Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлешебез хәйран саллы

28 ноябрьгә районның күмәк хуҗалыкларындагы тәүлеклек тулай савым 167 тоннага җитте. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының сөт җи­теш­терү буенча оператив мәгълүматларында хәбәр ителә. Ай башы белән чагыштырсак, сөт күләме 1 тоннага арткан. Ә менә бездән күбрәк тулай савым белән сок­ландырган Балтачта 5 тоннага ук кимегән. Дө­рес, Татарстан буенча тәү­леклек...

28 ноябрьгә районның күмәк хуҗалыкларындагы тәүлеклек тулай савым 167 тоннага җитте.

Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы ми­нистр­лыгының сөт җи­теш­терү буенча оператив мәгълүматларында хәбәр ителә. Ай башы белән чагыштырсак, сөт күләме 1 тоннага арткан. Ә менә бездән күбрәк тулай савым белән сок­ландырган Балтачта 5 тоннага ук кимегән. Дө­рес, Татарстан буенча тәү­леклек тулай савымы иң күп булган Кукмарада да ай башына карата арткан. Бүгенге көндә 9 районда тулай савым күләме 100 тоннадан артык, аеруча югарыда телгә алган шушы өч район, шул исәптән безнең Әтнә өлеше сизелерлек мул.
Бездә тулай савым узган елгыдан 19 тоннага артык. Җитештерү 113 процент ук тәшкил итә. Республикада иң зур күрсәткечләрнең берсе бу. Ә республика буенча былтыргыга карата 106 процент һәм 175,5 тонна сөт артык җитештерелә. Бу фонда районыбыз өлеше хәйран саллы булып күренә.
Тагын бер сөенечебез тәүлеклек савым белән бәйле. Монысында Әтнәбез олимпның түбәсендә үк. Районда тәүлек­лек ур­тача савым - 23,5 кило­грамм. Шунысы игъ­тибарга лаек - бу күрсәткече буенча бер генә районның да безнекенә 3-4 килограммнан да якынрак килә алганы юк. Бүгенге көндә дә икенче урында баручы Кукмарада бер сыердан тәүлеклек - 20,2 килограмм, Сабада 20 килограмм сөт савалар.Башкаларда азрак.
Татарстан буенча бу көнгә тулай савым 3106,4 тонна тәшкил итте, ә бер сыердан тәүлеклек уртача савым 13,3 килограмм булды.
Район буенча алсак, биредә элеккечә үк "Шахтер", "Тукай", "Таң", "Ленин", "Күшәр" хуҗалыклары алда бара. Бу хуҗалыкларда тәүлек­лек тулай савым күләме 20 тоннадан артык, 30 тоннага якын. Әлбәттә, бер сыерга тәүлеклек савымның да иң күбе шушы хуҗалыкларда. "Шахтер"да ул - 28,01 килограмм, "Тукай"да 27,09 килограмм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев