Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә идеаль пенсия күләмен атадылар

Сораштыруда катнашучыларның 52,3 проценты 15 мең сум чамасы пенсиягә яшәвен әйткән.

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге 35-40 мең сум күләмендә пенсия алырга тели. Сораштыруда катнашучыларың нибары бер проценты гына, 25 мең сум да җитә, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости Webbankir онлайн-халык фикерен өйрәнү үзәге тикшеренүе нәтиҗәләренә таянып яза.

Респондентларның 46,6 проценты 45 меңнән ким булмаган күләмдә пенсия алырга теләк белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 29,1 проценты 30 меңгә канәгать. 22,1 проценты аена 45 меңнән күбрәк кирәк, дип җавап биргән. Шул ук вакытта бер проценты гына 25 мең сум чигендәге пенсиянең дә үзенә җитүен искәрткән.

Мәскәүдә яшәүчеләр иң күп пенсия дәгъвалый: респондентларның 44 проценты пенсиясенең 45 мең сум күләмендә булырга тиешлеген белдерсә, 38,5 проценты, аннан да күбрәк булсын дип белдергән.

Сораштыруда катнашучыларның 52,3 проценты 15 мең сум чамасы пенсиягә яшәвен әйткән.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/21-12-2020/rossiyad-ideal-pensiya-k-l-men-atadylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев