27 ноябрь 2025 яңалыклары
-
Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшырганнарга түләүләр суммасын расладылар
2025 елда бердәм дәүләт имтиханында максималь балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларына түләүләр суммасын билгеләделәр. Тиешле карар ТР рәсми хокукый актлар сайтында басылып чыккан.
-
Ныклы сәламәтлек серләре
Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-терапевты Гөлгенә Сәгъдиева - ныклы сәламәтлек серләрен ача: клетчатка ни өчен кирәк һәм аны рационга ничек дөрес өстәргә.
-
Татарстанда биш яңа җәмәгать судьясы билгеләнде
Татарстанда биш яңа җәмәгать судьясы сайланды. Кандидатураларны ТР Дәүләт Советының 16нчы утырышында ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
-
Бүген районыбыз юлларында «Тоннель» көтелә
Бу хәбәребез машина йөртүчеләр өчен.
-
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмгә Татарстанда 2025 елда 600 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде
Бүген республикада 401 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык бар, алар 2024 елда 105,7 млрд сумлык продукция җитештергән (төбәкнең гомуми авыл хуҗалыгы продукциясе күләменнән 30,2%).
-
Күәм урта мәктәбенә Казан федераль университетыннан вәкилләр килде
Алар 9-11 сыйныф укучылары белән очраштылар, университет, укытыла торган телләр, студентлар өчен мөмкинлекләр турында сөйләделәр.
-
Россия төбәкләрендә өч сәгатьтә 19 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергәннәр
Бу хакта РФ Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда 100 дән артык МХО ветераны кадрлар үзәкләре аша эшкә урнашкан
Татарстанда яшәүче эшкә урнаштыруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның 66 % артыгы эш тапкан.
-
Казанда янгында бер кеше үлгән
Казанда Тынычлык бистәсендә Новосельская урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан.
-
Татарстанда авылга күченгән спорт хезмәткәрләре өчен түләү кертергә планлаштыралар
Бу хакта карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Казанда ике яңа түләүле парковка ачылды
Казанда ике яңа түләүле парковка барлыкка килде. Аларны «Отрадной» һәм «Латышских Стрелков» урамнарында ачтылар.
-
Татарстан хәләл продукция экспортын 27 млн долларга җиткерде
2025 елның 10 аенда Татарстан башка илләргә Хәләл стандартлары буенча 27 млн доллардан артык продукция җибәргән.
-
Бүген Әтнәдә болытлы һава саклана
Халык сынамышы: 27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
-
Әтнә районында махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең әниләрен хөрмәтләделәр
Әтнә районында якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан төрле чаралар уза.