Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты җанисәптә катнашкан

Бу – Россия буенча уртача күрсәткечкә (91,6 процент) караганда югарырак.

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда яшәүчеләрнең 97 проценты Бөтенроссия халык санын алу кампаниясендә катнашкан. Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«14 ноябрь — җанисәпнең соңгы көне. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 97 проценттан артыгы әлеге акциядә катнашты инде», - дип хәбәр итте ул.

Бу – Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда югарырак. Бүгенге көндә илдә яшәүче 133,5 миллион кеше җанисәптә катнашкан, бу барлык халыкның 91,6 проценты дигән сүз.

Бөтенроссия халык санын алу кампаниясе 15 октябрьдә башланды, ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу – 2002 һәм 2010 еллардан соң Россиянең яңа тарихындагы өченче җанисәп. Илдә яшәүче һәркем Дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәкләр яки стационар исәпкә алу участокларында үзен һәм үз гаиләсен мөстәкыйль рәвештә терки ала. Шул ук вакытта, җанисәпнең традицион форматы да (өйләр һәм фатирлар буенча йөрү) сакланды.

Россия Президенты Владимир Путин, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев халык санын алу кампаниясендә катнашты инде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-11-2021/tatarstanda-yash-chel-rne-97-protsenty-anis-pt-katnashkan-5842919

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев