Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәдә - "Хәтер һәм кайгы көне" (фоторепортаж)

Мөнәсәбәт Ул көн хәтердән мәңге җуелмас 22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә. Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. 1992 елга кадәр сугыш башланган көн рәсми...

Мөнәсәбәт

Ул көн хәтердән мәңге җуелмас

22 июнь илебез тарихында иң кайгылы көннәрнең берсе. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып китә.

Бу көн безгә сугыш кырларында һәлак булганнарны, фашист концлагерьларында газап чиккәннәрне, тылда ачлыктан һәм чарасызлыктан вафат булганнарны искә төшереп тора. 1992 елга кадәр сугыш башланган көн рәсми рәвештә искә алынмады. 1992 елның 13 июлендә Россия федерациясе югары советының карары нигезендә, бу көн Ватан сакчыларын искә алу көне итеп игълан ителде. Ә 1996 елның 8 июнендә кабул ителгән Россия президенты указы нигезендә Хәтер һәм кайгы көне итеп үзгәртелде. Бу көнне илебездә дәүләт флаглары төшерелә, телевидение каналларына һәм радиостанцияләргә программаларына күңел ачу чараларын кертү тыела.

1941 елның 22 июне көнне иртәнге сәгать дүрттә гермен гаскәрләре СССР чикләрен бәреп керә, 5 тулып 30 минутта исә Адольф Гитлер Өченче Рейхның Советлар Союзына каршы сугыш башлавы турында игълан итә. 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы әннә шулай башлана. Совет халкының әлеге сугышка китергән корбаннары кешелек тарихында мәңгегә онытылмаска тиеш. Россия Кораллы көчләр генштабының 1998 елгы статистикасына караганда, сугышта барлыгы 11944100 кеше корбан булган , шул исәптән,6885000 кеше һәлак булган, 4559000 кеше хәбәрсез югалган, пленга төшкән. Советлар Союзы барлыгы 26600000 кешесен югалткан. 13, 7 миллион гади халыкның 7,4 миллионы аңлы рәвештә оккупантлар тарафыннан юк ителгән, 2,2 миллионы Германиядә эш урыннарында вафат булган, 4,1 миллионы оккупациядә ачлыктан үлгән. Сугыш елларында 1710 шәһәр, 70 мең авыл,32 мең завод- фабрика җимерелгән, 98 мең колхоз таланган.

"Хәтер һәм кайгы көне" районыбызда да билгеләп үтелде. Яшьләр эше һәм спорт бүлеге "Хәтер шәме" акциясе кысаларында спорт мәктәбе һәм техникум укучылары белән берлектә техникум янында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, шәмнәр яндырып куйдылар. Чарага Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды. Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Завтра была война" акциясе кысаларында бүлек җитәкчесе Ленар Минһаҗев, полиция ветераннары советы рәисе Эдуард Гарипов чыгыш ясап, халкыбызның батырлыгы һәм сугышта күрсәткән героизмы хәтерләрдә мәңге сакланачагын әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев