Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

“Бөтен халык шулай яшәде...”

Нурания әби Гарипова тиздән 96 яшен тутыра.

Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәне ул. Аның белән әңгәмәбезне дә әнә шул чорны искә алудан башладык.
– Бик авыр еллар иде ул, әле дә искә төшкәли, – дип көрсенә ул.
“III сыйныфны тәмамлагач, басуга чыктым”
Бөек Ватан сугышы башланганда ана бары тик 10 яшь кенә булган. Сугыш чорында тормыш итү бик авыр була... Өйне салам ягып җылыталар, аның күпме җылысы чыксын инде, шуңа күрә тәрәзәләр һәрчак боз белән кап­лана, ә түшәмнән тамган тамчы аякны юешләтерлек була. 
Авылдагы мәктәпнең III сыйныфын тәмамлаганчы ук, яз көне басуга чүп утарга чыгаралар. Бөтен эш тә ат көче белән эшләнгәч, басу-кырлар бик чүпле була. Хәзерге III сыйныфта укучы баланы басуга эшкә чыгаруны күз алдына китерә аласызмы?!
– Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде. Биш­мәтнең дә тышы киндердән. Бала-чагаларның кайберләре, өс­ләренә кием булмау сәбәпле, мәк­тәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утырдылар хәтта. 
Ә карлы су вакытында күтәрт­мәле чабата кидек. Ягъни, чабата астына ике агач шакмак беркетелә иде. Ләкин барыбер, су аның эченә керә дә, чыгып та китә иде. Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде, күрәсең. Без мәктәпкә октябрь урталарында, ягъни колхозда урып-жыю, бәрәңге алу эшләре беткәч кенә бардык. Иртә яздан көзгә кадәр, көчебез житкәнчә әни-апаларга ярдәм иттек: чүп тә утадык, житен белән борчакны кул белән жыйдык. Күтәрү-төшерү эше булмагач, алары күбрәк безнен кебек кечкенә балаларга эләкте. Өлкәннәр басуда печән чаптылар, печән чапкан кешегә көненә 200 грамм ипи бирделәр. Без, кечкенәләр дә чалгы күтәреп печән чабарга бара идек. Әниләр белән бергә басуда йоклаган чак­лар да булды. Ләкин көч житми иде шул, шуннан безне куып та кайтаралар иде. Елый-елый кайтканнар әле бүгенгедәй хәтеремдә, – дип сөйли авылның “Ак әби”е.
Әңгәмә барышында моннан тыш урак вакытында көлтә туп­лавын да, чүмәлә сыйфатын җыюын да, ә инде үсә төшеп, кул астына керә башлагач катлаулырак эшләргә куша башлауларын да сөйләде. Бу очракта, беренче чиратта урак урган, бәрәңге алган чорларны сагынып сөйләде ул. “Ир балалар көрәк белән казыган бәрәңгене без, кыз балалар чүпли идек”, – дип көлемсерәде.
Ул чорда иген сугу басуда гына түгел, соңрак, кыш көне әвендә дә башкарыла. Әнисе шунда эшли, ә ул һәм аның кебек кечкенәләр ярдәм итәләр. Ул гына түгел, җәй ахырында басуда борчак сугуда да катнаша ул.
Кыскасы, ул чорда бөтен эш кул көченә корылган була. Шуңа күрә кечкенә чактан ук аның эшкә җигелүенә һич аптырарлык түгел.

Кабул итү көне

Әнә шул узган авыр еллар аның гомер юлларына үз эзләрен салганнар, күрәсең. Ни кызганыч, бүгенге көндә күзләре күрми, колаклары да начар ишетә; адымнары да элекке кебек җиңел түгел. Шуңа карамастан күңел көрлеген югалтмаган, шөкер, хәтере дә бик яхшы Нурания апаның.
Рәхмәттән башка сүзләре юк, район больницасы табиблары да килеп, сәламәтлеген кайгыртып торалар икән. 
– Бүген кабул итү көне булды. Яңа гына табиблар килеп киттеләр, – дип каршы алдылар мине дә.
Авыл фельдшеры да еш килеп, аның сәламәтлеген тикшереп тора икән. Биредә Россия хөкүмәтенең “Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәрен социаль яклау чаралары” исемлеген искә алу урынлы булыр. Күптөрле ташламалар арасында медицина өлкәсендәгеләре аерым урын тота. Ә тыл хез­мәт­чәннәре моңа бик лаек!
Кирәк бит, үз сүзләре белән әйтсәк, чираттагы кабул итүгә газета журналисты килгәч, баштарак аптырабрак калдылар бугай. Ә Нурания әби Гарипова моңа куанды гына кебек. Ихлас күңелдән, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык: ул – сөйләде, мин язып бардым...

“Бәхетле гомер кичердем”

Нурания әби 1931 елның 24 сентябрендә Күәм авылында әтисе белән әнисенә өченче бала булып дөньяга килә. Шөкер, әти-әнисе озын гомерлеләр булалар. Әтисе Сафиулла улы Вәлиулла 83 яшькәчә, әнисе Зариф кызы Бибихәдичә 81 яшькә кадәр яшиләр.
– Тумышыбыз белән 10 бала булганбыз. Әмма бәхетле, түгәрәк гаиләдә яшәдек дип әйтмәс идем. Беребез, миннән олысы 8 айлык вакытта, энем 6 яшендә, тагын бер апам 17 яшендә вафат булдылар, – дип искә алды.
Соңрак, инде өлкәнәйгәч апалары һәм энесе дә вафат була, хәзер 2 сеңлесе һәм ул үзе генә исән-саулар.
Әңгәмә барышында Нурания әбинең хәтеренә тагын бер кат соклану мөмкинлеге туды – шул хакта язып үтим әле. Кечкенә сеңлесе Әлмәттә яши икән, кызыксынып, аның ничә яшьтә булуы турында сорадым.
– Июньнең 20сендә аңа да 82 яшь тула инде. Ә февральнең 10сында сеңлем Гөлфиягә дә 86 яшь тулды, – диде.
Әйтергә кирәк, Гөлфия апа да шушы ук Күәм авылында яши, шулай ук авыл халкының хөрмәткә лаек, яраткан абыстае.
Кабат Нурания әбинең балачагына әйләнеп кайтсак, югарыда искә алдым инде – бары шул VII сыйныф кына белем ала ул. “VIII сыйныфка Олы Әтнәгә барырга кирәк иде, мин бармадым”, – ди. Мәктәп дигәннән, гыйлем йортына яланаяк йөргән чаклары да була аның. Әле үсә төшкәч тә, каникуллар вакытында мәктәпкә ялан тәпи барып буламы икән дип, башта барып карап кайтуын искә алды.
Аның каравы барыбер дә бәхетле гомер юлы уза ул. Шөкер, үзенең өч баласы була, тик кабат авыр сулап искә алырга туры килә – берсе 8 айлык вакытта вафат була. Кызы Олы Әтнәгә тормышка чыга. Бүгенге көндә улы Тәлгать һәм килене тәрбиясендә яши ул. 

“Барысын да ашадык”

Бөек Ватан сугышы чорында, хәтта әле аннан соң да, ашау-эчү темасы аерым тема дияргә була. Кыскача итеп әйтсәк, ул чорда “Җитми”дән дә күбрәк җитмәгән берни дә булмый.
Нурания әби хатирәләрен тыңлап карыйк әле.
“Яз көне өшегән бәрәңге җып, аңа алабута орлыгы кушып күмәч пешерә идек. Халык телендә “Черегән бәрәңге” аталса да, дөреслектә кышны балчык астында уздырып өшегән, бик тәмле бәрәңге була иде ул. Ап-ак булып әле дә күз алдында тора. Аны киптереп, уып күмәч итеп тә пешердек. 
Чыпчык кузгалагы җыеп та күмәч итеп пешерә идек. Хәзер ул басуларда бик күренми дә бугай инде. Аның үзен түгел, орлыгын уып, күмәч ясый идек.
Аннан какы, кузгалак, акбаш үләннәрен ашый идек. Бу үләннәрнең үзләрен генә түгел, күбесенчә барысын да бәрәңге белән бергә кушып ашадык.
Ярый әле иртә яздан караңгы көз җиткәнчегә кадәр ашар өчен кычытканнан башлап, төрле үләннәр була иде. Шуларның файдасыдыр – шушы көнгә кадәр җиттем”.
Тик бу вакытта бәрәңге өчен дә түләү була. Ашарга бик аз гына калдырып, дәүләткә түләү йөзеннән аны көз көне үк әвенгә җыеп куялар, ә кыш көне шул бәрәңгене Алат спиртзаводына илтеп тапшыралар. “Төнге 12дә апайлар белән бергә өйдән чыгып китеп, иртәнге 8ләргә – завод сигнал биргән вакытка барып җитә идек... төрлесен күрдек инде”... – дип янә авыр сулап куя Нурания әби.

Хезмәт юлы

Сугыштан соң хезмәт юлын күмәк хуҗалык идарәсен җыештырудан башлый. Күәм авылында гына 3 күмәк хуҗалык була. “Безнеке “Калинин” исемен йөртә иде”, – ди. Тегеләре “Маркс” һәм “Молотов” колхозлары дип йөртелә. Әйтүенчә, боларда дүртәрдән, барысы 12 бригада эшли. Үзара ярышып, социалистик хезмәт бәйгесен киң җәелдерү нәтиҗәсендә бик уңышлы эшлиләр.
Моннан соң 1 ел күмәк хуҗалык складында мөдир була. Аннан биредә төрле эшләр башкара. 
Шул ук вакытта колхоз исеменнән урман кисәргә бара. Бөек Ватан сугышы чорында бер апасы торф чыгару, ике апасы окоплар казу һәм тагын берсе хәрби заводта эшләү сәбәплеме, Нурания апаны авыр эшләргә бик җәлеп итмиләр.
45 яше тулгач “Игенче” күмәк хуҗалыгында янә складта эшли башлый ул. 
– Җитәкче Әдһәм Сәмигуллин эшемнән бик канәгать булды. Әле пенсиягә чыккач та 3 ел эшләдем. “Өйдә өченче булып утырганчы, монда кеше белән аралашасың”, дия иде ул...

“Йөрәкләр сыкрап куя”

Бөек Ватан сугышы чорында искә алырлык күңелле яки бик авыр чаклар дип, ниндидер мизгелләрне искә алырга да теләми ул. “Бөтен халык шулай яшәде... Шуңа күрә шулай тиеш бу тормыш дип кабул иттем”, – ди.
– Шунысы гына истә: бергә эшләүчеләр белән “Унбиш еллап пенсиягә чыгып ял итәргә иде ул”, дип сөйләшә торган идек... – дип көлемсери.
Ә бүгенгедән бик канәгать ул. 
– Хәзерге буынга андый кыенлыклар килмәсен иде инде. Сугыш вакытлары искә төшкәч, йөрәкләр сыкрап куя. Бу көннәрне дә күрдем бит. Шөкер бик күп итеп бирде Раббым гомерне. Бик авыр заманнар булды шул, – ди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев