Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр битараф калмагыз

Алкоголь продукциясен легаль сатуны киметү һәм суррогатлар белән агуланучылар арту шартларында 100 граммлы флаконнарда һәм биш литрлы канистрларда, шулай ук законсыз җитештерелгән аракы продукциясен, шул исәптән Казахстанда җитештерелгәнен сату, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сатуда закон бозу очраклары: алкоголь продукциясен документларсыз, лицензиясез, закон белән тыелган вакытта, бәлигъ булмаганнарга, стационар...

Алкоголь продукциясен легаль сатуны киметү һәм суррогатлар белән агуланучылар арту шартларында 100 граммлы флаконнарда һәм биш литрлы канистрларда, шулай ук законсыз җитештерелгән аракы продукциясен, шул исәптән Казахстанда җитештерелгәнен сату, алкоголь һәм составында спирт булган продукцияне сатуда закон бозу очраклары: алкоголь продукциясен документларсыз, лицензиясез, закон белән тыелган вакытта, бәлигъ булмаганнарга, стационар булмаган сәүдә обьектларыннан, шәхси хуҗалыклардан сату проблемасы кискен төсмер ала. Шуның белән бәйле рәвештә, районда яшәүче әлеге проблемага битараф булмаган һәркем, интернет челтәрендәге "Халык контроле" проектында үзенең мөрәҗәгатен калдыра ала. "Халык контроле" нә законсыз аракы сату турындагы мөрәҗәгать расланган очракта, хәбәр итүче акчалата бүләкләнә. Шуны да онытмаска кирәк, хәбәр дөрес булып, гаепле кешедән 10 литрдан артык алкоголь яки спирт продукциясе алынып, ул административ яки җинаять җаваплылыгына тартылган очракта, алынган продукциянең күләменә карап 1, 2 яки 3 мең сум акча түләнелә.

Мөрәҗәгать итү өчен Дәүләт хезмәте порталында теркәлергә, тиешле категорияне сайларга, картада проблема булган урынны яки төгәл адресны күрсәтеп, кыскача (280 символдан артык түгел) мөрәҗәгатьнең сәбәбен аңлатырга һәм дәлил буларак фотолар теркәргә (әгәр булса) кирәк.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең

Арча территориаль органы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев