Россиядә узган төндә 399 дошман дроны бәреп төшерелгән
Хәвеф-хәтәр

Россиядә узган төндә 399 дошман дроны бәреп төшерелгән

Узган төндә Россия төбәкләрендә 399 дошман дроны бәреп төшерелгән һәм юк ителгән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

«Узган төндә, Мәскәү вакыты буенча 13 сентябрьнең 20.00 сәгатеннән 14 сентябрьнең 8.00 сәгатенә кадәр, һава һөҗүменә каршы оборона дежур чаралары Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Ростов, Смоленск өлкәләре, Кырым Республикасы, Краснодар крае территорияләрендә һәм Кара диңгез акваториясе өстендә Украинаның самолет тибындагы 399 пилотсыз очучы аппаратын бәреп төшерде», – диелә хәбәрдә.

 


Нет комментариев