Бәйрәмчә уздырылган авыл ярминкәсеннән барлыгы 17760 сум акча җыелган.
Ташчишмә авылында булган әлеге ярминкә махсус хәрби операция башланганнан бирле өченче тапкырын үтә. Башлап йөрүчеләр: мәдәният, библиотека хезмәткәрләре. Мөмкинлеге булган һәркем үз хуҗалыгында булган продукция, компот, варенье, яшелчәсен ярминкәдә сатарга куйды. Әлбәттә, сатып алучылар да үзләре үк. Ярминкә күңелле узды, рецептлар белән дә бүлештеләр. Барлыгы 17760 сум акча җыелды. Ярдәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә тотылачак.
Аллаһының рәхмәте булсын ярдәм иткән Ташчишмә авыл халкына, дип рәхмәтен белдерде Илсия Мортазина.
Нет комментариев