Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнә сыерын алтын медаль белән бүләкләделәр

Лаеш муниципаль районында узган «Бөтенроссия кыр көне-2017»нең күргәзмәсендә нәселле терлекләрне дә бәяләп, бүләкләделәр.

"Терлекчелек" бүлегендә районның «Ленин» исемендәге җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы нәселле заводы савым сыеры I урын яулап кайтты.

Хәбәр иткәнебезчә, биредә районнан ике нәселле сыер катнашты: "Шахтер"дан "Зорька" һәм "Ленин"нан "Тургай" кушаматлы сыерларга Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә соклана. 6 төр күрсәткечне исәпкә алып, жюри "Тургай" иң яхшысы дигән фикергә килә. II урынны Кукмарадан "Ваһит" һәм III урынны Балтачтан "Кызыл Юл" сыерлары ала.

Бу хакта сыерны күргәзмәгә алып барып кайткан хуҗалык белгечләреннән сораштык. "Тургай"ны "ГАЗ-53" машинасында тулы бер делегация - зоотехник Руслан Фәйзрахманов, мал табиблары Илдус Гыйлаҗев һәм Илшат Шакиров озата бара. Күргәзмәдә 5 районнан 8 нәселле савым сыеры катнаша һәм аларның икесе Әтнә сыерлары була. 4 июль көнне әзерләнәләр, 5се көнне нәселле сыерларны - зур түрәләр, 6 июльдә хуҗалык җитәкчеләре карый. Шул ук көнне нәтиҗә дә ясыйлар. "Тургай"ның физиологик халәте, сөт бирү күрсәткечләре көндәшләренекеннән күпкә өстен булып чыга. "Тургай"ны Россиянең һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре бүләкли: алтын медаль һәм дипломнан тыш, Кубок та тапшыралар.

- Зур горурлык бу, чөнки монда безнең эш нәтиҗәләре дә чагылыш таба. "Ленин" хуҗалыгы озак еллар буе яхшы күрсәткечләргә ирешеп, алдынгылык үрен яулады. Биредә җитәкчебез Илгиз Хәйруллинның тынгысызлыгы, тырышлыгы зур роль уйнады, - диләр белгечләр.

- Дөрестән дә бик яхшы сыер ул: күрсәткечләре дә, характеры да әйбәт. Сөт күләме дә мул, сыйфатлы, күз тимәсен, - ди терлекче Гөлсинә Хәйруллина.

Әлеге савымчы турында газетада бер генә язмадык - даими укучыбыз аны таныгандыр, мөгаен. Хәтерләсәгез, заманында "Лилия" кушаматлы сыеры Мәскәүдә узган күргәзмәдән алтын медаль алып кайтты. "Больничный"дагы кулдашы Гөлнара Галиеваны алыштырган Лидия Һадиева белән бер төркемдә 65 сыер тәрбиялиләр алар.

- Яңа бозаулаган сыерларны тәрбияли башлаган чорда авыррак булды. Хәзер ияләнделәр инде, - ди.

Төркемдәге күпчелек сыерлар кебек, "Тургай" да икенче бозауга буаз. Аның чисталыгына, кыска итеп кыркылуына һәм тырпайган йоннары булмауга игътибар иттек. Баштарак, күргәзмәгә махсус әзерләгәннәр, дигән фикер туды. Башка сыерларның да шундый ук матур - ялт-йолт итеп торуларын күргәч, "Ленин"да чисталыкка бик нык игътибар итүләрен аңладык. Без кайтырга кузгалганда да:

- Бездәге барлык сыерлар да бүген үк теләсә-нинди күргәзмәгә барырлык. Хуҗалыкта терлекчелек сәясәте бик көчле, - дип озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев