Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әтнә таңы” Сүриясен Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде!

19 май - Татарстан Республикасында матбугат көне. Бу көнне журналистика өлкәсендә балкыган каләм осталарын бүләклиләр, зурлыйлар. Матбугат көне безгә дә сөенечле хәбәрләр алып килде. Газетабызның әйдәп баручы журналисты Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина күп тапкырлар район советының, "ТАТМЕДИА" агентлыгының дипломнарына, төрле бәйгеләрнең җиңүчесе исеменә лаек булган иде. Иң мөһиме - үткен...

19 май - Татарстан Республикасында матбугат көне. Бу көнне журналистика өлкәсендә балкыган каләм осталарын бүләклиләр, зурлыйлар. Матбугат көне безгә дә сөенечле хәбәрләр алып килде.

Газетабызның әйдәп баручы журналисты Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина күп тапкырлар район советының, "ТАТМЕДИА" агентлыгының дипломнарына, төрле бәйгеләрнең җиңүчесе исеменә лаек булган иде. Иң мөһиме - үткен каләм остасы буларак, "Бәллүр каләм"гә дә ия булды. Хәтерлисездер, Сүриябезгә аны да 19 май көнне тапшырдылар.

Һәм менә кабат шатлыклы хәбәр - Сүрия Мингатинага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзасы салынган Рәхмәт хаты тапшырылды. Хатта аерым алганда: "Үткен каләмле журналист буларак, исемегез республика халкына күптәннән таныш... Озак еллар дәвамында журналистика өлкәсендә башкарган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм", дигән сүзләр бар.

Без дә хезмәттәшебезне шушы олы бүләге белән котлыйбыз. Иҗат чишмәң сүнмәсен, сүрелмәсен, безнең өчен һәрчак юл күрсәтүче булып кал. Тагын да югарырак үрләр яуларга язсын!

"Әтнә таңы" коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев