Чананы – кыштан, арбаны – җәйдән
"Таң" базасында инженер һәм механиклар составында узган җыелышны район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов әнә шул гыйбарәне әйтеп башлады. Район хуҗалыкларының техника буенча җаваплы белгечләре өчен бик мөһим чара булды ул. Бәхәссез, җәен эшли торган барлык техниканы да кышын карап, төзәтеп куярга кирәклеген һәрберебез белә. Хәмит Фазылҗан улы гади генә мисал...
"Таң" базасында инженер һәм механиклар составында узган җыелышны район хакимияте вәкиле Хәмит Галимҗанов әнә шул гыйбарәне әйтеп башлады.
Район хуҗалыкларының техника буенча җаваплы белгечләре өчен бик мөһим чара булды ул. Бәхәссез, җәен эшли торган барлык техниканы да кышын карап, төзәтеп куярга кирәклеген һәрберебез белә. Хәмит Фазылҗан улы гади генә мисал нигезендә әнә шуның асылын аңлатып үтте.
- Барлык җирләрнең яртысында - бөртеклеләр, калган яртысында терлек азыгы үстерәбез. Хәзер күзаллагыз: бөртеклеләрне ничә комбайн суктыра да, азык культураларын ничә комбайн ега. Чагыштырсак, терлек азыгы әзерләүче комбайннарга йөкләнешнең гаять зур булуы аңлашыладыр. Димәк, аларга игътибар да зур булырга тиеш, - диде ул.
Ә безнең басу-кырларда терлек азыгы әзерләүгә башлыча "Мак Дон", "Ягуар"лар җәлеп ителә. "Таң"да "Ягуар" комбайны ремонтын күреп сокландык. Бу хакта аерым бер мәкалә итеп тә язарга мөмкин. Комбайнчы Илсур Гыймадиев аерым детальләрне үзе сүтеп-җыя, көйли. Сер түгел, бездә бит аны сенажга чыгар алдыннан гына бер кат күздән кичерүчеләр дә бар. Кыскасы, терлек азыгы комбайнын ремонтлау эшенә бик җитди карарга кирәк.
Хәер, "Таң" хуҗалыгы үрнәк алырдай яңалыклар белән дә сөендерде. Җыелышта катнашкан "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров 12 метр киңлектәге культиваторга соклануын җиткерде.
- Бер урыннан икенче урынга күчереп йөртергә бик уңайлы ул агрегатны. Әле шуны аммиак та кертеп бара торган итеп көйләгәннәр. Моны башка хуҗалыклар да үзләрендә булдырсыннар иде, - ди инспектор.
Ә бу безнең күмәк хуҗалыклар өчен аеруча мөһим. Хәтерлисездер, "Шахтер" базасында узган семинарда да бу проблемага бәйле рәвештә бер басудан икенчесенә күчереп йөртергә уңайлы агрегатны күреп сокландык, ул хакта да бер генә язмадык.
"Таң" хуҗалыгында узган җыелыштан да инженер һәм механиклар үзләре өчен бик күп яңалык алдылар. Уңай нәтиҗәсе үзен сиздерми калмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев