Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә универсаль спорт мәйданчыклары төзелә

Олы Әтнәдә берьюлы ике спорт мәйданчыгы төзиләр. Район башкарма комитетыннан алган мәгълүматларга караганда, техникум каршындагы стадионга тагын бер, мини-футбол мәйданчыгы өстәлә. "Ашыт" мәдәни-спорт комплексы каршында да универсаль спот мәйданчыгы төзиләр. Сер түгел, мондагы казу-төзү эшләре белән кызыксынучылар шактый. Шәхсән, үземнән дә бу хакта сораучылар күп булды. Соравыгызга рәсми рәвештә җавап...

Олы Әтнәдә берьюлы ике спорт мәйданчыгы төзиләр.

Район башкарма комитетыннан алган мәгълүматларга караганда, техникум каршындагы стадионга тагын бер, мини-футбол мәйданчыгы өстәлә. "Ашыт" мәдәни-спорт комплексы каршында да универсаль спот мәйданчыгы төзиләр. Сер түгел, мондагы казу-төзү эшләре белән кызыксынучылар шактый. Шәхсән, үземнән дә бу хакта сораучылар күп булды. Соравыгызга рәсми рәвештә җавап бирергә була: әлеге төзелеш Татарстан Республикасының "2016 елга авылларда универсаль спорт мәйданчыклары төзү турында"гы карарына барып тоташа.

Спорт мәйданчыклары дөрестән дә универсаль, башкача әйтсәк "три в одном" булачак. Монда мини-футбол мәйданчыгыннан тыш, баскетбол-волейбол мәйданчыгы, аның янәшәсендә урам тренажерлары да булачак дип фаразлана. "Ашыт" каршындагы төзелеш мәйданында төзүче егетләр белән очрашып, шул хакта сөйләштек. Төзүчеләр мәйданчыктагы җирне тигезлиләр, периметр буенча бур белән багана чокырлары казыйлар иде.

  • Озакламый бетон белән машина кайта, аны таратып тигезлибез, - диделәр. Бетон кайткач, аны таратырга да, минем сорауларга җавап табарга да өлгерделәр.

  • Матур гына түгел, ышанычлы да булачак биредәге төзелеш объектлары, - дип саный төзүче Ринат Мотыйгуллин. Аның сүзен хезмәттәше Раушан Зарипов та куәтли:

  • Эш кызу бара. Вахта ысулы белән машина йөртә, ашарга-эчәргә үзебез белән алып киләбез. Эш иртәнге 8.00дән кичке 17.00гә кадәр дәвам итә, - ди.

Спорт мәйданчыкларының нинди булачагы белән дә алар таныштырдылар. Әйтүләренә караганда, универсаль спорт мәйданчыгы тиздән әзер дә булачак. Баскетбол-волейбол мәйданчыгына бетон агызып, тигезләп катыргач, өстенә техникум каршындагы мәйданчыктагы кебек үк резина идән җәелә, диләр. Ә мини-футбол мәйданчыгын тигезләгәч, газон үләне чәчәргә тиешләр.

Кыскасы, бик матур һәм балалар гына түгел өлкәннәр өчен дә зур шатлыкка әйләнәчәк спорт мәйданчыгы вәгъдә итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев