Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

«Улым тавыкка җан кертәләр ахрысы», - дим, берсе татар булып чыкты, көлеп җибәрде

Юлда күргәннәр.

Минем апам Җиһаншина Мөнәвәрә 1922 елда туган. Ул Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый, ягъни күтәрә, ятимлек, толлык ачысын күрә.
Урман кисә, окоп казый, бер эштән дә читтә калмаган. Ике тапкыр тормышка чыга. Беренче ире белән ике ай гына торып кала. Сугыш башлана, ире сугышта хәбәрсез югала.
Икенче ире белән дә өч ай гына тора, ана булу бәхетенә ирешә алмый. Апаебыз бик чибәр кеше иде. «Матурлык ярты бәхет», дисәләр дә, алай булмады. Сораучылар булса да, башка тормышка чыкмады, сәламәтлеге бик какшаган була. Язганымча нәсел җепләребез Урал якларына барып тоташа. Соңгы баруымда Сәвит таркалган чор иде. Гөрләп эшләгән шахталар ябылган. Эшчеләрнең соңгы хезмәт хакларында бирмиче, шахта хуҗалары чит илгә чыгып качканнар. Эшли торган акчалыраклар башка шәһәргә күчкәннәр. Мәктәпләр, балалар бакчалары ябылган, кибет киштәләре буш. Урамнар кардан чистартылмаган. Каршында яртылаш төзелгән берничә йорт тора. «Монда эшсез исерекләр генә калды», – ди сеңлем. Бер көнне көпә-көндез автобус тукталышының түбәсен сүтеп алып киттеләр, җитмәсә зираттагы тимер чардуганнарны, коймасының да бер өлешен кисеп сатканнар дип сөйлиләр, ди. Каберлекләр өстеннән тракторлар белән йөриләр икән. «Сеңлем, җаен булса, мине монда калдырма», –  ди. «Әйдә, хәзер үк алып китәм», дим. «Әлегә үз-үземне йөртәм, бик әйбәт күршеләрем бар», – ди. 

Апаебыз дини иде. Сеңлесенең кызының  рус ке­шесенә кияүгә чы­гуын яратмады. 
Алар белән яшәмәде. Иртәгә кайтып ки­тәм дигән көнне, кибеттән әйберләр алып кайтып калдырырга булдым. 

Кибеттән кайтышлый ике катлы йорт янында туктадым. Алар мине нигә моңарчы килмәдең, без сине көттек дигәндәй, моңсу гына каршы алдылар. Чөнки бу йортларда хәзер беркем дә яшәми. Урамга караган зур тәрәзәләр борчуларын эчләренә сыйдыра алмыйча нидер әйтергә телиләр. Түбә кырыеннан купкан калайлар, себер җилләренә ияреп пышылдап колагыма нидер әйтәләр. Кулак, дип куы­лып, шул исәптән, минем туганнарым төзегән бу йортлар күп еллар узса да, бирешергә теләмәгәннәр, бик матур утыралар. Шушы йорттан чыккан барча туганнарым рухына дога кылып киттем.

    Автобус йөрмәсә дә тукталыш яныннан үтәргә булдым. Кыш көне булса да, ике сәрхүш түбәсез автобус тукталышында утыралар, үзләре нидер сөйлиләр. Апай: «Тукта әле, син, элекке заман булса, рәхәтләнеп утырып йөрер идең, Совет таралды, бар да бетте. Ил башлыгы чит илләрдә Советны таркаттык дип, док­лад сөйләп  йөри»,  – ди  берсе. Исерек бәндә айнып китеп күзләрен ачты. Ничек итсәм итеп, алар яныннан китәргә тырыштым. Кулымда ике сумка. Каршыма тар сукмактан таягына таянган, буш сумкасын көчкә генә алып бара, ә үзе як-ягына карана. Әби, нәрсә кирәк, мине көтеп торасыңмы, дип әйтәсем килсә дә, әйтә алмадым, русчам чамалы иде. Күп еллар элек Фәүзия Бәйрәмованың “Мокшы карчыгы” дигән язмасын укыган идем. Бу әбине дә шул язмада сурәтләнгән әбигә ошаттым.
    Апам үзем генә яшим дисә дә, ялгызы яши алмады. Башта иске больницада ятты, аннан картлар йортына күчте. Бер көн телевизор карап утырам. Красноярскта картлар йорты янды, дип сөйлиләр. Эчем жу итте.
Васыять итеп әйтмәсә дә, «Сең­лем, син мине монда калдырма», дигән сүзе күңелемне борчып торды. Сеңлем белән элемтәгә кердек, үзе белән телефон аша сөйләштек, кайтам диде. 
    2008 елның 14 апрелендә, барыр юл ерак дип иртәнге сәгать өчтә юлга кузгалдык. Урысның өр-яңа машинасы бирешергә теләми, һаман алга чаба. Иртәнге сәгать уннар тирәсендә Удмуртия баш шәһәре чиген узабыз икән. Безне ике ЮХИДИ хезмәткәре туктатты. Салоннан безне чыгарып, үзебезне һәм машинабызны тикшерде, ахырдан багажникны ачтырып, хәтта ашарга дип алган әйберләрне тикшерде. Күчтәнәчкә дип алынган бройлер тавыгының канатыннан тотып җилтерәтә башлады берсе. Тик тормыйм, ачу килде, авыл кешесе икәнебез күренеп тора. «Улым тавыкка җан кертәләр ахрысы» дим, берсе татар булып чыкты, көлеп җибәрде. «Апай законы шулай», ди. Бөтен нәрсәбез тәртиптә булгач, кая баруыбызны белгәч, хәерле юл теләп, озатып калдылар. Без Воткинский шәһәренә таба борылдык. Юллар бик начар.

Юл кырыенда таркалган урыс авыллары. Бу авылларны унтугызынчы гасырның кайсы тирәсендә салынуын әйтүе кыен. Кешеләр йөргән сукмакта юк. 
Фермалары төзек, әллә каян күренеп тора. Кызганыч, ишек тәрәзәсе дә, хайваннары да юк.  Шулай итеп колхозлар таркалган, авыллар беткән.


Безне, юл кырыенда кар астыннан яңа гына баш калкыткан тигәнәк куаклары, әрем көтүлекләре каршы алып, озатып калдылар. Бу тип-тигез басуларның ничә ел эшкәртелми ятуын әйтүе кыен. Ирексездән уйлап куйдым, аты белән сукасын сукалаган, тубал асып муенына чәчүен чәчкән, урагын урып, көлтә бәйләгән, кыш буе чабагач белән ындырда ашлыгын суккан. Шулардан бар мал-мөлкәтен тартып колхоз төзегәннәр, хәзер таркаталар. Кемгәдер файда шул, гади эшчегә зыян. Шушы уйларны уйлап барганда яхшы юлга чыгып, шактый юл узганбыз. Бер-ике баганада Пермь дигән язма күренгәч, машинаны юл кырыена куеп, тамак ялгап алырга булдык. Бераз чәйләп алгач, улым кабинадан як-якны күзәтә башлады. Әни чык әле, бер матур җир күрсәтәм ди. Олы юлдан, урман кырыеннан асфальт юл кергән. Бер яклы урам, ике катлы кып-кызыл кирпечтән салынган йортлар тезелеп киткән. Йортлар каршында “Сездә монда минем арттан килдегезме” диеп, кочагын җәеп җил тегермәне тора. Агачлар арасыннан тегермән канатына төшкән алсу кояш нурлары минем күңелемдәге авыр уйларымны әллә кая, офыкларга алып киттеләр. Әйтерсең лә бу тегермән бик күп еллар колхозыбызга хезмәт итеп, 1983 елда сүтелгән әтиемнең җил тегермәнен, шушында алып килеп салганнар диярсең. Тегермән күргәч, уй-фикерләрем кабат үткәннәргә әйләнеп кайтты.

...Бервакыт арткы якка чыксам, еламсырап әни басып тора. Тегермән канатын җил уңаена борып йөрүче, әтием түгелме дисәм, ул түгел, Әхмәди Әхмәтҗаны икән. Ии әни, әллә кая барып үлгән бит инде ул, дим. Балам, күңел бит ул һаман да көтә, кайтыр кебек, ди.
   Икенче очрак, бакча башыннан арба тартып төшеп килә, йөгереп  барып арбасын алдым. Ашка умачка булыр дип бастырып тартырга ике пот бодай алып менгән идем, Хәсби абый шунда да ике сүбек көрәк онны алды, икенчесендә «кәнсәдән» кәгазъ алып килерсез дип. Бу тегермәннең  бер кемгә дә игеле булмаган.

   Тегермәнне алганда бабагыз 54 яшендә, әтиегезгә бу вакытта 23 яшь була. Әтисе үлгәнгә борчылыпмы, тегермән алганга сөенепме, беркемнән дә сорамыйча бар булган байлыкны, алтын акчаларны Чишмәле Сап авылындагы тегермән ху­җасына илтеп бирә. Тегермән хуҗасы тиз генә алтынны алып юкка чыга. Әти бер тиенсез кала, эш узгач әти кем булуын барып сорашса да, беркем берни әйтми.

Әти кыш буе Чишмәле Сап авылыннан бер үзенә ике ат җигеп, тегермән ташый, әҗәткә акча алып эшләтә. Бу алтын дигән сүз бик кыйммәткә төште. Гәрчә, без алтынның нинди икәнен күрмәсәк тә. Безгә күп итеп заем түләттеләр, түли алмагач, әнине авыл советыннан кыйнап менгезделәр. Кара янмаган җире юк иде. Алтынның кая, бир диләр икән. Кешеләр колхозлашу чорында колхозга тапшырган мал-мөлкәте өчен субсидия алдылар. Ә без аны да алмадык.
Менә шул сүзләрне сөйләп, Пермьгә барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Бәхеткә Пермьнән 200 километр, бәлки аннан да күбрәктер булган Губаха каласыннан урыс киявебез апайны үзләренә алып кайтып куйган иде. Җыелып чәй эчтек. 

   Мин кичке­ Пермьне зур тәрә­зә аша кү­зәтәм. Бер-бер­сенә комачау ит­мәсеннәр дигән кебек, бер рәткә тезелеп салынган биш катлы йортлар.
Йортлар каршында апрель ае икәнен белгертеп яшелләнә башлаган урта буйлы агачлар, төпләрендә ял итү өчен агач урындыклар. Юлда күргәннәрне уйлап йок­лап киткәнмен. Иртүк кабат чәй янына утыргач, апаның талчыккан, хәлсез йөзе мине кур­кытты. Эчемнән генә ялгышмыйбызмы, дип уйлыйм.

   Ярый әле сеңлем медицина өлкәсендә эшләүче буларак, тиешле ярдәмне күрсәтте. Күңелдә әллә нинди уйлар, кайтыр юл да ерак, 1000 километр чамасы, яше дә зур – 88. Аптырап юлга кузгалдык. Кайтышлый кереп карарбыз дигән тегермән дә онытылды, чокырлы-чакырлы юл да тигезләнде. Татарс­таныбызга кайтып җиткәч, апайның йөзенә алсулык йөгерде. Нишләсәң дә Татарстан – татарлар иле. Ул биек, зәңгәр, яшел кызыл түбәле йортлар, чәчәкле бизәкле капкалар, урамда биленә кадәр яулыгын бәйләп, чиста, матур әбиләрне күрү – үзе ни тора. Шушы матурлыкларны күргәч, без дә бу көнне исән-имин күрдек дип иркен суладык. Үз капка төбебезгә кайтып төшкәч, өнемме бу төшемме дидем. 
Апаебыз үзенең туып-үскән нигезендә дүрт ел яшәп, 92 яшен тутырып, үз авылыбыз зиратына җирләнде. Минем бу язмам аның рухына дога булып ирешсен.

Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев