«Бармагым кыскарса да, телем кыскармады»
Циркуль пычкысы, болгарка, бензин пычкысы дисеңме, агач, тимер белән эшлим дигән кешегә бөтен уңайлы эш кораллары бар хәзер. Тик бер рәхәтнең мең михнәте диләрме… Саксызрак кылансаң, пычак астына эш материалың гына түгел, кулың да килеп керергә мөмкин. Әзмени шулай бармак буыны яки беләзегеннән үк өздергән кешеләр?!
«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахманов та быел шундый бәлагә тарыган. Нидер буласын алдан күңеле дә сизгән аның.
— Берәр югалту булса, эчем поша башлый минем, төшләр күрәм. Әнине югалтыр алдыннан да шулай булды. Бер көнне дустым Раиф Гыймадиевка да әйттем әле, шушы хәлгә кадәр берәр атна алданрак сөйләшеп утырабыз. «Раиф, маразммы, картайдыммы, көзге кискенләшүме, бик каты эчем поша, төннәрен уянып ятам», — дим. Катлаулы операция кичергән туганнарым да бар минем, алар өчен ут йотып яшисең бит инде. Берничә тапкыр инфаркт кичергән олы абыемның йөрәгенә операция булды, аның өчен борчылып торам. Шулар тәэсире дә булгандыр.
Хәзер үз-үземне юатам инде: ярый әле минеке булган, ярый әле бармагым гына, ярый әле сул кулым, ярый әле бармагымның беренче буыны гына дим, — ди әңгәмәдәшем.
«Перчатка киеп эшләргә ярамауны белмәдем!»
Ул көнне Илфат абый Арча районында хуҗалык эшләре белән мәшгуль булган.
— Минем авылда хуҗалык бар, өй салып чыктым, умарталыгы да, бакчасы да зур. Күп еллар элек катлаулы әйберләр дә эшләп була торган циркуль алган идем. Барысын да үзем эшләргә тырышам, өйрәнәм. Яңа технологияне өйрәнеп, бал кортлары өчен вагон ясап ята идем. Тольяттидан кайтардылар, ләкин эшләнеп бетмәгән урыннары бар, шул төгәлсезлекләрне төзәтергә планкалар, рейкалар кисеп ята идем. Кискәндә, саксызлык, игътибарсызлык күрсәттем. Бәла аяк астында шул.
Укучыларга киңәшем шул: циркуль янына перчатка киеп барырга ярамый икән. Мин аны белмәгән идем, белеп торсыннар! Перчатка кигәч, әз генә эләктереп алса да, ярасы тирәнрәк була. Анда бит әйләнеш зур, перчатканы эләктереп алды, бармаклар өзелеп чыкмады, ләкин сөякләр чәрдәкләнгән, пычкының тешләре кырыйга карап тора, шулар җәрәхәтләде. Сул кулның имән һәм урта бармаклары суелды.
Өске киемнәрне салдырдылар да, Кенәргә алып киттеләр. Анда куркыныч ДТП булган вакытка эләктек, тиз генә яулык белән генә бәйләп, укол кадап, Арчага алып киттеләр. Арчада тектеләр, өшетеп рентгенга төшерделәр. Табиб әйтә: «Урта бармагыңны күзәтеп торырга кирәк, моны кисәргә туры килер», — ди. «Саклап калып булмыймыни?» — дип сорыйм. «Казанга бара алсагыз, була», — диделәр. Мин инде шок хәлендә.
Казанга РКБга травматология үзәгенә бардык, анда мине алып калдылар. Буфер зонасында анализлар алып, шунда бер блокта бер төн кундым. Икенче көнне, якшәмбедә палатага күчереп, дүшәмбе көнне табиб иртән карады. Урта бармагым ап-ак булган, бер әйбер тоймый иде. «Бу бармагым үлгән бит», — дим. «Күрәсең, саклый алмабыз без аны», — диде табиб башта.
Операция озаграк барды: башкаларга 20-30 минут ясыйлар, минеке 1 сәгать тә 15 минут булды. Бораулар белән кисеп, нәрсәдер эшләттеләр инде. Операция азагына таба табибтан сорыйм: «Урта бармакны эшлисезме хәзер?» — дим, чөнки бармак башында да җәрәхәт бар иде, тырнак кисә торган урыннан әчетә башлады. «Шөкер, без бармакны саклап калдык, анда кан китте, бармагыгыз алсуланды», — диде Морат Равилевич Журавлев. Рәхмәт аңа! — дип сөйләде Илфат Фәйзрахманов үз тарихын.
Операциядән соң ике көннән бармак өздерүчеләрне өйләренә кайтарып җибәргәннәр, чөнки травматология үзәге 1 октябрьдән янә ковид бүлеге буларак ачылган. Илфат абый өенә кайтканчы табибларның моң-зарын тыңлап, аларны жәлләп тә куйган, шуңа күрә Татарстан халкына әйтер сүзе дә бар.
— Сишәмбе төштән соң табиблар күңелсезләнә башлаганы сизелде. Медперсонал белән сөйләштем. «Без бит үз эшебезгә бәйрәмгә барган кебек килә башлаган идек, бер генә ай эшләп калдык, тагын шушы кошмар башлана икән. Халыкка ничек аңлатырга, нишләп сакланмыйлар соң?» — дип бик өзгәләнделәр. Акчасын хет түлиләрме соң, дип сорыйм. «Безгә аның акчасы кирәк түгел, беләсезме, шушы комбинезон эчендә нинди шартларда эшлибез. Күзлекләр, маскалар парлана, бернәрсә күрмибез, кешеләр ыңгырашып үлеп ята. Без аларны ярымкүреп укол кадыйбыз, ярдәм итә алмыйбыз», — дип ачыргаланып сөйләде бер шәфкать туташы.
Халык әзрәк аңласын иде, урамга чыгам — шулкадәр сансыз халык. Болай барса, халык кырылып бетәр ул. Инде авылларга килде бит коронавирус. Инстаграмга да яздым: бармакларыгызны гына саклау түгел, иң беренче коронавирустан сакланырга кирәк! Хастаханәләр тулган, табиблар өлгерми бит!» — дип киңәш бирә Илфат Фәйзрахманов.
«Авыртуны басу өчен шаяртырга кирәк икән»
Кухняда пычак белән маташканда да, тирәнрәк кисеп җәрәхәтләнгән бармагымның әрнүе искә төште дә, Илфат абыйдан: «Бик каты авырткандыр бит, ничек чыдадыгыз аңа?» — дип сорадым.
— Киселүгә үк авыртмады ул, шок булгандыр инде, башта канамады да, өзелгәнме бармак, юкмы — карарга куркам. «Сүндерегез», — дип кычкырдым, абый да бар иде, котлары чыкты инде. Карыйм: бармак үземдә. «Юыгыз», — дигән идем, юарга, су кертергә ярамый бит, диделәр. Әле мин кранга тыгып юган булыр идем, перекись белән эшкәртергә генә кирәк икән. Дөрес, Арчада теккән вакытта бик каты авыртты.
Тагын бер ачыш ясадым: авыртуны басу өчен шаяртырга кирәк икән. Табибларны көлдерә-көлдерә эшләттем, нашатырь спирты исним дә тагын көлдерәм. Санитарка апай: «Әй җанашым, үзе шаярткан була бит әле ул, дип, мине арттан кочаклап торды. Арчада җәрәхәтне теккән вакытта: «Абзый, сез кием-салымнар да тегәсезме ул?» — дим. «Әле өйрәнеп бетмәгән, сездә өйрәнеп бетәм дә, аннары кием тегәргә күчәм», — ди. Шундый шаяртулар белән авыртуын бастык, — диде Илфат абый.
«Бармагым кыскарса да, телем кыскармады»
Әле шушы арада гына Илфат абыйның теккән җөйләрен салдырганнар, ике атнадан барысы да әйбәт булса, рентгенга төшереп, тимерләрен алачакларын әйткәннәр.
— Менә аннары, табиб әйтүенчә, төзәлеп бетү үземнән тора инде. Ярты ел дәвамында элекке функцияләрне кире кайтару процессы башлана. Авырттыра-авырттыра бармак белән шөгыльләнергә кирәк булачак. Әле гипс белән перевязкага йөрим. Ул әле бүрәнә кебек шешкән, сызлый да кайчак, бөкләп булмый. «100 процент кире кайтмас функциясе, ләкин әйберләр тотарга үз бармагыгыз булачак», — диде хирург.
Мин операциягә кергәндә дә, «Бу бармакка гарантия биреп булмый», — дигәч, бәлки азапланганчы кисәргә генә дигән идем — ошатмады табиб. «Ничек инде, сакларга кирәк», — ди. «Тырнак кисәсе булмый», — дим. Аптырады инде теге.
Бик сакланып кына эшләргә кирәк икән шул! Ул бит пычак кебек кенә түгел, чәрдәкләп кисә! Палатага керүчеләрдән сорыйм — болгарка белән кисүчеләр күбрәк. Сөйләштерәм һәрберсен. Бармагым бераз кыскарса да, телем озын әле минем һаман.
Узган атнада улым кайтып булышты, мин эшләп бетерә алмаганнарны төгәлләдек. Циркульны кабызып җибәрүгә, каз тәннәре чыгып, аяк табаннарына кадәр көзән җыерды. Кычкырып кына тордым, алай итмә, болай итмә дип, үзем дә бер кул белән булыштым. Авылда көзге эшләрне кырыйга калдырып булмый шул. Умарталарны карап бетерәсе, кышка әзерлисе, уңышны җыясы бар. Бу бит мохтаҗлыктан үстергән әйберләр түгел, әнинең бакчасы матур торсын, дигәннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев