Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Хәбәрләр

Татарстанда биш яңа җәмәгать судьясы билгеләнде

Татарстанда биш яңа җәмәгать судьясы сайланды. Кандидатураларны ТР Дәүләт Советының 16нчы утырышында ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

«Барлык тәкъдим ителгән кандидатлар тикшерү процедураларын узды. Вазифага билгеләү өчен каршылыклар юк», - диде ул.

Өч елга җәмәгать судьялары итеп Светлана Закирова (Баулы районы 1нче номерлы суд участогы) һәм Эльнара Гәрәева (Казанның Совет районы12нче номерлы суд участогы) сайланды.

Вәкаләтләре гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән җәмәгать судьялары итеп Булат Мөхәммәтшин (Казанның Вахитов районы 6нчы номерлы суд участогы) һәм Мария Соколовская (Яшел Үзән районы 1нче номерлы суд участогы) билгеләнде.

Чаллы шәһәре 1нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы вазифаларын отставкадагы судья Светлана Дарьина башкарачак, дип яза «Татар-информ».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев