Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Тарих мең дә...

Зиннур Хөснияр

Мәрҗани турында  бер кыйсса
“Тарих мең дә фәләненче елларда шушы Казан иленең шул җирләрендә, шундый-шундый хәлләр булган. Ул хәл-вакыйгаларның үзәгендә безнең әби-бабалар — якыннары да, бик борынгылары да — хәят иткән: иген иккән, балык тоткан, урман кискән, балалар үстергән, туган һәм үлгән, дошманлашкан, татулашкан, диненнән яздырылган, әмма баш бирмәгән, сөйгән-яраткан, ачуланышкан, сугышкан, аннары тагын татулашкан һәм, кыскасы, бары үз көенә яшәгән ул…”
Мәрҗани хәзрәт Ашыт буйлап Габдулла киявенең* утарына барганда, әнә шулай дип уйлады. Тагын кендек турысыннан нидер борып-борып алды, ләкин авыртуын юлдашларына сиздермәскә тырышты.
Бары ат тотучы янында утырган Садри мәхдүмгә* генә:
— Мәхдүм, әйт әле, атларны бераз куаласа да була! — дип куйды.
Ат тотучы, дөрес юлдан барабыз бит дигәндәй, Садрига карап куйды да, тегесе дәшмәгәч, чөңгереп куйды һәм Ашыт аша салынган таш күпергә таба борды.
*.Габдулла Апанаев
 * *Мәрҗани кияве Габдулла Апанаевларның Казан артындагы – Алат даругасы – Бикнарат авылы янындагы утары хакында сүз бара. Апанайларның анда утар-хуҗалыклары, умарта бакчалары, су тегермәне була. Нигезләре хәзер дә бар. Ашыт белән Илләт елгалары кушыла торган урындагы искиткеч матур табигать почмагы. 
***Садри Максуди
Бу вакытта Садри да, хәзрәт янында утырган Габдулла һәм Һади* да — һәркайсы, үзләренең тәмле хыяллары эчендә ләззәтләнеп бара иделәр.
Садри мәхдүм хыялланып та алды:
— Һәй, бу олуг хәзрәтнең дәресләрен тыңласаң иде! Һади абый үзе Апанай мәдрәсәсен тәмамласа да, аның дәресләренә дә йөргән бит! Әллә, абыйга әйтеп, Мәрҗани хәзрәт мәдрәсәсенә укырга барырга инде?..
Мәхдүм янә уйга калды: кайсы мәдрәсәгә барырга икән укырга?
Габдулла кияүнең дә үз уйлары иде: тиздән хатыны Бибиһава бәби алып кайтырга тиеш. Үзенчә исем дә сайлап куйганнар инде. “Шул исемне хәзрәт белән киңәшеп карасам иде,”  – дигән уй битәрли аны. Ни әйтсәң дә, ул бала аның оныгы булачак ләбаса!
Тик Бибиһава кисәтеп куйды:
— Әтигә әйтми торыйк әле. Алдан кычкырган күкенең башы ярылган, әткәй алдан фаразлау­ны өнәп бетерми! — диде.
Әйтергәме, әйтмәскәме икән?
Һади сизеп тора: Мәрҗани хәзрәт һәм аның язган китаплары хакында уйлануны яхшырак булыр дип тапты.
Олуг хәзрәт фикерләре зиһененең иң эчкәре “киштәсендә”. Аның хакындагы уйлары гына түгел, кайчандыр хәзрәттән ишеткән сүзләре дә бик кадерле аңа:
“Җир шарында яши торган адәм балаларының төрле кавем вә милләтләре мәдәният юлында хезмәт иткәннәр, үзләреннән соң киләчәк бала һәм оныкларына мирас җыелмасы буларак мәдәниятләрен калдыра барганнар. Мәдәният кешелекнең вазифасыннан булып, гомумән, хезмәтләренең гомуми нәтиҗәсе. 
*Әхмәтһади Максуди
Фәкать ничә йөз еллардан бирле дәвамда булган мәдәният урыннары гасырлары, хадимнәре, рухлары төрле булганга төрле исемдә йөртелә. Элекке гасырларда саклау әсбаплары, тарату ысуллары, аралашу юллары тәрәкъкый итмәгәнлектән, мәдәниятнең даирәләре дә бик киң булмаган. Соңгы гасырларда исә, мәдәниятнең җәелүенә киртә булган югарыда күрсәтелгән сәбәпләрнең кими баруыннан, мәдәният тагын гомумирәк рәвешкә әйләнеп барса да; моның илә бәрабәр, гомуми мәдәният төрләреннән санала торган милли мәдәниятләр бетмәячәк; бәлки гомуми мәдәниятнең байлыгы да шул төрлелек аркасында. Гомуми мәдәниятнең тармаклары булган милли мәдәниятләр бер-берләреннән дин, тел, әдәбият һәм кайбер гадәтләр һәм йолалар төрлелеге илә аерыла.”
Һади әкренләп тынычлана, уйлары тәртипкә килә, аңлый ләбаса: һәр серле вакыйга, һәр тарих кисәге — гомум мәдәниятнең бер өлеше генә.
Әхмәтһадиның уйлары шул урында өзелде. Югыйсә, алар бик тәмле иде. Атлар инде урман буйлап баралар. Урман юлы комнан гына тора, ул  елга буйлап сузылган. Бу тирәләрдә бик куе наратлар үсә, һәм ул агач комлы җирне ярата.
Апанаевлар утарына кадәр шактый ара бар әле. Берзаман алда, Кызылъяр дип аталып йөртелгән калкулыкта, бер төркем халык күренде. Җиләк җыючы кыз-хатыннар дип тә әйтеп булмый боларны, урманга килгән халык та түгел — барысы бер урынга җыелып торалар иде. Мәрҗани хәзрәт тә күзләрен зур итеп ачты. Чынлыкта ул йокымсырамый, мондагы каймак кебек саф һаваны сулап, ләззәтләнеп бара икән. Эч сыкрауны хәтта саф һава да баса, дип уйлады ул үзалдына.
Алан Бәксәрне чыгып беркадәр узганнан соң, Олы Битаман турысына килеп җиттеләр. Ашыт яры буйлап ат юлы бар иде. Габдулла ат тотучыга елга ярыннан ерак тайпылмаска кушты, чөнки бабасы, әледән-әле, бик хозурланып, көяз киленнәр кебек бормаланып, кайсы урыннарда шарлавык кебек, ашкынып аккан Ашытны күзәтеп бара.
Күәм авылы янында елга ярлары шактый тар булса да, монда ул киң, хәтта урыны белән Иделдәге кораблар йөри алырлык зур суны хәтерләтә. Габдулла Ашыт буенда утырган авылны төртеп күрсәтеп:
— Монысы Битаман Пошалым, — диде.
Битаман Пошалым Олы Битаманга тоташкан. Шулай да игътибар белән караган күзгә алар чыннан да ике аерым авыл булып күренә. Элегрәк өч авыл (тау башында, Битаман Казак­лары авылы да) Олы Битаман белән бергә кушылган булгандыр да, бары Ашыт кына аерып тора кебек тоела. Шуңа күрә елгага якынрагын “Пошалым” дип атаганнар.
Хәзрәт кинәт урынында кузгалып куйды һәм:
— Йа, Хода! Ни могҗиза! — дип куйды.
Садри хәзрәт төртеп күр­сәткән якка карады: су өстендә бер кечкенә чүмәлә йөзә, артыннан аны су күсесе этеп бара! Чыннан да, әгәр игътибар белән карамасаң, чүмәлә үзеннән үзе йөзгән кебек күренә. Баксаң, аны артында чын су күсесе этә!
— Кондызмы? Әллә су күсесеме? — дип куйды хәзрәт.
Бу күренеш башкаларга да кызык тоелды: беренчедән, чүмәләгә караганда шактый кечкенә җанвар шундый зур чүмәләне этә, икенчедән, кондызмы ул, әллә су күсесеме? Бу якларда урысча атамалары белән берсен “нутрия”, икенчесен “ондатра” дип йөртәләр. Канәфер төсендә иде монысы.
— Нутрий бит бу! — диде Һади, хәзрәт янында үзен белекле күрсәтергә теләп.
— Ә татарчасы ничек була? — дип сорап куйды Мәрҗани хәзрәт.
Барысы да аптырап калдылар. Садри, “нутрый, нутрый” була инде ул дигәндәй, хәзрәткә борылды. Йа, Аллаһ! Нигә әлеге сүз тел тегермәненә эләкте дә, аннан “нутрый!” дигән сүз тәгәрәп чыкты?! Һади абыйсы белән Габдулла имам аптырап бер-берсенә карашып куйдылар.
Өлкәннәр сүзенә кысылып утырганы өчен мәхдүмне хәзрәт әрләр кебек иде. Ләкин киресенчә булып чыкты: хәзрәт мәхдүмнең уң җилкәсенә кагылып алды да, бу хәлне уенга борды:
— Үзең син, нутрый! — диде ул көлеп.
Аңа егетләр дә кушылды. Беркавым барысы да рәхәтләнеп көлделәр. Ләкин бу мыскыллы көлү түгел, бары малайның зиһенле икәнлеген күрсәтүгә сокланып, яратып көлү генә иде. Садри мәхдүм, уңайсызланып, башын аска иде.
Шул мизгелдә хәзрәт кулы кагылган иңбашы кызыша башлады, гәүдәсе буйлап рәхәт җылылык таралды. Кулыныннан ниндидер җылылык күчкән кебек тоелды. Шул як иңбашын сикертеп-сикертеп аласы килә, ләкин көлкегә калмас өчен түзеп утыра. Һади белән Габдуллага хәзрәт каршында үзләрен күрсәтергә тагын бер мөмкинлек килеп чыкты. Габдулла кияү ашыгып әйтеп куйды:
— Су кондызы!
Әхмәтһади абыйсы да кушылды:
— Саз кондызы ул!
Мәрҗани дәшмәде, әмма йөзе якты, ул көлә иде.
Мәрҗани хәзрәт егетләрнең кайсы хак икәнлеген мөһерләп тормады, тагын сорау бирде:
— Бу авыл да Битаманмы? — дип, уң кулы белән тау башына ымлады.
— Битаман Казаклары! — дип җавап кылды Габдулла кияү.
— Менә тагын бер “казак­лар” атамасы килеп чыга, — диде хәзрәт бу юлы җитди кыяфәт белән. Күрәсең, Казан ханлыгының чикләре моннан да узган.
Егетләр хәзрәткә сораулы карашларын төбәделәр.
— Казан ханы Мөхәммәдәмин, кала чикләрен саклау өчен, Дон якларыннан казакларны чакыртып китергән. Арырак, моннан безнең Ябынчы ягына таба киткән тарафта, тагын бер “Казаклар” авылы бар бит, Өлә дип аталган карья белән янәшә генә.
Садриның тел тегермәне тагын кузгалып алды, ул: “Өлә казаклары!” — дип әйтеп куйганын сизми дә калды. Дөбьяз ягын белмәгән, барып күрмәгән кешеләр аларны бер авыл дип уйлый иде. Әмма инде соң, сүз очкынган, малай үзен тагын оятлы итеп тойды.
Әнә, бу юлы хәзрәт тә көлми, димәк, аның урынсызга өлкәннәр сүзенә кысылып утыруын ул да өнәп бетерми. Кыяфәте җитди. Шулай да итәгатъле кеше буларак:
— Өлә аерым, Казаклары үзенә бер авыл, — дип куйды.
Садри мутыргычка сеңде. Аның шул мизгелдә инде яр буендагы таллыкка якынлашкан кондыз янына сикерәсе һәм хурлыгыннан батып үләсе килә башлады!..
— Йа, Аллаһ! — дип пышылдады мәхдүм.
Ләкин бу сүзен дә Мәрҗани хәзрәт ишеткән икән, ул аны төзәтте:
— Йа, Аллаһы, — диде.
Үтерде! Садри атлы, тиздән Казан мәркәзенә атаклы мәдрәсәгә барып гыйлем җыярга, тагын да белеклерәк, акыллырак булырга хыялланган мәхдүмне, хәзрәтнең бу төзәтмәсе пычаксыз суйды!..
Тик бу юлы андый мизгел озакка бармады. Хәзрәтнең эче авырта башлагач, уң кулын кендек турысына куйды, сызлануы йөзенә үк чыккан; шуңа күрә Садри мәхдүм эченнән генә” «Аллаһы җиңеллек бир хәзрәткә» дип әйтеп куйды.
Авыртуы беркадәр җибәреп торды ахрысы: Шиһабетдин хәзрәт әүвәл уңга таба борылып, аннан соң сул якка карап:
— Әссаламү әлейкүм вә рәхматуллахы вә баракатуһ, — дип дога укып алды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев