Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Менә бит сиңа кыз!

Солдат хезмәтеннән отпуск ялына кайткан егетне булачак җәмәгате белән әнә шулай таныштыралар.

Иске Җогып авылында яшәүче Мөршидә һәм Рөстәм Гәрәевләр белән очрашуыбыз, аларны тагын бер кат 50 еллык парлы гомер итүләре белән котлаудан башланды.
Хуҗабикә ишегалдында оныклары белән “мәш килә” иде, ул арада лапастан чыгып килүче хуҗа да күренде. Һәрберсе белән иркенләп тормыш юлларын – катлаулы да, күңелле дә узганнарын искә алып әңгәмә кору мөмкинлеге туды. Шөкер, чат иткән кояшлы, әмма әллә ни эссе булмаган көнне урамда, дөресрәге, чәчәккә, яшеллеккә төренгән ишегалдында сөйләшеп утырудан да күңеллерәк берни юктыр ул, валлаһи.
Рөстәм абый тумышы белән күрше Мамыш авылыннан, Муллагали бабай белән Мөкәрәмә әбинең 4 баласыннан олысы булып, дөньяга 1951 елны килә. Энесе Рифат әле дә Мамыш авылында яши. Сеңлесе Рания Казанда тора, тагын бер сеңлесе Рәфинә Сәрдәдә яши. Алардан тыш, әнисе белән бертуган 1940 елгы Рубис абыйсын – авыл имамын бик яратып искә ала ул. Кызганычка каршы, ул берничә ел элек вафат була.
Кабат үзенә әйләнеп кайтсак, башта Чембулат мәктәбендә укыган чоры турында сөйләде ул. 
– Өйләнгәнче Мамыш авылында, әти-әни һәм энекәш-сеңелкәшләр белән яшәдем, соңрак җәмәгать белән күмәк хуҗалык биргән яңа йортта – Яңа Шашы авылында яши башладык, – дип искә ала ул.
Бу вакытта җәмәгатенең әти-әнисе Иске Җогыпта, шу­шы нигездә яшиләр. Тик җәмә­гатенең әтисе – бабай вафат була һәм әби үзе генә кала. Өстәвенә авырый башлый, әмма бу нигезне ташлап каядыр чыгып китәргә теләми. Шул сәбәпле, Рөстәм абый белән Мөршидә апага монда бик еш кунак булырга туры килә, әмма, үзләре әйтмешли “ике арада йөри торгач” туеп китәләрме, ахыр чиктә Иске Җогыпка күчеп килеп, монда яши башлыйлар.
Рөстәм абый 1967 ел­ны Чем­булат мәктәбен тәмам­лый. Аннан Олы Әтнә “Сель­хозтехника”сында тракторчыга  укый. Ул гына да түгел, моннан соң шофер һөнәрен дә үзләштерә. Соңгысы ярап та куя, чөнки 1969 елның көзендә совет армиясенә киткәч, Германия Демократик Республикасында машина йөртә.
– Бер ел тулгач та отпуск бирделәр миңа. Кайткач, булачак җәмәгатем белән таныштым да инде, – ди.
Танышу тарихлары бик кызык аларның. Рөстәм абый Мамыштан Иске Җогып авылындагы кодаларына кунакка килә. Капка төбенә чыккач, сүз иярә сүз чыга. 
Хәйран гапь­ләшеп торгач күз­ләре урамнан баручы яшь кызга тө­шә. Кодасы бик җор телле була, күрә­сең, шунда ук берөзлексез диярлек: “Менә бит сиңа кыз! Менә бит сиңа кыз!” – дип кабатлый башлый... 50 еллык парлы гомергә башлангыч әнә шулай салына. 
Рөстәм абый хәйләкәр елмаеп: “Шулай танышып киттек инде”, – ди. Ә инде моннан соңгы бер еллык армия хезмәте яшьләргә бигрәк тә озак үткәндәй тоела... 1971 елны солдат хезмәтен тулысынча тутырып, туган авылына әйләнеп кайта Рөстәм абый.
Күмәк хуҗалыкта нинди эшкә керергә икән дип сайлану мөмкинлеге әллә ни зур түгел, өстәвенә, ул чорны авыллар арасында асфальт юллар булмау­ны күзаллаган хәлдә, шофер хезмәте шактый дәрәҗәле санала. Шулай итеп Рөстәм абый армиядән кайткач шофер булып эшли башлый. “ГАЗ-51”гә, гадирәк итеп әйтсәк, “Газик”ка утыра ул. Тик бер плюснең бер минусы була дигәндәй, ул вакытта машина руле боручының хезмәт хакы гына әллә ни зур булмый. Шуны күзаллагач, ул катгый карарга килә: “Монда эшләп йөреп, өйләнеп тә булмас ахыры”... Өстәвенә, көндез күмәк хуҗалыкта машина руле борса, төнлә Казаннан ипи алып кайта. Күмәк хуҗалык җитәкчесе: “Халыкны ашатмасаң, тиешенчә итеп эшләүне таләп итеп булмый ул. Иртән эшкә киткәндә, халык җылы икмәк ашап чыгып китәргә тиеш”, – дип әйтә торган була. Әнә шуның өчен тырышып күп чаба, көн дими, төн дими, гел руль артында була. Әмма, “Шундый чорлар бик каты җимерде, сәламәтлекне алды”, – дип тә көрсенә.
Ә инде 1975 елны бу эшеннән чыгып, “ДТ-75” тракторында эшли башлый. Нәкъ шушы елны бу пар тормышында бик истәлекле вакыйга да була – ниһаять, ике яшь йөрәк кавышалар.
Авыл тормышы шундый инде ул, монда бар да бер-берсен белә, яшергән серне дә саклау мөмкин түгел. Ә монда, күз алдында – яшь тракторчы бик тырыш! Авыл халкы гына түгел, күмәк хуҗалык җитәкчелеге дә аның эшчән булуын бик тиз чамалый. Чылбырлы тракторда 1 ел чамасы эшләгәч үк, Рөстәм абыйга күмәк хуҗалык комбайнында эшләүне ышанып тапшыралар. Бик озак еллар “Нива” комбайнында, шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, ура, суга, җилгәрә ул... Монда “ЖРБ”да да, “ЖВН”да да эшли.
– Менә шулай итеп пенсиягә чыкканчы тракторда да, комбайнда да эшләдем, – ди үзе.
Үзе гади итеп кенә әйтсә дә, күмәк хуҗалыкның алдынгы механизаторы булып санала ул. Ә гомумән исәпләсәк, тракторда да, комбайнда да чирек гасырдан артык көч куя. Моннан соң терлекчелеккә күчә, биредә таналар тәрбияли.
– Элекке чор еш искә төшкәли. Бик авыр эшләр башкарырга туры килде шул, – дип көрсенә. 
Кыш көне трактор белән урман ташуын, моның өчен Морки, Петровский ягына 60ар км ара узып баруын телгә алып, авыр сулап куя. Айлар буе шунда яшәп, агач чыгарырга туры килә аңа. Заманы шундый була – ул чорда авыл җирендә нинди генә төзелеш алып барсаң да, барысына да агач, такта кирәк. Ә Рөстәм абый эшләгән “Правда” күмәк хуҗалыгының үз пилорамы ук була, хәтта.
Кыскасы, 34 ел – комбайнда, 25 ел – тракторда, 4 ел тер­лек­челектә эшли, тагын 4 ел машина руле бора. Көтү көткән чорларын да исәпләсәң, хезмәт стажы 43 ел ук тәшкил итә аның.
– Әле бала вакыттагылары исәп­кә алынмады, – ди үзе.
Мөршидә апа 1953 елны Иске Җогып авылындагы шушы нигездә туып-үсә. 1951 елгы апасы да бар аның – күрше Пичуш авылына тормышка чыга. Яшүсмер чорын сагынып сөйләрлеге бик бар Мөршидә апаның, чөнки ул чорда кичке уеннар, клубта үз көчләре белән оештырылган концертлар, спектакльләр гөрли. Ә апасы бу елларны Иске Җогып авылының клуб мөдире булып эшли. Ул чорның үзгәлеге шул – кем кайсы өлкәдә эшләсә, бөтен гаилә “шул өлкәдә кайный”. Мөршидә апага да мәдәният дөньясын, театр сәнгатен үз итәргә туры килә. Хәер, ул чордагы авыл мәдәниятенең мактанырлыгы да була шул. Авылга Олы Әтнәдән Гомәр абый Мәрдәнов еш килә һәм спектакльләрне сәхнәләштерүдә ярдәм итә. Иске Җогып авылының театр коллективы Арча районы буенча алдынгы урыннарны яулый, район үзәгенең мәдәният йортына чакырып бүләклиләр, хәтта.
– Шундый күңелле яшьлектә яшәдек. Начарлык та, хөсетлек тә булмады, барыбыз да тигез булдык. Мәдәни чараларны, еш кына, ике авыл – Мамыш һәм Иске Җогып берләшеп куя идек, – ди Мөршидә апа.
1975 елны никахлашкач та, берара парлап спектакльләр куеп йөриләр. Район үзәгеннәнме яки башка җирдән килергә тиешле кунакларны алып кайтып, төнлә кире илтүне Рөстәм абый башкара. Балалары тугач, “мәдәни өлкәдә кайнау”ны туктаталар, әлбәттә.
Мөршидә апа Чембулат мәк­тәбенең 8 сыйныфын тә­мамлагач ук фермага эшкә урнаша. Бозау да, сыер да тәрбияли ул. Күмәк хуҗалыкның төрле эше: печән төяү, бәрәңге алулар да читләтеп узмый. Аның да барлык хезмәт стажы 40 еллап булган.
Бәхетле пар 4 бала тәрбияләп үстерә. Күршеләрендә генә торучы 1975 елгы уллары Ревальгә 50 яшь тулып килә. “Таң” күмәк хуҗалыгында гына түгел, районда ук Реваль Гәрәев турында белүчеләр шактыйдыр. “Таң”ның алыштыргысыз баш зоотехнигы ул. 1998 елны армия хезмәтен тутырып кайткач, 2 ел чамасы бригадир булып эшли. Шуннан бирле терлекчелектә көч куя.
Икенчесе – Айсылу исемле кызлары язмышын районыбыз эшмәкәре белән бәйли. Тагын бер Ильсия исемле кызлары район үзәгендә тормышта, икътисадчы булып эшли. Төпчекләре Рәдис төп йортта яши, районның газ оешмасында эшли.
Бүгенге көндә бик бәхетле әти-әни һәм әби-бабай алар. Барысы 9 оныклары үсеп килә. 
– Тормышыбыздан, бүгенге көнебездән бик канәгать без. Таза-сау булып, куанып яшәргә язсын, – диләр алар.
Пенсиягә чыккач та, эшләр өчен әле мөмкинлекләре булса да, өйдә яшьләргә ярдәм итүне өстен күрәләр. Күп итеп мал-туар асрыйлар, әле дә абзарларында 4 сыерлары һәм 4 үгезләре бар аларның. 
– Өйдәге эш бара инде ул. Онык­лар янында булгач, бигрәк тә куандыра. Хәзер алар үзләре дә булышырга гына торалар, – дип канәгать елмаялар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев