Россия төбәкләрендә өч сәгатьтә 19 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр
Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре өч сәгать дәвамында Россия төбәкләрендә 19 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән һәм юк иткән. Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
Хәрби ведомствода билгеләп үтүләренчә, Курск өлкәсе территориясендә ун БПЛА, Белгород өлкәсендә дүрт БПЛА, Азов диңгезе акваториясендә өч БПЛА, Ростов өлкәсендә бер БПЛА һәм Рязань өлкәсендә бер БПЛА бәреп төшергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев