15 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Чембулат халкына – олы рәхмәт
“Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе”нә Чембулат авылы халкы гошер сәдакасы илтеп тапшырган.
-
Киләчәктә Россиядә дүрт көнлек эш атнасы булыр дип көтелә
Вакыт уза-уза Россиядәге хезмәт базары табигый рәвештә дүрт көнлек эш атнасына күчәчәк, дип көтелә. Шулай да бу процессны көчләп тагырга ярамый. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов ТАСС белән әңгәмәдә әйткән.
-
Татарстан Республикасында хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие 42 мең сумнан артык тәшкил итә
Ирләре хезмәткә алынган, йөклелекләре кимендә 180 көннән ким булмаган хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ирләре хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган йөкле хатыннарга да мондый ярдәм бирелә.
-
Беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң, Миңнеханов 88,09 процент тавыш җыйган
Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесе вазифасына сайлауларда беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң, 88,09 процент тавыш җыйды. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
-
Менә бит сиңа кыз!
Солдат хезмәтеннән отпуск ялына кайткан егетне булачак җәмәгате белән әнә шулай таныштыралар.
-
Татарстанда беркетмәләрнең 90 проценты эшкәртелгән: Миңнеханов 88,5 процент тавыш җыйган
Татарстан Республикасының гамәлдәге Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәк җитәкчесен сайлауларда 90,07 процент беркетмәләрне эшкәртү нәтиҗәсендә, 88,50 процент тавыш җыйган. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары сөйли.
-
Әтнәдә бүген +17 градуска кадәр җылы
Халык сынамышы: 15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, көннәр бозылыр.
-
3,1 млн. рублей единовременно при заключении контракта в Татарстане!
Вступай в Армию Победы!