Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Язмыш.Тормыш. Гыйбрәт.

Хәтер

Бөек Җиңүгә күп тә түгел, аз да түгел 80 ел вакыт узды. Ул сугышның тере шаһитләре инде авылыбызда күптән бакыйлыкка күчте.

Бары ул елларның авырлыгын үз җилкәсендә татыган санаулы гына  тыл ветераннары калды. Вакыт яхшы дәва диюләре хактыр, узган еллар белән йөрәктәге яралар да акрын гына төзәлде кебек. Ачлык, сугыш җимерекләре дә күптән юк инде. Шулай да ул елларның ачы хәсрәткә тулы көннәрен, минутларын тарих тузанына күмәргә иртәрәк әле. Юк-юк та, табыла арадан тере шаһитлар. Чәчләренә ап-ак бәсләр кунган, керфекләре коелган, битләрен тирән җыерчыклар сарган әбиләр бар әле. Менә шундый тормыш җилләренә бирешмичә, язмышыннан зарланмыйча, Ходайның биргәненә рәхмәтле булып, шөкер итеп яшәүче Нәгыймә әбигә сокланмый мөмкин түгел. Юк, аны онытмыйлар, хөрмәтлиләр, ярдәм итәләр, хәлен беләләр. Бүгенге тормышта хәтере начар булса да, үткәннәрне онытмый ул. Кыска гына вакытка күзен йомганда да, ул елларның бөтен истәлекләрен, вакыйгаларын төшендә күрә. Хәтер  төпкеленнән актарып ала да, нидер  үзгәртергә теләгән кебек кабат уйга чума.... 
    Чалгысын күтәреп җир башына килеп баскан Зәбирне, Нәгыймә ерактан ук танып алды. Бигрәк иртә йөри инде, тагын аз гына йокласа ни булган- дип уйларга да өлгермәде, башкалар да күренде. Бүген уракка төшәләр, ә  Нәгыймәгә  молотилкада эшлисе.  Авылның сугышка алынырга өлгермәгән ир-егетләре ашыктыралар. Күбесе  сугышка  повестка көтә. Озак­ламый авыл бөтенләй бушап калыр төсле. Яраланып кайткан бер-ике ир-атны санамаганда күп югалтты авыл егетләрне. Төпсез коега  төшкән  кебек, китәләр дә бетәләр, китәләр дә юкка чыгалар. Кайтучылар гына юк. Тормыш дилбегәсе акрынлап хатын-кызлар кулына күчеп бара. Әнә, күрше Мансура, яшь баласын идән уртасына утыртып куйган да, мәҗбүри хезмәткә киткән. Син ялгыз, ирен сугышта дип тормаганнар, урман кисәргә җибәргәннәр. Хәзер ул баланы Нәгыймәнең әнисе тәрбияли. Күзләрен мөлдерәтеп гел ишек ягына карап утыручы бала кызганыч Нәгыймәгә. Эштән кайтканда җиң эченә бераз гына булса да бөртек яшереп алып кайта. Алабута күмәченә кушарга ярап куя тагын. Көнне-төнгә, төнне- көнгә ялгап эшлиләр. Кайбер көннәрне арыган гәүдәне сөйрәп, өйгә кайтырлык та хәл калмый. Басу белән авыл арасы ерак булганга, кайбер көннәрне басудагы кибән төбенә генә ятып йоклап калалар. Ичмасам йокы күбрәк булыр. Соңгы вакытта басуда йокларга рөхсәт итмиләр, чөнки төнге караңгылыкта күреп бетерә алмыйча Санияне трактор таптап китте. Әллә тракторчы йоклап киткән, әллә тракторның уты янмаган, белүче булмады. Дус кызын күмәргә дә кайта алмады ул. Шул хәлләрдән соң җир башына чыгып йоклый торган булды.
Көн тудымы  һәр­кемнең башында бер уй, бер өмет, кайчан бетәр икән бу каһәр сук­кан сугыш? 
Их, бу сугышны. Кемнәрнеңдер соңгы өмете булган бердәнбер балаларын юкка чыгарды. Ә ятим калган сабыйларның ач үлеме, бәгырьне мең кисәккә телгәли иде..
Сугышның өченче  кышы бигрәк рәхимсез булды. Өшеп, ачлыктан үлгән кешеләр күмелә алмыйча ятты бит. Туң җирне казырга картларның көче җитмәде. Сугыш беткәч барсы да яхшы булачагына өметләнгән кешеләр идән такталарын, түбәләрен сүтеп яктылар. Ничек тә кышны исән чыгарга, җылы язны көтеп алырга кирәк иде. Нәгыймәнең күз алдында күпме кешеләр бер уч ашлык өчен төрмәгә дә утырды. Ә балачактан бергә уйнап үскән, яшьлек дусты Мансураның ачы язмышы бүген дә төшләренә кереп кара төннәрдә уянырга мәҗбүр итә. 
   Кышкы буранлы төндә, почмак як тәрәзәне шакуларына уянып китте Нәгыймә. Башта миләш агачының ботагы тәрәзәгә тиеп шакылдый торгандыр  дип тормыйча ятты. Юк икән, кемдер шакый. Башына уралган шәленә кар сарган, каш-керфекләренә бәс кунган Мансураны күргәч имәнеп китте ул. Урман эшеннән качып кайткан дусты аягында көч-хәл белән басып тора иде.

Нәгыймәнең әнисе тиз генә мунча ягып җибәрде. Мансураны җитәкләп мунча керттеләр. Салып куйган киемнәреннән идәнгә бет коелды. Ә Мансура үзе хәлсезләнеп ләүкәгә ауды. Арча ягына кайтучы товар поездын ничек туры китергәндер дә, суык вагонда ничек катып үлмәгәндер ул бичара. Юлда очраган атлы юлаучылардан качып, авылларны әйләнеп үтеп, җәяү авылга шулай кайтып егылды ул. Шул ятканнан җылы мунчада ике көн йоклады Мансура. Аны уятырга кыймадылар. Ябыккан, йончыган, хәлсез хатын бик кызганыч иде. Ашарына алып барган Асия абыстай ике көнне дә кире борылып кайтты. Туйганчы йокласын диделәр. Ләкин юк шул, йоклый алмады ул. Өченче көнне аны алырга килделәр. Көн дә морҗадан чыккан төтенне  кирәкле җиргә тиз  хәбәр иткәннәр иде. Мансураны күргәч милиция кешесе дә артка чүгеп куйды. Куркыныч иде хатынның йөзе. Игелек күрсәтү хисабыннан аңа юынып чыгарга, чиста киемнәр кияргә генә рөхсәт бирделәр. Шул китүдән суга төшкән кебек юкка чыкты дусты. Сабыен  күрергә дә рөхсәт итмәделәр.

Күп еллардан соң гына, дөньялар тынычлангач кына, кабат кайтты Мансура авылга. Үзенең тормышы турында берәүгә дә ачылып сөйләмәде. Авыл хәлләрен дә, кешеләр турында да сорашмады. Хәтта кызы белән дә өстән генә кызыксынды. Күбрәк су буйларын әйләнде, озаклап зиратта йөрде, һәрбер кабер өстендә урнашкан  таштагы язуларны укыды. Озак тормады ул авылда. Кире китәргә ашыкты. Ашыгуының да сәбәбен бары кыска гына итеп – “көтәләр мине анда” – дип аңлатты. Юл чатына чыгып баскач колагындагы зәңгәр кашлы алкасын салып Нәгыймәгә тоттырды.

“Алкаларны кызыма тапшыр. Минем төсем итеп  таксын. Ерактагы җылы кояш кебек мине күңелендә сак­ласын. Нәгыймә, йөрәгемдә авыр тойгы белән китәм. Авылдашларыма булган рәнҗүем гомер буе озата барды. Заманасы шундый иде, аңлыйм да кебек. Ләкин, кичерә алмыйм.
   Әрәмгә узган гомер, юкка чыккан яшьлек. Сау бул балачак һәм яшьлек дустым минем”. 

   Хушлашу авыр, бик авыр  булды. Офыкларга сузылган юлдан китеп баручы дустын  күздән югалганчы карап торды Нәгыймә. Күпләрнең язмышлары белән шулай рәхимсез уйнады сугыш, төрле җирләргә сипте дә, күздәге, бәгырьдәге яшьләрне киптерде. Бер Мансура гына идеме соң ул вакытта. Ике кулсыз кайткан Габдулланы күпләр урап узарга тырышты. Аның чарасыз калып, гармунын янына куеп, капка төбендә утыруын күтәрә алмады халык. Авыл  белән бергә протез аяклары өчен акча җыйдылар. Протезларын башта авыр йөртсә дә, соңрак ияләнде тагын үзе.  Ат җигеп эшләде, халык арасында булды. Һәр елны сабан туена гармунын асып төшә иде. Тавышсыз гармун иде ул. Гармун күрегеннән агыла алмаган моң, Габдулланың күкрәгеннән агылды. Аның, үзәкләрне өзгеч моңлы тавышы сабан туена җыелган халыкны тетрәндерде.Әлеге моң мәйдан тирәли үскән алма агачларының башларыннан сыйпап үтә дә, әрәмәлек буена тарала иде. Һәр ел шулай кабатланды. Яшел төстәге хромка гармун әле дә өйнең түрендә тора. Сугыш истәлеге, газап­лы, әрнүле еллар ядъкаре. Буыннан буынга тапшырылучы хатирәләр. Бәлки шушы тавышсыз гармунга бәйледер авылда гармунчыларның күп булуы. Ике йортың берсендә гармун тавышы, гармун чыңы. Яшьләр уйный. Күбесен армия сафларына да гармун белән озаталар. Исән-сау йөреп кайтучы яшьләр шул кичне гармун уйнап урам әйләнәләр. Ә менә җырлары икенче хәзер. Моңлы, сагышлы җырларны икенче көйләр алыштырды. 
   Данлы, авыр хезмәт юлын үтте ул. Ирләр эше дип тормады, тракторда эшләде. Чулак Гыйльми белән бергә  кара-каршы  басып каралты-курасын яңартты, яңа йорт тергезде. Шул эш – мәшәкатьләр арасында яшьлек тә, гомер дә узып китте. Карт кыз булып картайды Нәгыймә. Әле дә яшьлек дус­ты Мансураның кызы булды. Аны аякка бастырып кеше итте. Хөрмәтле табиб булып эшли ул бала. Тик күзләре генә моңсу, ә колагында әнисенең алкалары. 
  Инде гомер көзенең түренә аяк баскан Нәгыймә әби авылдашлары өчен куанып яши. Хезмәт һәм тыл ветераны, күп мактау кәгазьләренә ия ул. Ак әби дип йөртәләр аны авылда. Һәр көн кояш белән торып, илгә-көнгә тынычлык, кешеләргә бәхет һәм саулык тели әби. Сугышлар гына булмасын да, илләр генә тыныч торсын иде дип догалар кылып яши.
Гөлнур Хәйруллина,   Кышлау авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев