Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә кызының фикере

Үзебезгә бик тә рәхәт чакта Уйламыйбыз читләр кайгысын... Таза белми авыру сызлануын, Байлар белми ярлы сагышын. Дөньясын да куып җитәр булып, И чабыша эте..бете дә... Аз чагында,тагын бераз дисең Күп булса да җитми кешегә!!! Шөкер итә белмәс саран затлар Дус-туганны салып таптаган... Андыйлардан рәхим-шәфкать көтмә! Андыйларда иман калмаган. Ике көнлек...

Үзебезгә бик тә рәхәт чакта
Уйламыйбыз читләр кайгысын...
Таза белми авыру сызлануын,
Байлар белми ярлы сагышын.

Дөньясын да куып җитәр булып,
И чабыша эте..бете дә...
Аз чагында,тагын бераз дисең
Күп булса да җитми кешегә!!!

Шөкер итә белмәс саран затлар
Дус-туганны салып таптаган...
Андыйлардан рәхим-шәфкать көтмә!
Андыйларда иман калмаган.

Ике көнлек икән безнең дөнья
Урлашабыз...рәнҗеш җыябыз.
Искә төшкән чакта хәер биреп,
Гөнаһларны җиңел юабыз!!!
Гульфия Шигапова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев