Изге эшләрегездә Аллаһның рәхмәте булсын.
Күптән түгел генә сайтыбызга Ташчишмә авылында узган ярдәм ярминкәсе турында язган идек. Авыл халкының бердәм булуына сокландык. Сокланмый мөмкин дә түгел, һәркөн клубта ит-яшелчәләр киптереп күп хезмәт куйганнар.
- Бергәләшеп эшләгәндә эш тә тизрәк бара, күңел дә күтәренке була, авыл халкы бик булышты, үзең генә тотынып, башкарып чыга торган эш түгел – ди Илсия Мортазина. Продукцияне туплап, тәвәкәлләп эшне башлап җибәрү дә зур көч сорый. Бисмиллаларны әйтеп тутырабыз. Әзерләгән ашлар тәмле булсын дип тырышабыз. Ике төрле коры аш әзерләдек: борщ белән токмачлы аш. Сухари да киптердек, алар кесәгә тыгып йөрергә җайлы булсын өчен кечкенә пакетларга бүленде.
Килеп булыша алмаган кешеләр дә азык-төлек белән ярдәм иткән. Азык-төлек авыл халкы ярдәме белән җыелган, ә тавык итен сатып алганнар. «Күшәр» хуҗалыгы да ярдәм итеп ит биргән.
3 маскировка челтәре дә үреп куйганнар ташчишмәлеләр. Өлкәннәр янында яшьрәкләрнең булуы да куанычлы. Бу маскировка челтәре генә түгел. Бу – бердәмлек челтәре.
Ташчишмә халкының бердәмлеге, тырышлыгы башка авылларга да үрнәк булыр дип ышанабыз.
Бердәмлектә – көч, дигән мәкальдә тирән мәгънә ята.
Нет комментариев