Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Соңгы хәбәрләр

Әтнә районында махсус хәрби операциядәге ир-егетләрнең әниләрен хөрмәтләделәр

Әтнә районында якынлашып килүче әниләр көне уңаеннан төрле чаралар уза.

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында бәйрәм концерты узуы турында язып чыккан идек инде. 

Район үзәгендә бүгенге көндә хәрби операциядә катнашкан ир-егетләрнең әниләрен чәй өстәле артына дәштеләр. Аларга нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәк тә,  күңелләрендәге сагышны бекрничек тә юатып булмастыр шул.

Бәйрәм чарасы Олы Бәрәзә авылы имамы Рәис хәзрәтнең Коръзн аят-сүрәләре белән ачылды.

Әниләр хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы әзерләнде. Һәрбер җыр-моң арасында әниләргә җылы сүзләр әйтелде, аларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр.

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Әниләр бер-берсе белән аралашып, хәл-әхвәл белештеләр, балалары турында сөйләштеләр. Һәрберсенең күңелендә бер үк теләк – балалары тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар.

Бу көнне әниләргә күрсәткән игътибар һәм хөрмәт өчен әниләр чиксез рәхмәтле булдылар. Әлеге очрашу аларга көч һәм өмет өстәде.

Мондый бәйрәм чаралары әниләр өчен бик мөһим. Алар үзләрен ялгыз хис итмиләр, аларга даими игътибар булуын тоялар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев