Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Миңа – сынау, алар өчен җәза иде

Мин үзем газеталар укырга бик яратам. Хат ташучы китергән көнне газетаны һәр хәрефенә кадәр укып чыгам.

Нинди генә хәлләр белән танышмыйсың, чагыштырып карыйм да, үземнең язмышым да аларныкыннан әллә ни ерак китмәгән...

Мин авылда яшим. Шәһәрдә туып үскән кыз үзем. Әле җитмәсә чеп-чи рус кызы! Шулай туры килде, Ивановада яшәгән әти белән әнине, әзрәк кенә төшерергә яраткан өченме, белмим нинди сәбәп килеп чыккандыр, сәрхүшләр икесен дә бер төндә суеп чыгалар. Бишектә йоклаган булганмын, тавышым чыкмагачмы, тимәгәннәр, бәлки күрмәгәннәрдер дә. Алай дисәң, үз эзләрен яшерә белгәннәр. Канга баткан пычакны әти кулына тоттырып калдырганнар, имеш ул башта әнине суйган, аннары гына үзен юк иткән. Идәндә, ишек, диварларда ник бер ят эз булсын, шулай дип сөйләделәр миңа туганнар. Шикләнгән кешеләр булса да, гаеплене таба алмыйлар, шул рәвешле җинаятьчеләр дә тиешле җәзасыннан котылып калалар. Балачактан бер хыял белән үстем, туганнарның сөйләшкәннәрен ишетә идем, күпчелек качып тыңлап торырга туры килде, шул кешеләрдән үч алачакмын дип үз-үземә сүз бирдем. Алдын-артын уйламыйча, әлбәттә. Уем чынга ашар дип кем уйлаган бит.

Әнинең бертуган сеңлесе кулында үстем. Төрле көннәрне кичердем. Иркәләделәр дә, үз балаларыннан кимрәк иткән чаклары да әз булмады, ни дисәң дә кеше кулында яшәргә талпынган ятим идем. Гаепләмим, рәхмәттән ары сүзем юк, ләкин җан елаган мәлләр бүген дә еш исемә төшә... 

Укытучы һөнәренә укыдым. Юллама белән авылга эшкә җибәрделәр. Рус теленнән укытырга! Саф татар авылы, алар русчаны көч-хәлгә сукалый, ә минем татарчам юк дәрәҗәсендә. Чит телләр өйрәнү җиңел бирелгәнгәме, яшәү өчен көрәш тә мәҗбүр иткәндер, өйрәндем мин татарчаны, баштарак аңлый башладым, аннары кушылып сөйләшерлек дәрәҗәгә җиттем. Хәтта татар егетенә кияүгә чыктым. Чыктым дип, урлап кайтты инде. Кызымны ярлы гаиләгә бирмим дип аяк терәп торган кеше юк бит артымда, шундый хәл килеп чыккач, үзем дә куандым гына. Ирем, балаларым, үз йортым булыр дидем. Якты уйларың кебек булса икән ул тормыш! Эчкечеләр гаиләсенә килеп юлыкканымны ике-өч көн үтүгә аңладым мин. Авыл халкы да баштарак сабыр итсә дә, ярты елдан соң боларның "төеннәре"н чиште. Мин туган шәһәрдә яшәп кайтканнар икән. Эчкәннәр. Кеше үтергәч, качып, монда кайтканнар, диделәр. Минем баштан бер генә уй үтте шул чакта, бәлки минекеләрнең башларына җиткән кешеләр шушылардыр. Үзем дә инде беркатлы, загска язылышырга баргач та иремнең паспортын ачып карый белмәгәнмен. Аның бит туган җире – минем күрше йорт адресы...

 

Кайнанам аек чагында бик эшчән, салып алдымы телендә җыен әшәке сүз. Кибеттән бер ярты алып кайттым да, башы авырткан мәлдә тегеңә рюмкалап кына бирәм, үзем сөйләндерәм, дөресрәге, сөйләсәң генә бирәм димен. Андый чакта хатын-кыз чыгып бозау суярга да әзер икән. Сөйләде бу, ничек булганын, әнинең дә бик чибәр хатын икәнлеген, әтинең матурлыгына да кызыккан. Безнекеләр бит төп шәһәр кешеләре, яшәргә фатирлары бар, ә болар аякланып авылдан килгәннәр, туганнары фатирында гына җан асраганнар, ләкин, тәртипләре аркасында, шәһәргә берегеп китә алмаганнар. Әни аны, минем әтигә салынма дип, кисәткән. Шуннан чыккан тавыш, дигән була. Кеше кадәр кеше үтерерлек сәбәпме  диген? 

Дөреслекне белгәннән соң, минем яшәү-яшәү булмады бу йортта. Мунча яксам да, әти-әнием башына җиткән кешеләрне үз кулым белән хөрмәтлим дип җанымны кыйнадым. Ашарга пешереп ашатуларымның кыенлыгы... Ләкин түздем, Аллаһы көннәрдән бер көнне тиешле җәзасын бирер дип уйладым.
Ялгышмаганмын. Үч алам дип, аларны картайган көннәрендә ач тота алмас идем, ач торырлык сәбәпне Раббым Үзе бирде. Икесе дә яман шеш белән авыртып киттеләр. Үңәчләренә шеш үсте, ни ашый, ни эчә алмадылар. Урынга егылгач, сөйләшә алмас чиккә җиткәч кенә, кемлегемне әйттем. Хәлләреннән килсә, шул чакта ук җан бирерләр иде дә, Аллаһы аларны минем кулда яшәтте әле. Күземә карап яттылар. Юк, кулымнан килгәнен эшләдем, тилмертмәдем. Кайчагында уйлап куям, мәйтәм, кем өчен җәза соң бу? Миңа – сынау, алар өчен җәза иде булса кирәк. Ә бит шушы нәселдә мин әле балалар да үстердем. Балаларыма күз тимәсен, барысы да бик әйбәтләр. 

Ирем турында да беләсегез киләдер. Ул да алҗыган иде әти-әнисенең кыланмышларыннан. Ләкин нишли ала соң? Мине бик яратты. Авырлык китермәде. Аның яхшылыгына алданып гомер иткәнмендер дә. Ул 46 яшендә үлеп китте, авариягә очрады. Тракторы белән суга төшеп китте. Авыл уртасындагы агач күпер ишелгән. Аның белән картлык көнебездә бик әйбәт яшәр идек тә...  

Инна Минһаҗева.
Балтач. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев