Мең баш савым сыерына – яңа торак
"Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында савым залы булган тагын бер зур комплекс төзеп яталар. Бу хакта төзүчеләр белән сөйләштек. Элекке ИП "Төхфәтуллин" хезмәткәрләре эшли биредә. 500 баш савым сыерына исәпләнгән торакларның берсен шушы оешма егетләре төзи. Эш барышы белән прораб Фәрит Хәсәнов таныштырды. - Әлегә өч төркемгә бүленеп эшлибез. Тиешенчә, сыйфатлы...
"Таң" хуҗалыгының Кышлау фермасында савым залы булган тагын бер зур комплекс төзеп яталар.
Бу хакта төзүчеләр белән сөйләштек. Элекке ИП "Төхфәтуллин" хезмәткәрләре эшли биредә. 500 баш савым сыерына исәпләнгән торакларның берсен шушы оешма егетләре төзи. Эш барышы белән прораб Фәрит Хәсәнов таныштырды.
- Әлегә өч төркемгә бүленеп эшлибез. Тиешенчә, сыйфатлы итеп башкарабыз, - ди ул.
Монысы - бәхәссез, районда Мөндешнең бу оешма егетләре кулы тимәгән объектлар бик аз. Хәлил Шакиров җитәкчелегендәге, барысы 4 кешелек төркем югарыда иде - түбәнең вентиляция шахтасы өлешен ябалар. Рәмис Юнысов, Илдус Нуриев, Фирдүс Гайнетдинов эшне белеп, төгәл һәм тиз башкаралар. Илфат Мифтахов җитәкчелегендәге төркем миксер белән китергән бетонны сайгак өлешенә салып тигезли.Тагын бер төркем тимер детальләрне грунтовкалап чыккан, хәзер буяу эше белән мәшгуль.
Янәшәдәге тагын бер 500 башлык савым сыеры торагын һәм савым залын Ижевскидан килгән бригада төзи. Бу хакта оешма прорабы Павел Решетниковтан сораштык. Ул:
- Биредә 13 кешелек бригада эшли. Техника да бар: экскаватор, самосвал, погрузчик, виброкаток... - дип санап узды.
Әйтүенчә, эшне озакка сузмаска исәплиләр. Тиздән әзер булыр, дигән фикердә ул. Чөнки, төп эшләрне тәмамлаганнар инде. Хәзер коммуникацияләрне көйләү генә калып бара.
Торак эчендә тәрбия шартлары безнекенә охшаш булса да, аз гына үзгәлек булыр кебек. Прораблар белән бу хакта да сөйләштек. Шул ук азык кертү-тирес чыгару аралыгы булачак, савым сыерлары бәйсез тәрбияләнә, дип аңлаттылар. Шулай да терлек йоклый торган якта һәр сыер өчен аерым аралык каралган. "Ул шунда кереп ята", - диделәр.
- Төзелеш барышын һәм аның ахырын күзаллаган хәлдә, бик яхшы булыр дип өметләнәбез. Көзгә тулысынча әзер булачак, - диде зоотехник Реваль Гәрәев.
Автор фотосында: бетонлау вакыты. Башка фотоларны atnya-rt.ru сайтында карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев