Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Чембулат халкына – олы рәхмәт

“Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе”нә Чембулат авылы халкы гошер сәдакасы илтеп тапшырган.

Бәрәңге һәм күп төрле яшелчәләрдән тыш, махсус сәдака да булган – анысы элекке мәчеттән чыккан паласлар. Аларны да интернат-мәктәпкә илткәннәр.

“Гошер сәдакасы Рәзинә Хадиева гаражында җыеп тупланды, аларны үз машинасы белән Чишмәле Сап авылыннан Илфар Әүһәдиев илтте”, – дип хәбәр иттеләр.

Әлбәттә, интернат-мәктәп олы рәхмәтен җиткереп. Рәхмәт хаты тапшырган. Аерым алганда Яңа Кенәр интернат-мәктәбе директоры Ленар Вәлиев имзасы салынган Рәхмәт хатында: “Безгә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен Чембулат авылы халкына һәм ярдәмне оештырган Камил Галләмовка интернат-мәктәп коллективы һәм балалар исемннән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сез рәхим-шәфкатегез аша интернат-мәктәпкә зур ярдәм итәсез”, – дигән сүзләр бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев