Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр "Бәллүр каләм" җиңүчеләрен котлый

Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-при иясе булып быел «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина танылды. Аңа төп бүләк - машинаны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков...

Матбугат көнендә Татарстан Журналистлар берлеге һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» XIX конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Гран-при иясе булып быел «Татарстан» ДТРК БДТРК ФДУП филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе Лия Заһидуллина танылды. Аңа төп бүләк - машинаны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды. "Мин инде 39 ел машина йөртәм, ә быел икенче машина алырга җыенган идем, менә бит - бәхет елмайды!" - дип шатлыгын уртаклашты җиңүче.

Башка номинациядә җиңүчеләр:

"ТРның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чарасы":


- «Әлмәт таңнары» газетасы (Әлмәт районы);
- «Эфир-24» телекомпаниясе (Казан);

"Темасы - җирле, осталыгы башкалача":

- Айгөл Әхмәтшина, «Нократ» («Вятка») (Мамадыш районы);
- Евгения Исаева, «РЕН ТВ - Набережные Челны» (Яр Чаллы);
- Гөлназ Зарипова, «Авыл офыклары» (Балык Бистәсе районы);

"Медиапроект":

- ФГУП ВГТРК ГТРК «Татарстан» (Казан).

"Объектив аша караш":


- Рамил Гыйльванов, «События недели» газетасы (Казан).

"Туган тел":

- Лилия Вәлеева, «Бельгийская Федерация русскоязычных организаций» интернет-сайты (Бельгия);

"Журналистикада исем":

- Ирина Мушкина, «Республика Татарстан» газетасы (Казан);
- Наил Шарифуллин, «Ватаным Татарстан» газетасы (Казан);
- Ринат Юзаев, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе (Казан).

«Массакүләм мәгълүмат чаралары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек»:

- Зөлфия Шәрипова, «Сетевая компания» (Казан).

"Россия Федерациясендә әдәбият елы":


- Зөлфия Гыйльметдинова, «Болгар радиосы» (Казан);
- Полина Кастрицкая, «Казан» телекомпаниясе (Казан);

"Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы".

- Вероника Бастылева, «Луч» телекомпаниясе (Әлмәт районы);
- «Сөембикә» журналы (Казан).

"Һөнәргә тугрылык".


- Константин Куранов, «Эфир» телекомпаниясе (Казан);
- Римма Фәттахова.

Шулай ук "Бәллүр каләм" бәйгесе кысаларында ел дәвамында журналистлар "теленнән төшмәгән" шәхесне билгеләп үтү гадәте бар. Жюри әгъзалары медиа киңлектә һәрчак яңалыклары белән уртаклашкан, аның турында язган-сөйләгән кешегә дә статуэтка тапшыралар. Быел бу номинациядә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин җиңү яулады.

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев