Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә берәү рульне 14 яшьлек улына биргән

Һәм шуның өчен 30 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Юл кагыйдәләре һәркемгә дә кагыла, "Мин аның янында бит", дип кенә котылып калып булмый шул. Ә берәр уйламаган хәл килеп чыкса?! Бала язмышы өчен кем җавап бирә? Билгеле - ваемсыз әти кеше. Улын шулай үсендерүе мәңгелек аяныч нәтиҗәгә дә...

Һәм шуның өчен 30 мең сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булган. Юл кагыйдәләре һәркемгә дә кагыла, "Мин аның янында бит", дип кенә котылып калып булмый шул. Ә берәр уйламаган хәл килеп чыкса?! Бала язмышы өчен кем җавап бирә? Билгеле - ваемсыз әти кеше. Улын шулай үсендерүе мәңгелек аяныч нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин бит. Шул хакта онытмыйк!

1-8 май көннәрендәЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан барлыгы 66 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Алар арасынннан техник яктан төзексез машинада йөрү белән бәйле - 6 , куркынычсызлык каешын такмаган - 7, тизлекне тиешледән арттырган - 6,документын өйдә онытып калдырган - 2, баласын махсус утыргычсыз йөрткән - 3, тонировкалы машинада йөргән - 1, страховкасыз булган - 9, юл билгесе таләпләрен үтәмәгән - 9, страховкага язылмаган килеш руль артына утырган - 1, каршы як полосага чыккан - 1, номеры укылмаган - 2, документларын өйдә онытып калдырган 4 машина йөртүчегә административ протоколлар төзелгән. 5 вак юл һәлакәтендә машиналарга җиңелчә зыян килсә, бер юл һәлакәтендә зыян күрүче дә бар. Юлны дөрес җирдән чыкмаган ике җәяүле дә, һәлакәт урынын ташлап киткән бер йөртүче дә, "Учебный" машинаны документларсыз алып чыгып киткән йөртүчегә дә җавап бирергә туры киләчәк. Штрафын вакытында түләмәгән бер йөртүчегә икеләтә күләмдә түләү яки 15 тәүлеккә арест, яки 50 сәгать мәҗбүри эшләр яный. Һәлакәт килеп чыкканнан соң спиртлы эчемлекләр кулланып тынычланган берәүгә исә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1.5 ай - 2 елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган тагын бер йөртүчегә дә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә һәм ел ярым җәяү йөреп торырга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев