Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр “Сугыш балалары” кануны проектын парламентыбыз да яклауга бик шат

Бу хакта бер генә язылмады: Раушан Садыйков, Илсур Шакиров һәм башка бик күп штаттан тыш хәбәрчеләребез шундый канун кирәк дип күп тапкырлар яздылар. Татарстан Дәүләт Советының Россия Дәүләт Думасына мондый канун проекты кертү асылы, бәлки, безнең газетага да барып тоташадыр да әле?! Ни генә булмасын, бик кирәк мондый канун.

Бүгенге көндә Россиядә бу категориягә 12 миллион граждан керә, аларның 2,3 миллионы бернинди ташламалар да кулланмый. "Федераль канун проектының максаты - балалык чорыннан мәхрүм булган, өлкәннәр белән бергә завод-фабрикада, колхоз басуларында эшләп, илебезне сугыштан соңгы чорда аякка бастырырга ярдәм иткән Россия гражданнарына карата тарихи гаделлекне торгызу", - дип саныйлар аны эшләгән депутатлар. Шунысы да бар, җиңелгән Германия үзенең сугышта катнашучыларына, концлагерь корбаннарына күптән компенсация түләде. 2006 елдан мондый канун Украинада да гамәлдә. Дөрес, ул Россиянең 16 төбәгендә бар, тик аерым пунктлары, социаль ярдәм турындагы актлары эшләми. Ә Россия парламенты кабул итсә, ул һәр җирдә гамәлдә булачак. Шулай да, аның исеме генә түгел, эчтәлеге дә бик мөһим булуын онытмыйк. Канун проектын күзаллап узыйк.

Бу категориягә 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр арада туган гражданнар керер дип фаразлана. "Сугыш балалары" кануны проекты, бу категория гражданнарга елына бер тапкыр ЕДВ түләүне, шәһәрдә барлык төр, авылда гомуми кулланыштагы автомобиль һәм шәһәр яны автобус, тимер юл, су транспортларында яшәү урыны буенча үз төбәгеңдә бушлай йөрүне, Россия Федерациясе субъектларында ел саен медицина диспанзеризациясе узуны күз алдында тота.

Кабул ителерме бу канун, юкмы - анысы әлегә билгесез. Өстәвенә, үзгәрешләр дә булырга мөмкин диләр... Хәерле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев