Бәйрәм көннәрендә безне нинди һава торышы көтә
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алдагы көннәрдә һәм ялларда Татарстанда һава торышының нинди булачагы мәгълүм. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, иртәгә һава торышы чагыштырмача тыныч булачак. Көндез республиканың...
(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алдагы көннәрдә һәм ялларда Татарстанда һава торышының нинди булачагы мәгълүм. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, иртәгә һава торышы чагыштырмача тыныч булачак. Көндез республиканың төньяк- көнчыгышында кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Температурага килгәндә, төнлә +9..+14, көндез +20..+25 градус булыр дип көтелә.
Җомгага явым төшемнәр фаразланмый. Көндез һава температурасы +19..+24 градуска кадәр җылыныр дип күздә тотыла.
Атна азагына исә республика территориясенә көнбатыштан циклоннар керәчәк. Димәк, ялларда һәм киләсе атна башында яңгыр, урыны белән көчле яңгырлар булачак, дип фараз кылды Ирина Трущина. Яңгыр вакытында яшен, көчле җил булуы да ихтимал. Һава температурасы +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Ирина Трущина сүзләренчә, быелгы кебек салкынча май 1978 елда, 1969 елда һәм 2002 елда да күзәтелгән. "Һава температурасы циркуляциягә дә бәйле. Чөнки ул Җир өслегендә генә түгел, трапосферада да формалаша", - дип аңлатма бирде белгеч. Аның әйтүенчә, быел июнь температурасы нормадан 2 градуска түбәнрәк булган. Явым-төшемнәргә килгәндә, алар нормадан 2-2,5 тапкырга артык булуы мәгълүм. Ə Азнакайда айлык явым-төшем күләме исә 3 тапкыр артып киткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев