20 май 2016 яңалыклары
-
“Әтнә таңы” Сүриясен Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде!
19 май - Татарстан Республикасында матбугат көне. Бу көнне журналистика өлкәсендә балкыган каләм осталарын бүләклиләр, зурлыйлар. Матбугат көне безгә дә сөенечле хәбәрләр алып килде. Газетабызның әйдәп баручы журналисты Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина күп тапкырлар район советының, "ТАТМЕДИА" агентлыгының дипломнарына, төрле бәйгеләрнең җиңүчесе исеменә лаек булган иде. Иң мөһиме - үткен...
-
90 га җитәм әле дигән иде - "Әтнә таңы"
Атна ахырында күңелсез хәбәр килеп иреште. Казан кызы Айгөл Мөхәммәтдинова якты дөньядан китеп барган. Айгөл белән гел аралашып тордык. Аның ашказанында яман шеш тапканнар иде. Бу кыз турында "Ватаным Татарстан"да "90га җитәм әле мин" дигән язма да чыккан иде. Тик Айгөл 31 яшен тутырырга 9 көн кала, әти-әнисен, абыйсын, 7...
-
“Әтнә таңы” Сүриясен Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде!
19 май - Татарстан Республикасында матбугат көне. Бу көнне журналистика өлкәсендә балкыган каләм осталарын бүләклиләр, зурлыйлар. Матбугат көне безгә дә сөенечле хәбәрләр алып килде. Газетабызның әйдәп баручы журналисты Сүрия Мәхмүт кызы Мингатина күп тапкырлар район советының, "ТАТМЕДИА" агентлыгының дипломнарына, төрле бәйгеләрнең җиңүчесе исеменә лаек булган иде. Иң мөһиме - үткен...
-
Әтнәләр битараф калмагыз
Алкоголь продукциясен легаль сатуны киметү һәм суррогатлар белән агуланучылар арту шартларында 100 граммлы флаконнарда һәм биш литрлы канистрларда, шулай ук законсыз җитештерелгән аракы продукциясен, шул исәптән Казахстанда җитештерелгәнен сату, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сатуда закон бозу очраклары: алкоголь продукциясен документларсыз, лицензиясез, закон белән тыелган вакытта, бәлигъ булмаганнарга, стационар...
-
Әтнә кызының фикере
Үзебезгә бик тә рәхәт чакта Уйламыйбыз читләр кайгысын... Таза белми авыру сызлануын, Байлар белми ярлы сагышын. Дөньясын да куып җитәр булып, И чабыша эте..бете дә... Аз чагында,тагын бераз дисең Күп булса да җитми кешегә!!! Шөкер итә белмәс саран затлар Дус-туганны салып таптаган... Андыйлардан рәхим-шәфкать көтмә! Андыйларда иман калмаган. Ике көнлек...
-
Травмай астында калган - "Әтнә таңы"
Волгоградта 14 яшьлек кыз трамвай көпчәкләре астында һәлак булды. Күрүчеләр әйтүенчә, яшүсмер рельсларга трамвай менә-менә килеп җитәм дигәндә атлаган. Колагында наушниклар булганга аның кычкыртканын да ишетмәгән. Трамвай кызның ике аягын өздерә, берничә минуттан ул үлә. ДТПның сәбәпләре ачыклана. http://www.buinsk-tat.ru/
-
Әтнәләр "Бәллүр каләм" җиңүчеләрен котлый
Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-при иясе булып быел «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина танылды. Аңа төп бүләк - машинаны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков...
-
Әтнәләр ишетттегезме
Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru. Мондый тәкъдим белән «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүдә катнашучысы, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе, дүрт бала анасы Ирина Волынец чыккан. Аның фикеренчә, әгәр БДИ бирүне туктатмасак безнең мәгариф системасы...
-
Әтнәләр “Сугыш балалары” кануны проектын парламентыбыз да яклауга бик шат
Бу хакта бер генә язылмады: Раушан Садыйков, Илсур Шакиров һәм башка бик күп штаттан тыш хәбәрчеләребез шундый канун кирәк дип күп тапкырлар яздылар. Татарстан Дәүләт Советының Россия Дәүләт Думасына мондый канун проекты кертү асылы, бәлки, безнең газетага да барып тоташадыр да әле?! Ни генә булмасын, бик кирәк мондый канун.
-
Әтнәдә универсаль спорт мәйданчыклары төзелә
Олы Әтнәдә берьюлы ике спорт мәйданчыгы төзиләр. Район башкарма комитетыннан алган мәгълүматларга караганда, техникум каршындагы стадионга тагын бер, мини-футбол мәйданчыгы өстәлә. "Ашыт" мәдәни-спорт комплексы каршында да универсаль спот мәйданчыгы төзиләр. Сер түгел, мондагы казу-төзү эшләре белән кызыксынучылар шактый. Шәхсән, үземнән дә бу хакта сораучылар күп булды. Соравыгызга рәсми рәвештә җавап...