Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Сагышлы шатлык

Фәрхәт Сәгъдиев, Түбән Шашы авылы. Хикәя тормыштан алынып язылды, геройларның исеме үзгәртелде.

Әсма карчык кулындагы телефонын янәшәдәге өстәлгә куйды да, үзе дә сизмәстән уйлар дөньясына чумды.

Сеңлесе Рамилә белән булган сөйләшүдән соң, аның күңелен сүз белән аңлатып булмый торган хисләр урап алды: “Сагышлы шатлык  яки шатлыклы сагыш идеме бу? – үзе дә аңламады.
 Әсма карчык Аллаһның рәхмәте белән тугызынчы дистәне ваклап бара. Бу соңгы сөйләшүдә абыйсының кызы Рамилә әтисе ягыннан нәсел-нәсәбе белән кызыксынды һәм аны үзләренә кунакка чакырды. Сеңлесе белән булган бу сөйләшү аның күңелен җилкендереп җибәрде һәм нәсел-нәсәбе турында бар белгәннәрен искә төшереп, язу белән теркәп куярга булды. Шушы эшләрен тәмамлагач, ул һичшиксез туган якларга кайтып киләчәк, иншәАллаһ.
Халыкта: “Һәр мөселман кешесе үзенең әти-әнисе ягыннан җиде буынга кадәр бабаларын белергә һәм алар рухына догалар кылырга тиеш”, – дигән фикер яши.

Әсма карчыкның ишеткәне бар: “Борынгы бабаларыбыз үзләре үлсә дә, аларның энергетик эзләре  кала һәм алар безнең хәтеребездә саклануга мохтаж. Нәсел-нәсәбезне белеп, без нәселебезнең кодрәтле энергетик көче белән тагын да бердәмлерәк, якланганрак, зирәгрәк булабыз, йөрәкләребездәге көч-куәтне арттырабыз икән”.
 Карчык вакытны сузмыйча бүгеннән үк хәтер йомгагын сүтә башларга уйлады. Нәсел тарихы турында аңа иң күп мәгълүматне бирүче кеше – әнисе Факия иде.

“И. Әни, әни... Нинди киң күңелле, сабыр кеше идең бит син!” – дигән уйлар баш миенең һәрбер күзәнәге аша йөгереп узып, күңел кылларына килеп бәрелделәр дә, ирексездән, күздән бәреп чыккан саф күз яшьләренә әверелеп, истәлекләр язылачак кәгазъ битләренә тамдылар. Ул үзен бик тиз кулга алып, тынычланды һәм акрынлап хәтер сандыгын актара башлады...
Хәбибулла йортында уртанчы бала булып дөньяга килгән Әсма карчыкның әтисе Ибраһим, күрше  авыл кызы Факия белән 1928  елның июнь аенда кавышалар. Хәбибулла йортында яшь киленне якты йөз, тәмле сүз белән бик җылы кабул итәләр.
 Ләкин авылдагы фәкыйрь тормыш адым саен үзен сиздереп тора, йорт-җир дә искергән, яңартуны сорый. Көзге эшләр беткәч, шул ук елны, ул якларда булып кайткан бер авылдашы белән Ибраһим Көнчыгыш Себердәге алтын чыгарыла торган Алдан ягына юл тота.

Хәбибулла йортында калган яшь килен Факия, ирен сагынып һәм аның өчен борчылып, хатлар көтеп яши башлый. Бу вакытта йортта дүрт кеше яши: Хәбибулла карт һәм аның хатыны Хупҗамал, аларның кияүгә чыкмаган төпчек кызлары һәм Факия.
1929 елның язында гаиләдәге барлык кешене дә шатландырып, Факиянең улы Әхсән туа. Ул гаиләдәге һәрбер кеше өчен зур юаныч була, Ибраһимны юксынган һәрбер кеше балага карап җаннарына тынычлык алалар.
Ата кеше дә бала туу хәбәрен олы шатлык итеп кабул итә, хатлары аша аларны сагынуы һәм башланган эшләр тәмамлану белән үк авылга кайтачагын белдерә. Арада 2 еллар чамасы хатлар йөри, ә соңрак ни сәбәпледер туктала.
Йорт башы Хәбибулланы төпчек кызы һәм килене Факия “әти” дигәч, яңа туган бала Әхсән дә аны “әти” дип йөртә башлый. Әйе, Хәбибулла  карт Әхсәнне бик ярата, буш вакытлар бик эләкмәсә дә, аның белән уйнап алырга да өлгерә.
Кияүләре Ибраһимнан бик озак хат-хәбәр булмагач, үзләренә алып кайтырга дип, атын җигеп күрше авылдан 2 тапкыр Факиянең әтисе дә килә. Факия ышанычын югалтмыйча сөйгән ирен көтә, аның эчке ышанычын шушы йортта яшәүчеләр дә хуплый. Әтисенә, аларга буйсынып, авылына киреп кайтып китүдән башка чара калмый.
Ике елдан артык вакыт узгач, барысын да сөендереп Ибраһимнан хат килеп төшә. Бу хат авылда йөргән төрле имеш-мимешләргә нокта куя. Хатта менә нәрсәләр языла: “Беркөнне мастерларны, җитәкчеләрне һәм шушы төркемдә эшләүче без – эшчеләрне, ярамаган җирдә рөхсәтсез казу эшләре башкаргансыз дип, кулга алдылар һәм төрмәгә утырттылар”. Соңрак, бу эшләрдә мастер белән җитәкчене генә гаепле табып, төрмәдәге эшчеләрне иреккә чыгаралар. Бераз мая туплау йөзеннән Ибраһим Себердәге Алдан җирендәге эшен дәвам итә.
Ниһаять, 1934 елда ул авылга кайтып төшә. Өйдәгеләрне һәм туганнарны үзенең кайтуы һәм бүләкләре белән сөендерә. Яңа өй салып чыгарлык акчасы да була. Тик, бик аяныч, өйдәге баласы гына аны бик ятсына. Әтисе кайтканда Әхсәнгә инде 5 яшь була, аны чит абый дип кабул итә һәм әнисен чит абыйдан гел саклап йөри. Йокларга яткач та, әнисе янына килеп: “Әни, кит, монда теге абый да ята” – дип, күп тапкырлар әнисе янында бөтерелә.
Шул чор өчен авылдагы тормыш җиңелләрдән түгел, авыл кешеләре арасында аның төрмәгә утырып чыгуын еш искә алып, ярасына тоз сибүчеләр дә табыла. Ибраһим таныш-белешләр белән аралашканнан соң, соңрак гаиләсен дә алдыру максатын күз уңында тотып, 1937 елда Тадҗикстанга чыгып китә.

Андагы Восе поселогында бердәнбер кузовлы автомобильне йөртә, акчаны да ярыйсы гына түлиләр. Әнисе Факиянең сөйләве буенча, Ибраһим шоферлык таныклыгына Алданда эшләгәндә үк ия була.
Бер ел эчендә ул үзе янына җизнәсе Рафисның 3 балалы гаиләсен алдыра. Хупҗамал карчык авыру сәбәпле, Хәбибулла карт килене һәм оныгы белән әлегә авылдан чыгып китәргә батырчылык итмиләр.
1939 елда Ибраһимнең әнисе Хупҗамал вафат була. Аны җир куенына салгач, авылдагы йортка йозак элеп, килене һәм оныгы белән Хәбибулла карт та Тадҗикстанга юл тота.
Бу вакытта Ибраһим апа-җизниләре белән бер гаилә булып Восе поселогында ярыйсы гына зур йортта яшәп яталар. Ибраһим һаман да шофер, җизнәсе оста тимерче...

Мал-туарлары күп, сыерлары да бер генә булмый, шул вакыт өчен алар мул яшиләр. Хәтта сугыш башлангач та алар ипидән өзелмәгәннәр. Тик бу рәхәт тормыш Ибраһим һәм аның гаиләсендәгеләр өчен озын гомерле булмый. 1940 елның сентябрь аенда Ибраһим җизнәсе Рафиска булышырга дип тимерчелеккә бара. Кич, өйгә кайтышлый елгада су керә, төнлә температурасы бик югары күтәрелеп, авырый башлый. 9 көн авырып, 1940 елның 15 сентябрендә вафат була. Аңа ул вакытта фәкать 37  яшь...
 Ул елларда Тадҗикстанда халык бизгәк авыруы белән интеккән. Ибраһим да шул авыру белән авырганмы, әллә тирләгән килеш су кереп, нык салкын тидергәнме, бер Аллаһ кына белә.
Ире үлгәндә Факиягә бары тик 35 яшь була...
Аның кулын сорап килүчеләр дә була үзе, ләкин Ибраһимнан авырлы булып кала. Бер әбидән авырын төшертергә дә уйлый, әмма гаҗәп бер төш күрә. Ибраһим аның төшенә кереп, бармак яный: Факия, ярамый, ярамый, ярамый!” – дип. Аллаһның рәхмәте белән Таҗикстанда аның икенче баласы – кызы Әсма туа. Ире үлгәннән соң, Факиянең бу җирләрдә каласы килми, туган җире еш искә төшә.

Олы яшьтәге Хәбибулла карт та киленнең күңел халәтен яхшы аңлый һәм алар Әсма туып 40 көн узгач, 1941 елның маенда төп нигезгә кире әйләнеп кайталар. Кайтып, бәрәңгеләр утыртып, урнашып бетү белән, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. 
 Сугыш башланганда Әсмага 2 ай гына була. Абыйсы Әхсән аны бала арбасы белән колхоз эшендәге әнисе Факия янына имезергә йөртә, аннан соң үзе дә яшьләй колхозда эшли башлый. 1943 елга кадәр өйгә һәм яшь балага Хәбибулла карт күз-колак була. Соңгы вакытларда карт үзе дә авырый башлый, тыны кысыла, бронхит дигән чир белән азаплана. Өйдә ашарга ипи юк, төп ризык бәрәңге генә. Карт бераз ипи белән туклансам авыруым чигенер иде дип уйлый.

Шушы уйларын төпчек кызы Нурфиягә белдергәч, ул атасын һәм 3 баласын алып, Тадҗикстанга апасы янына юл ала. Бик күп авырлык­лар һәм маҗаралар күрен исән-имин Тадҗикстандагы туганнары янына барып ышыкланалар. Тадҗикстанда иписез тормасалар да, Аллаһ язган әҗәл вакыты җитеп, Хәбибулла карт 1944 елда вафат була һәм шунда улы янында җирләнә.
Шушы вакыйгаларны кәгазъгә теркәп куйгач, Әсма карчыкның хәтеренә Локман сүрәсенең 34 аятендә язылган сүзләр кылт итеп исенә төште: “...вә һичбер кеше кайда үләчәген белмәс, вә һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген белмәс, Аллаһ һәрнәрсәне белүче вә һәр нәрсәдән хәбәрдардыр”.  Аллаһка шөкер, Аллаһы Тәгалә аны ислам диненә алып килде, ә вның буенча яшәргә омтылу һәм яшәү аңа җан тынычлыгын иңдерде.
Әсма карчыкның сеңлесе Рамиләгә тапшырасы язмаларына аның күңел түреннән ташып чыккан түбәндәге хис-кичерешләре дә өстәлде: ”Әни белән әтинең бергә яшәү еллары 12 ел булса да (1928-1940) аларның тоташ бергә сөеп-сөелеп яшәүләре 3 ел гына була (1934-1937). Әнинең 9 елга якын яшь гомере ирен сагынып һәм көтеп уза.
Әнинең әтине сагынып, юксынудан туган хис-кичерешләре миңа да күкрәк сөте белән бирелгәндер дип уйлый идем. Мин кечкенә вакытта әтине бик юксына, гел аның турында уйлый идем. Бу хәл миндә бер чир кебек иде, әнине гел аның турында сорашып, интектереп, ачуын чыгарып бетерә идем. Аллаһка шөкер, үсә төшкәч, әнинең хәлен аңларга өйрәндем.
Әти сугыш башланганчы үлгән булгач, гаиләгә бернинди ташлама да булмый. Барлык хөкүмәт салымнарын, заемнарын 100% түләргә туры килә. Аларны вакытында түли алмасаң районнан уполномоченный (вәкил) килгәч, авыл советына чакырып орышалар, сүгәләр, куркыталар. Әнинең аннан кайткач, өйдә үкереп-үкереп елаганын, минем дә “әни үлә” дип куркып елаганымны хәтерлим. Авылда хезмәт көненә акча бирелмәгәч, хатын-кызлар буш вакытларында шәл бәйлиләр, шуны кача-поса Казан шәһәрендә сатып бераз акча эшлиләр иде. Әнинең Әтнә базарында йомырка, май сатарга баргалаганын хәтерлим.
Бервакыт базардан кайтканда юлдан чүпрәккә төрелгән акча табып кайтты. Халык арасында бу хәбәрне таратканнардырмы, безгә “акча югалтучылар” байтак килде. Әни алардан акча турында барысын да бик җентекләп сорый иде. Күпмедер вакыттан соң бу акчаның хуҗасы табылды. Хуҗасы – базардан кәҗәсен сатып кайтучы башка авыл кешесе иде. Әни бу акчаны үзендә калдыру гөнаһысыннан курыккан: “Минем кебек тилмерүче кешенекедер” – дип уйлаган.
Әни яшьләй тол калып, бар гомерен абый белән миңа багышлады, безне ач-ялангач итмичә саклап үстерде. Үзебез гаиләле булгач та безгә булышты, ярдәм итте. Тәкъдиренә язылган үңәчендәге яман шеш авыруы 1980 елның башында аны безнең арабыздан алып китте. Әни минем хәлемне сөйләмәсәм дә йөземнән күреп аңлый, белә иде.
Шушы язмама нокта куяр алдыннан бер татар шагыйренең (Һ.Такташ бугай) түбәндәге сүзләре хәтеремә килеп төште:
Ана! Нинди бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга?
Хатын-кызның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке  – Ана булуда.
Миңа бу сүзләр әнием Факиягә атап язылган кебек тоела. Әни, син изге җанның урыны җәннәт бакчаларында булсын дип, Раббыбыздан догалар кылып сорыйм”.
Сеңлесе Рамиләнең нәсел –нәсәбе белән кызыксынуы, аның белән гел элемтәдә булырга тырышуы, бүгенге көндәге тормыш шартлары Әсма карчыкны бер яктан шатландырса, икенче яктан әти-әнисе турындагы уйлары аны кабат сагышка батырды. Башлаган эшен вакытында төгәлләү аның күңелендә канәгатьлек хисе тудырды. Сеңлесе Рамилә һәм башка туганнары белән авылдагы очрашуларны уйлап, үзе дә сизмәстән үз алдына елмаеп куйды: “Теләк белән ният булганда ул яшәгән шәһәр белән авыл арасындагы 400 км ара әллә ни ерак ара түгел  икән. Авылга кайтып киләчәк ул, иншәАллаһ. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев