чираттагылар кирәк-яраклар ала тордылар, кибеттән чыгып югала бардылар. Мин дә алар кебек үз юлымны дәвам итәргә ашыктым. Шулай да, әле генә күз алдыннан узган күренешләр тынгылык бирмәделәр, уйланырга, ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга этәрделәр. Ләкин никадәр тырышсам да, хисләр һаман өстенлек итте. Аңым белән анык беләм: матурлык төшенчәсен төгәл генә аңлатып булмый — аның авырлыгы да, төсе дә, милләте дә юк.
Матурлыкны һәркем үзенчә күрә, үзенчә аңлый. «Матурлык дөньяны саклап калыр» дигән гыйбарәне искә төшерсәк, бүгенге "Матурым"нар үти алырмы бу вазифаны? Әллә инде хатынының матурлыгыннан файда эзләгән ирләргә йөкликме бу җаваплы эшне? Ә саклап калучылар бар бит! Бер-берсен сүзсез генә, күз карашыннан аңлаучы карт белән карчык бар дөньяга сөрән салып түгел, ә тыйнак кына мөнәсәбәтләр матурлыгын, барыбызга да үрнәк булырдай матурлык саклап кала алганнар. Күз генә тимәсен!!!
Нет комментариев