Эчәк инфекциясе йоктыруның 33 очрагы Казанның Беломорская урамында урнашкан NAN Кебаб кафесы клиентларында ачыкланган.
Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 22 авыруда сальмонелла тапканнар.
Агентлыкка ведомствода сөйләүләренчә, барлык авыручылар 9-11 сентябрьдә шаурма, ябык пицца, кебаб ашаган. 12 сентябрьдә Роспотребнадзор белгечләре тикшерү уздырды, аның барышында күп санлы хокук бозулар ачыкланды. Алар арасында – санитария-техник һәм гигиена торышы канәгатьләнерлек түгел, продукциягә документлар, кайнар су булмау, савыт-саба юу режимы, срогы чыккан продукция.
«Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пациентларны проф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә салганнар. Пациентларга кирәкле барлык медицина ярдәмен күрсәтәләр.
Нет комментариев