Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кисәтү

Махсус рейдлар узачак

Райондагы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы аеруча катгый режим игълан ителә.

Бу чорда учак ягарга, әгәр территория урманга якын булса, ишегалдындагы мангалда да шашлык пешерергә, шулай ук чүп-чар ягарга ярамый. «Күрмәсләр, белмәсләр», дип тынычлана күрмәгез, бу көннәрдә өлкән инспектор катнашында авылларга махсус рейдлар ясалачак. Ә закон бозучыларга штрафлар саллы. Физик зат — 10-20 мең, вазифаи зат — 30-60 мең, юридик затлар 400-800 мең сум штраф түләячәкләр. Балалар белән бергә урман тирәсенә барырга туры килсә дә, сак булыгыз, аларга аңлатыгыз! Карап йөрү кирәк, елан, талпан, төрле бетләр инде уянган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев