Татарстанда авылга күченгән спорт хезмәткәрләре өчен түләү кертергә планлаштыралар
Бу хакта карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Татарстанда 2026 елдан республиканың авыл торак пунктларында эшләүче спорт һәм физик культура өлкәсе белгечләре өчен ярдәм чаралары кертергә планлаштыралар. Бу хакта карар хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза.
Компенсация түләүләрен авыл торак пунктларына, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә, шулай ук 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә күченгән белгечләр ала алачак. Хезмәткәр РФ гражданы булырга һәм түләүгә дәгъва иткән елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча хезмәт килешүе төзегән булырга тиеш.
Закон проекты кабул ителгән очракта, бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме бер миллион сум тәшкил итәчәк, – дип хәбәр итә «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев