Зират янында күреп ишеткәннәр
Диннең бик нык тыелган еллары иде.
Шулай да әби-бабаларыбыз динне саклап калырга тырыштылар. Кача-поса булса да намаз укыдылар. Бәрәңге ашап булса да ураза тоттылар. Әниебез бик дини кеше иде, “Мөхәммәдия”, “Йосыф-Зөләйха” китапларын укып, мәгънәсен дә сөйләп бирә иде. Фал китабын да ача иде гозерләнеп килүчеләргә.
Берәүгә шулай китап ачкан иде, бүген-иртәгә булмаса да, очрашулар чыкты диде. Күп еллар артта калса да, күңелемә кергәнне язмый кала алмыйм. Хәзерге замананың хәлле абый-апалары Хаҗга барган кебек, ул заманда аягына кияргә юньле аяк киеме, сәдакага бирерлек берәр нәрсәсе булса яки адарынса, иртән сәгать 4тә торып, җыелып, безнең урамнан өч-дүрт апай мулла Хаҗи зиратына барып сәдака биреп кайта иде. Безнең әнигә дә дога кылдырып китәләр иде. Әнидән: “Нишләп алар безгә керәләр?” – дигәч, “Безнең дә зиратта зур изгеләр бар, аларга дога кылмыйча булмый, Гомәр Хуҗа Баһауддин Хөбби Солтан һәм барчасыннан дога өмет итүчеләргә дип багышлыйм”, – дияр иде әни.
Зиратка барып, ике кабер ташы янында укып утырганын беләм. “Берсен укып булмый, чокып язылганы кителеп төшкән. Икенчесенең 1662 ел дигән язмасы билгеле”, – дип әйтә иде. Язмам бераз читкәрәк китте. Язмам Мулла Хаҗига баручылар турында.
Шул заманда барлы-юклы әйберләреннән яки акча ризыкларыннан өлеш чыгарып, баруы 30 чакрым, кайтуы да шулай ук булган араны җәяү ачлы-туклы йөреп кайтканнар. Бу очракта саваплы булганнар дими ни дисең?! Әмма икенче бер барганда бик күңелсезләнеп кайтканнар дип сөйләделәр. Юк вакытлар бит, колхозларда бер таякка эшләгән чор, акча түләү юк. Яшь хатыннар да шул зиратта сәдәка җыеп утырган әбиләр янына килеп утыра башлаганнар. Колхоз җитәкчеләре сәдака бирергә килүчеләрен дә, кул күтәреп дога кылып утыручы әбиләрне, дә яшь хатыннарны да “Ә колхоз эшен кем эшли?” – дип сүгеп, куып тараталар. Нишлисең, юк замана... Күп тә үтми, әбиләр утыра торган корылманы яр буена эттереп төшергәннәр, зиратны сукалатканнар. Олы-кара бик елашкан дигән сүз килеп иреште. Бу зиратка Мулла хаҗи бабай, Әрәмәлек бабайның балалары, Таҗетдин бабай кызлары күмелгән була. Әмма бу якка яки зиратка бару тыела шул. Шулай итеп изгеләр зиратына килүчеләр булмый.
Күп еллар үтте, бервакыт поездда кайтам, бер хатынның сөйләгәненә колак салдым. Әнием авырый иде, изгеләр чишмәсеннән су алып кайтып эчердем, хәйран рәтләнде дип сөйли. Чишмәсеннән кеше өзелми, дога кылып утыручылар бар, тиз килеп китәләр ди. Ул елларда мин дә авырып йөри идем, юлын белмим, барганым юк иде. Кешедән сорашып берничә савыт алып барып кайтырга булдым. Поезд белән барып, Камаево станциясендә төшеп калдым. Кешедән сорашып эзләп таптым. Үземнең өйдән алып килгән берничә савытыма белгәннәремне укып су алдым да, кинәт өскә күтәрелеп карадым. Анда берничә 70 яшьләр тирәсендәге, бәлки аннан да өлкән яшьтәге апалар басып тора иде. Алар янына менеп төшәргә булдым. Өскә менү өчен баскычлар чергән, тузган иде. Мин килеп җитеп, исәнләштем. “Каян килдең?” – диләр. “Әтнәдән”, – диюем булды, бер хатын урыныннан сикереп торды да, әллә нинди үзәк өзгеч тавыш белән сөйли башлады.
“Ышаныгыз, рәнҗеш-каргыш бар ул, – ди. – Монда кешеләр җыелып утыра торган келәтне һәм дә зиратны сукалаткан җитәкче Аллаһ тарафыннан бирелгән җәзаларын алдылар. Минем дә ике туганым биредә күмелгән иде”, – ди.
Икенчесе: “Нишлисең бит, гаеп атта да, тәртәдә дә”, – дип низагны “йомшартырга” тырышты. Ул чорда, билгеле инде, колхозлар акча түли алмады. Тормышның очын-очка ялгап алып бара алмаган яшьләр, шушында килеп, әбиләре артында качып утырып, колхоз эшенә чыкмыйча, сәдәка җыярга шушы урынга килеп утыралар иде шул. Бу очракта кемне гаеплисең?! Ачтан да үләсе килми, эшне дә эшләтәсе бар... Менә нинди заманалар бар иде.
Бу хатыннар үзара чыр-чу килеп калдылар. Мин болар яныннан китү ягын карадым. Чишмәдә су тутырылган савытларымны алып, поездга йөгердем. Алып кайткан суымны әчкәнмендерме-юкмы, белмим. Шактый еллар узгач, улым белән шул Камаево ягыннан Арчага барырга булдык. Улым әйтә: “Син барган теге тау башындагы зиратны матурлап эшләгәннәр, чардуганнары да күренә, килгән кеше утырсын өчен “беседка”га охшаган корылма да бар”, – ди. “Кайтышлый кереп чыгарбыз”, – дисә дә, аннан кайтып булмады. Иртәгесен бардык. Тау башында башымнан узганнарны, монда ишеткәннәрне исемә төшереп басып торам. Шушы урында әйтәсем килә, нинди генә авырлык килсә дә татар татарлыгын онытмады ул. Кача-поса динен тотты, качып кына булса да Гаетләр укыды. Монда да дингә юл ачылгач, мәчет салганнар. Кер дә намазыңны укып чык. Бөтен уңайлыклары бар. Беркем бер сүз әйтми. Чишмәгә төшә торган баскычлар да искиткеч яхшы. Элек мин күргән әвеш-тәвеш черек тактадан түгел. Хәзер шул елдан бирле оныкларым белән ел саен барып кайтабыз, Аллаһ кабул итсен. Хәзер машина белән йөргәч, берни түгел. Элек җәяү йөргән әби-апаларга сокланам. Алар ач килеш ничәмә чакрым җирләрне җәяү үткәннәр. Алар барысы да мәрхүмәләр инде. Боларны саваплы дими, ни дисең инде...
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев