“Өйләнешәбез” дип йөргән яшьләрне ата-аналары туктата
Бүген кеше өзелми аннан. Авылда, бигрәк тә кечкенә авылда халык бер гаилә сыман бит ул.
- Нихәл, Садыйк абзыкай. Менә киткәнче, хәлеңне белеп чыгыйм дидем! – дип картның бусагасыннан атлады күрше.
- Әйдә, әйдә, түрдән уз! - дип түргә әйдәде Садыйк абзый күршесен. 93ен тутырса да, егетләрчә җитезлек, саф акыл, тормышны ярату бар аңарда.
Һәр кешенең кылган гамәле, эшләре генә түгел, хис-кичерешләре дә башкалар күз алдында ярылып ята. Кем әйтмешли, авылның бер башында “әптчи итсәләр”, икенче башыннан “Ярхәмикалла” дип кычкыралар. Менә авылдашлары да белеп алган Садыйк абзыйның Мәскәүгә җыенганын. Артында “котыргандыр ул”, “арты кычыткан Әчтерханга киткән”, “Ни җитми инде картка” диючеләр булса да, дәртле картны берсе дә “барма, йөрмә” дип үгетләргә кыймады. Шулай итеп, кичәле-бүгенле, күрше-күләнне кабул итте Садыйк абзый. Берсен каршы ала, икенчесен озата, дигәндәй. Кайсы киңәш бирә, кайсы күчтәнәч тапшыра, күрше авылдан еракка киткәне булмаган кайберәве аның зур юлга җыенуына шакката, тел шартлата...
Сәфәренең сәбәбе дә бик җитди – кардәшен эзли Садыйк карт. “Безнең нәсел ныклы, көчле. Энекәш һичшиксез, исән-имин булырга тиеш!”, дип фикер йөртте ул. Үзем бакыйлыкка күчкәнче, абзыйның нәсел дәвамчысын күреп китәргә кирәк, дип ашкынды ул. Кан кардәшен эзләп Мәскәүдәге “Эзлим сине” тапшыруына хат язганына инде берничә ел үткән иде. Менә бу язда, Җиңү бәйрәме алдыннан Садыйк картны тапшыруга чакырып шалтыраттылар. “Барам” дигән ныклы карарга килде карт. Менә хәзер Мәскәүгә барырга әзерләнеп яткан вакыты.
Эзләде, бик озак эзләде аны Садыйк. Районның, төбәкнең архивларында булды, хәрби үзәкләрдән юллады аның белән бәйле мәгълүматларны – очына чыга алмады. Ахырда, тәвәккәлләп, үзәк телеканалда бара торган тапшыруга хат язды. Бәрәкалла, нәтиҗәсе юк түгел, димәк. Дөрес, эзләгән кешесен таптык дип тә, тапмадык дип тә әйтмәделәр, әмма кешене өмет, яхшыга ышаныч йөртә бит.
Садыйк абзыйның эзләгән кешесе – бертуган абыйсының улы. Аның белән бәйле вакыйгалар якынча сиксән еллар элек башланган. Бөек Ватан сугышы вакытында Садыйклар авылына бер төркем качакларны китереп утырталар. Үзе дә ризыкка туймаган авыл халкы югын-барын дошманнар яулап алган яклардан тынычлык эзләп килгән кешеләр белән уртаклаша. Милләтләре буенча, күбесе эстоннар булган, дип исендә калган Садыйкның. Менә шулар арасында яшь кенә укытучы кыз була. Чибәр, зифа буйлы, зәңгәр күзле, түгәрәк битле, озын сары чәчле кызны Садыйкның сугыштан җиңү белән кайтып төшкән Кыяметдин абыйсы бер күрүдә ошата. Киң җилкәле, коңгырт күзле, гаярь егетне укытучы кыз да үз итә. Мәхәббәттән исергән ике яшь йөрәк дин-милләт, гореф-гадәтләр аермасына игътибар бирәме соң?! Шулай итеп, укытучы кыз авырга кала. “Өйләнешәбез” дип йөргән яшьләрне ата-аналары туктата. Берничә ел татарлар арасында яшәп телне ярыйсы гына сукалаган кызның тәрбиясе, кыйбласы башка була шул.
Туган җирләре дошманнан азат ителгәч, эстоннар да, акрынлап, авылдан китеп баралар. Укытучы кыз татар авылында әнисе белән икесе генә торып кала. Тупырдап торган малай таба ул. Таба да, Кираметдинга “Синең балаң” дип китереп тә бирә. Анасы Анатолий дип атаган балага татарлар Талип дип эндәшә.
Әмма атасы гаиләсендә озак яшәргә насыйп булмый Анатолий-Тапипка. Бер атна дигәндә укытучы анасы аны килеп ала да, әнисе белән бергә авылдан китеп тә бара.
Инде шул арада Талипны үз иткән, яраткан әбисе гомере буе, ник кенә улларының шул укытучыга өйләнүенә каршы төштек икән дип үкенә, оныгын сагынып яши. Вафат булганда Садыйк улына әманәтен әйтеп калдыра – “Тап син, улым, Талипне”, ди. Кыяметдин ул вакытта инде вафат булган була.
Әнисенең үтенечен бик күп еллар буе күңелендә йөртә Садыйк. Башта гаилә, балалар дип әвәрә килеп гомер үтсә, аннан аларны тормышлы итәм дип тырыша. Менә хәзер инде вакыт җитте. Балаларының һәркайсының үз тормышы, инде оныклар оныкчыклар белән сөендерә. Туганын эзләп табарга вакыт. Әле ярый кече улы аны башкалага үзе озатып барырга булды. Юллары уң булыр, югалтышкан кардәшләр бер-берсен табар, дигән теләктә калыйк.
Ландыш Тимерова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев